Рамазан ае алдыннан «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән әлеге нурлы айның фазыйләтләре турында сөйләштек.
– Хәзрәт, рамазан аеның өстенлекләре бик күп, аеруча иң фазыйләтләре кайсылары?
– Дөрестән дә, рамазан ае башка айлардан әҗер-савапларга бай булуы белән аерылып тора. Ул айларда бер изгелек өчен бер савап язылса, ураза аенда Аллаһы Тәгалә безгә 700 һәм аннан да күбрәк савап вәгъдә итә. Рамазан-шәрифтә игелекле гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк кылырга кирәк: әлбәттә, беренче чиратта ураза тотарга тиешбез, шулай ук Коръән уку һәм сәдака бирү бик әҗерле гамәл. Сәхабәләре әйтеп калдырганча, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм рамазан аенда күп итеп сәдака таратып, фәкыйрь-мескеннәрне сөендерә торган була.
– Рамазан аенда һәр көнне ястү намазыннан соң тәравих намазы укыла. Аның хөкеме нинди?
– Тәравих намазын уку – сөннәт. Алда әйткәнемчә, тәравихларны укып, рамазан аенда күбрәк савап алып калырга тырышыйк. Тәравихны даими рәвештә калдырсак, гөнаһлы да булуыбыз бар.
– Аның рәкәгатьләр санын кыскартып укырга ярыймы?
– Тәравих намазы егерме рәкәгатьтән тора. Аны йә икешәр рәкәгать ун намаз яки дүртәр рәкәгать биш намаз итеп укырга була. Вакытлары кысан кешеләргә сигез рәкәгать итеп кенә укырга да рөхсәт ителә. Әмма егерме рәкәгать итеп уку күркәм гамәл санала. Намазлар арасында утырып бераз ял итәргә була, мәчеттә аны тәравих яки тәсбих әйтү дип әйтәләр.
– Уразага керү ниятен татарча үзеңчә генә әйтергә ярыймы?
– Гарәпчә догасын укырга да, үз телеңдә генә ниятләргә дә мөмкин.
– Онытылып китеп ашап куйсаң, су эчеп куйсаң, уразаны дәвам итәргәме? Соңрак казага калдырып тотасы буламы?
– Мондый хаталанулар була. Андый очракта авызны чайкап, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга һәм, уразаны дәвам итәргә. Казага калдырырга кирәкми. Әгәр дә белә торып ашасаң, бер көн калган ураза өчен алтмыш көн тотасы була. Уразалы килеш мондый мәсьәләргә бик игътибарлы булу мөһим.
– Сәхәргә йоклап калсаң нишләргә?
– Торгач та ният әйтәсең һәм уразага керәсең. Фарыз уразада бу рөхсәт ителә. Ә сәхәргә торырга тырышырга кирәк, чөнки аңарда бәрәкәт бар.
– Фидия сәдакасын кемнәр бирергә тиеш?
– Сәламәтлеге сәбәпле ураза тоту мөмкинлеге булмаган һәм аны башка вакытка казага калдыра алмаучы фидия сәдакасын бирә. Фидияне бер тулы ай өчен алдан ук биреп куйса да яхшы. Быел аны Татарстан мөселмманнары диния нәзарәтенең голәмәлар шурасы 400 сум дип билгеләде. Аны гадәттә ифтарлар уздыра торган мәчетләргә тапшыралар, шул исәптән безнең “Мәрҗани” мәчетенә дә китерергә мөмкин. Бездә дә һәр көнне ифтарлар оештырылачак. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә: “Кем дә кем ничә кешене ифтар кылдырса, ул аларның һәрберсенең тоткан уразасы әҗерен ала. Шул ук вакытта ураза тоткан бәндәләрнең савабы бер тамчы да кимемәс”, – дигән.
– Фитырны кайчан бирү дөресрәк? Аны ни өчен бирергә кирәк?
– Фитыр сәдакасын без мохтаҗ кешеләргә Аллаһы Тәгалә ураза тоткандагы хата-кимчелекләребезне кичерсә иде дигән ният белән бирәбез. Бер хәдистә: “Фитыр сәдакасын биргәнче рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп торыр”, – диелә. Ул, гадәттә, рамазан аеның ахыргы көннәрендә, гает намазына кадәр тапшырыла. Мохтаҗ кеше таба алмыйм диючеләр мәчеткә китерә ала. Аның өчен махсус аерым тартма торачак һәм җыелган акчаларны мохтаҗларга тапшырачаклар. Фитыр сәдакасы биреп без мохтаҗ-фәкыйрьләрне дә сөендерәбез булып чыга.
– Аны кемнәр бирә?
– Фитыр гаиләдә ничә кеше бар, шуларның һәрберсе исеменнән бирелә. Хәтта гает намазы алдыннан туып өлгергән бала исеменнән дә. Быел фитыр сәдакасының күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум. Шунысына да игътибарлы булырга кирәк: гает намазынан соң бирелгән фитыр инде ул гади сәдака булып кабул ителәчәк.
Сәхәр ашап бетергәч ураза тоту өчен ният әйтелә:
“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”.
“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баеп, ураза тәмамлангач укый торган дога:
“Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.
«Аллаһның илчесе рамазан аенда, башка айлардан аермалы буларак, гыйбадәтләрне күбрәк кылган. Ә рамазан аеның соңгы ун төнендә тагын да күбрәк тырышкан. Рамазан аеның соңгы ун төнен үзе гыйбадәттә үткәрүдән тыш, гаиләсен дә гыйбадәт кылырга уята торган булган» (имам Бохари белән имам Мөслим).
«Пәйгамбәребез: «Таң атар алдыннан ризыкланыгыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», – дип әйткән (имам Бохари).
Расүлуллаһ әйткән: «Берегез ураза тоткач, хөрмә белән авыз ачсын, хөрмә тапмаса, су эчеп ифтар кылсын. Чөнки су – пакьләүче» (Тирмизи).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар