16+

“Уразага әзерләнгәндә, яңа рецептлар өйрәнеп куям” (Минем беренче уразам циклыннан)

Уразага кергәндә үземне генә түгел, өемне дә әзерлим. Бездә бу айда бик матур бер традиция барлыкка килде – балаларга һәр көнне бүләкләр бирәбез.

“Уразага әзерләнгәндә, яңа рецептлар өйрәнеп куям” (Минем беренче уразам циклыннан)

Уразага кергәндә үземне генә түгел, өемне дә әзерлим. Бездә бу айда бик матур бер традиция барлыкка килде – балаларга һәр көнне бүләкләр бирәбез.

Беренче тапкыр уразага мин биш яшемдә кердем. Ул вакытта әби белән бабамда куна калган идем. Алар ураза тота иде. Уразага керәсем килә дигәч, кечкенә балаларга берничә сәгать кенә тотарга ярый, диделәр. Алар белән ашап-эчеп яттым да, иртәнгә кадәр шулай ураза тоттым. Моның өчен мине шулкадәр мактадылар, үзем өчен бик горурланып та йөрдем әле. 

Соңрак берничәшәр көн тотып карадым. Беренче тапкыр уразаны ай буе икенче курста укыганда тоттым. Кыш көне иде ул һәм шуңа да бик җиңел бирелде. Ифтарга кичке сәгать алтыда ук керә идек. Дәресләрдән соң өйгә ашыгам, чөнки әни анда тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Шуннан бирле мин балаларымны карынымда йөрткәндә генә уразага керми калдым. 

Минем өчен рамазан рухи яктан үсү өчен бер мәктәп булып тора. Уразага кергәндә үземне генә түгел, өемне дә әзерлим. Бездә бу айда бик матур бер традиция барлыкка килде – балаларга һәр көнне бүләкләр бирәбез. Ялтырап торган материалдан кечкенә капчыклар тегеп куйдым, һәр иртә балалар аның эченнән бүләкләр табып ала. Алар уенчык та, китаплар да, карандашлар да булырга мөмкин. Шул рәвешле рамазанны балалар да бик көтеп ала. Бүләкләрне туганнарыма һәм якын кешеләремә дә алдан әзерләп куям. Очрашканда, кунакка барганда шуларны бүләк итәм. 

Уразага әзерләнгәндә менюны алдан төзеп, яңа рецептлар өйрәнеп куям. 

Үзем өчен “рәхмәт көндәлеген” дә булдырдым. Бу бик кирәкле тәҗрибә дип саныйм. Аларга көн дәвамында нинди күңелле вакыйгалар булды, нинди яңа нәрсәләргә өйрәндем, нәрсәләр укыдым – барысын да язып барам. Аларны укыганнан соң үземә күп кенә ачышлар ясыйм, үземдәге яхшы үзгәрешләрне күрәм. 

Диләрә Хөснетдинова, Төмән

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading