Россия халкы үзенең иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әзерләнә. Урыслар гына түгел, татарлар да бу бәйрәмне күптән үз иттеләр инде. Олысы-кечесе Яңа ел төненә планнар кора, балалар Кыш бабайдан телефон, ноутбук, сеңелләренә курчак, энеләренә машина сорый.
Скопировать ссылку
Россия халкы үзенең иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әзерләнә. Урыслар гына түгел, татарлар да бу бәйрәмне күптән үз иттеләр инде. Олысы-кечесе Яңа ел төненә планнар кора, балалар Кыш бабайдан телефон, ноутбук, сеңелләренә курчак, энеләренә машина сорый.
Бәйрәм рухы кибетләрдә генә түгел, һәр җирдә чагыла. Болай да кайнап торган шәһәр бәйрәм алдыннан кырмыска оясына охшап калды. Кайсы өй түренә куярга яшел чыршы эзли, кайсы яңа кием сайлый. Кыскасы, көн кадагында - Яңа ел табынына ни пешерү, кайда каршылау, кемнәр белән...
Яңа елга карата битараф булганнарга гына рәхәт: һәр таң үзе яңа көн, килми калганы юк ич. «Табын артына утырып сәгать 12не көтмичә дә картлыгыбыз бик тиз килеп җитә», - дигән әби-чәбиләргә исә Яңа елны онык-бәбиләрне карап үткәрергә туры килә.
Ә бит барыбер рәхәт! Бизәлгән шәһәр урамнары, кешеләрнең бәйрәмчә кәефләре, шат йөзләре генә дә ни тора! Дөнья мәшәкатьләрен оныттырып куя беләләр бездә. Очын-очка ялгап яшәгәннәрне дә зарлануларыннан туктатып тора Кыш бабаң. Әнә телевизор тапшырулары да сүзне Яңа ел белән котлаудан башлый. Эттем-төрттем заманында мондый сүзләр май булып ята күңелгә.
Дөрес, ислам динендә бу бәйрәм саналмый, ул бары тик бер дата гына. Шулай да мөселман кешесе өчен әлеге дата нәрсә дә булса аңлатамы икән? Форсаттан файдаланып, Кыш бабай белән чыршы «җитәкләгән» Яңа елга карашларын да ачыклау максатыннан, мөселман кардәшләремә мөрәҗәгать иттем. Марат Гайнетдинов (программист):
- Яшебез барса да, күңелебез белән без барыбер сабыйлар. минем өчен Яңа ел һәрвакыт гаилә бәйрәме булып саналды. Җыелышып зур табын артына утырулар, тәм-томнар, ул мандарин исе... Ләкин вакыт үтү белән, безнең кызыксынулар да үзгәрә, Яңа ел бәйрәменә караш та башка инде. Бигрәк тә дингә килгәч. Кыш бабай - кызыклы персонаж. Ләкин балаларның беркатлылыгыннан файдаланып, алдарга кирәкми, әкият герое икәнен аңлатсак, дөресрәк булыр. Алсу Ибраһимова (журналист):
- Яңа ел мөселманнар бәйрәме түгел инде. Бәйрәм итмим. Ләкин Яңа ел каникулларын көтеп алам. Буш вакыт күп, дус-туганнар белән очрашасың, ял итәсең. Кыш бабайга килгәндә... Аптырыйм мин. Кайберәүләр Аллаһы Тәгаләдән түгел, ә шул бабайдан тырыша-тырыша исәнлек-саулык, бәхет һ.б. сорый. Әле җитмәсә, балаларын да шуңа өйрәтәләр. Җүләрлек дип саныйм моны. Гөлүсә Гатина (укытучы):
- Минем өчен Яңа ел бәйрәме ниндидер могҗиза көтү вакыты иде балачакта, ә хәзер нигәдер Яңа елны ул кадәр көтмим дә. Бәлки, үсеп тә җиткәнмендер... Дөресен генә әйткәндә, бу бәйрәм безнең Россия халкы өчен эчеп исерә торган күңел ачу бәйрәме булып калды. Мин үзем бәләкәйдән үк әлеге бәйрәмне гаиләм белән үткәрәм, табында бернинди эчемлек, хәрам ризыклар булмый. Киләчәктә бу бәйрәмне тормыш иптәшем, балаларым белән чын гаилә бәйрәме иттереп уздырасым килә, чөнки әлеге Яңа елны гел төшереп калдырсак, балаларны ниндидер кышкы әкияттән, Кыш бабайдан мәхрүм итү кебек була... Булат Садыйков (дин әһеле):
- Яңа ел җитте, дип, бәйрәм иткәндә, артык мавыгып кына китәргә ярамый. Чыршы, хәмер алып, без үзебезнең хәләл акчабызны җилгә очырабыз, исраф итәбез. Таңга кадәр күңел ачу да динебезгә хас нәрсә түгел. Милади яңа елны Аллаһы Тәгаләдән нәфел намазлары белән үзебезгә, гаиләбезгә, халкыбызга, илебезгә хәерле бәрәкәт, тынычлык сорап үткәрү хәерлерәк булыр иде. Зөлфия Булатова (студент):
- Элек Яңа елны көтеп алсак та, соңгы елларда үткәрми башладык, Аллага шөкер. Чөнки хәдистә әйтелә: «Кем башка халыкка охшый - ул шул халыктан була». Безнең динебездә Яңа ел бәйрәме юк, ә чыршы тирәли әйләнү -бөтенләй мәҗүсилектән калган ритуал. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, әти-әни сүзләреннән соң, Кыш бабай, бәлки, чынлап та бардыр дип шикләнә идем. Ләкин алдан сатып алынган бүләкне Кыш бабайдан дип биргәнче, әти-әни үз куллары белән бирсә, бу бүләк күпкә кадерлерәк булыр иде, минемчә.
Күреп торуыгызча, Яңа елга мөнәсәбәт һәркемнең төрле. Ләкин шуны онытмыйк: нинди генә чара булмасын - диниме, әллә дөньявимы - аны һәркемгә хәерле иттереп үткәрергә язсын иде.
Комментарийлар