16+

Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?

«Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең телеграм-каналында шушы сорауга аңлатма бирелгән.

Уразаның беренче көнендә баш ник авырта?

«Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең телеграм-каналында шушы сорауга аңлатма бирелгән.

"Игътибар иткәнегез бардыр: беренче атнада ураза тоту авыррак тоела.
Сәбәбе бик гади: кан тамырлары кысылмаган була, шәйтан кан тамырларыннан йөри, кешегә вәсвәсә кыла. Кан тамырлары кысылгач, шәйтанга да юл кысыла, тарая, кешегә дә ураза тоту җиңеләя.
Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә:
беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте;
икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы;
өченче ун көне – уттан котылу көннәре.
Боларны өмет итеп тырышучы кеше - «мөхсин», ягъни ихласлы кешедер.
Әйе, Аллаһы Тәгаләнең ихлас колы шушы айда өч нигъмәтне алып калырга тырыша. Тырышмасак, ай тиз үтеп китәр, бу нигъмәтләр булмас" диелә анда.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading