16+

Хәерле каза булсын дип әйтү дөресме?

Бүгенге сәхифәбездә «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән иң күркәм сыйфатларның берсе – сабырлык турында сөйләшәбез.

Хәерле каза булсын дип әйтү дөресме?

Бүгенге сәхифәбездә «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән иң күркәм сыйфатларның берсе – сабырлык турында сөйләшәбез.

– Хәзрәт, Коръәндә сабырлык хакында нәрсә диелә?

– Сабыр сүзе анда бик күп тапкыр, 103 урында килә: 41е исем сыйфатында, шул исәптән “Әл-Бәкара” сүрәсенең 45 аятендә һәм 62 җирдә фигыль рәвешендә, монда мисал итеп “Әлү-Гыймран” сүрәсенең 200 аятен китерергә була. Галимнәр фикеренчә, сабыр сүзе биш мәгънәдә бирелә. Беренчесе – түземлелек. Мөселман кешесе үзенә килгән авырлык-мәшәкатькә, авыруларга түзем булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә “Хаҗ” сүрәсенең 35 аятендә: “Шуларны сөендер, Аллаһ искә алынганда кемнәрнең күңелләре курку белән тула, башларына килгән (хасталык, михнәт кебек) нәрсәләргә сбаыр итәләр һәм фарыз намазны вакытында укыйлар, ризык буларак биргәннәребезне хәерле юлларда сарыф итәләр”, – ди. Икенчесе – ураза мәгънәсендә, ягъни “Әл-Бәкара” сүрәсенең 45 аятендә: “Сабырлык һәм намаз белән ярдәм сорагыз”, – дип килә. Тәфсир галимнәреннән Мөҗәһид, әл-Куртуби фикеренчә, сабырлык дигәндә монда сүз ураза турында бара. Шуңа да рамазан аен сабырлык ае дибез. Өченче төр сабырлык – җөръәт итү. “Әл-Бәкара” сүрәсенең 175 аятендә: “Алар утка каршы никадәр чыдамнар. Утта яначакларын белә торып гөнаһ кылырга җөрьәт иттеләр”, – диелә. Дүртенчесе – риза булу. “Әт-Тур” сүрәсенең 48 аятендә әйтелгәнчә: “Син Раббыңның хөкеменә сабыр ит! Һичшиксез, син Безнең саклавыбызда”. Бишенчесе – ныклык һәм чыдамлык күрсәтү. “Мүззәммил” сүрәсенең 10 аятендә ул: “Аларның минем һәм синең хакта сөйләгән мәгънәсез һәм ялган нәрсәләргә сабыр бул”, – дип килә. 

– Авыру, бәла-казаларга сабыр итү бик авыр бит...
– Сәхабәләр, сынаулар килсә, Аллаһы Тәгалә мине онытмаган икән дип сөенгәннәр. Моны аңлау җиңел түгел, әлбәттә. Әмма без ахирәт дөньясы турында да онытмаска тиешбез. ИншәАллаһ, бу дөньяда күргән авырлык өчен әҗер-савап булачак. Әюб галәйһиссәламнең сабырлыгын гына алыйк. Ул 18 ел урын өстендә ята. Тәне череп, сөяккә генә кала. Аныңча дәрәҗәле, бай, хөрмәтле кеше була. Авыруы иярә күрмәсен дип, аннан читләшәләр, хәтта яшәгән җиреннән куа башлыйлар. Ничек кенә сыналса да, сабыр итә, гыйбадәтен, зекер итүен туктатмый. Һәм Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итә. Малын, сәламәтлеген кайтара, кабат гаиләле итә, тормышы тагын җайланып китә. Аллаһы Тәгалә сабыр иткән кешегә нигъмәтләрен дөньялыкта ук бирә.  

– Мөселман кешесе тагын нәрсәгә сабыр итәргә тиеш?
– Югалтуга. Якыннарыбыз вафат булгач, инде беркайчан да күрешеп булмый дип кайгырабыз. Моңа өлешчә югалту дип карарга кирәк, чөнки, иншәАллаһ, җәннәттә күрешәчәкбез. Тик икең дә җәннәткә керергә лаек булырга тиешсең. Сәхәбә Әбү әд-Дарда вафат булгач, хәлиф Мөгавия аның тол хатыны янына килеп, үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итә. Умму әд-Дарда аны кире кагып, Пәйгамбәребездән “Җәннәткә хатын-кыз соңгы ире белән бергә керер” дигән сүзне ишеткәнен әйтә. 

– Хәерле каза булсын дип әйтү шул димәк?
– Бәла-каза килгәндә Аллаһка тел-теш тидермичә сабыр итеп, язмышыңа риза булсаң, иншәАллаһ, Аллаһы Тәгалә башка яктан хәерлесе белән кайтарачак. Бу дөньяда яки ахирәт тормышында. 

– Гыйбадәттәге сабырлык ул нәрсә?
– Мөселман кешесе көнгә биш вакыт намазын укырга тиеш. Хаста хәлендә килеш тә, ятып булса да укырга тырышырга кирәк. Эссе көннәрдә җәен көне буе ураза тоту да җиңел түгел. Хаҗ кылуның да үз авырлыклары бар. Әмма бу фарыз гыйбадәтләрне без сабырлык белән үтәргә тиеш.  

– Сабырлык сорау догасы бармы?
– “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 126 аятендә килгәнчә: “Раббәнә әфригъ галәйнә сабраү үә тәүәффәнә мүслимин”, – дип дога кыла алабыз. Мәгънәсе: “Йа Раббым, безгә сабырлык иңдер һәм мөселманнардан вафат кыл!” Кайгы, югалту килгәндә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу доганы да укырга кушкан: “Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Аллаһүммә'җүрни фи мүсыйбәти вә әхълиф ли хайран минһә” (“Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз. Йа Раббым, миңа бу югалтуым өчен әҗер-саваплар бир һәм бу югалтуымны хәерлесе белән алыштыр). Умму Сәләмә (Аллаһ аннан разый булсын) ире вафатыннан соң, иремнән соң хәерлерәк кем бар икән дип уйлый, һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән ул Пәйгамбәребезгә кияүгә чыга. 
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әссәламу галәйкем үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Аллаһның рәхмәтләре яусын Рөстәм хәзрәт!

    Мөһим

    loading