16+

Ураза: еш бирелә торган сораулар

Уразада авызны теш пастасы белән чистартырга ярыймы?

Ураза: еш бирелә торган сораулар

Уразада авызны теш пастасы белән чистартырга ярыймы?

Бу – мәкруһ гамәл. Теш пастасын кулланган очракта, авызда аның тәме беткәнчегә кадәр су белән чайкатырга кирәк.
Уразада тырнак һәм чәч кистерергә ярыймы?
Уразалы килеш тырнак кисәргә дә, чәч кистерергә дә ярый. Бу гамәлләрне госел алдыннан эшләү тагын да хәерлерәк була.

Иртән йоклап калып, уразага ният кылынмаган булса, аны кайчанга кадәр кылып була?
Өйләгә кадәр бер сәгать чамасы вакыт калганчы ният кылынса да ярый. Өйлә вакытына бер сәгать чамасы гына вакыт калгач, ният кылу хәерле түгел.
(“Рамазан. Ураза: еш бирелә торган сораулар” китабыннан)

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading