Шәһри Казан

Яшәргә кирәк...

Тормыш шундый инде ул: бүген без үзебезне дөньядагы иң бәхетле кеше сыман хис итәбез, барысы да әйбәт, якыннарың да яныңда, үзең дә, алар да исән-сау, ә иртәгәсе көнне... Бәла агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, дигән кебек, бер дә уйламаганда, үзебез яки туганыбыз, дус-иш, таныш-белешләребез чирләп китә, табиблар өметләндерми торган...

Андыйларның күбесе психологик яктан да нык үзгәрә. Бу вакытта нәрсә эшләргә, алга таба ничек яшәргә? Авыру кеше белән уртак телне ничек табарга? Әлеге хакта без балалар хосписы һәм СПИДка каршы көрәш үзәге психотерапевты Юныс Бари улы Гайнуллин белән сөйләштек.
- Без иң элек куркыныч диагноз куелган пациент турында сөйләшик. Кеше үз авыруы турында ишеткәч, гадәттә, берничә фазаны үтә. Аның беренчесе - кире кагу. «Юк, бу мөмкин түгел, табиб ялгышкан, мин анализларны кабат бирәм», - ди ул. Үзе белән булган хәлгә аның ышанасы килми. Икенчесе - ачу. Ул үзенең бәхетсезлегендә икенче бер кешене гаепли башлый, дулый-ярсый. Өченче фаза «алыш-биреш» дип атала. Менә мин тәмәке тартуымны, аракы эчүемне ташлыйм да сәламәтләнәм яки мәчеткә барып сәдака бирәм, Аллаһы Тәгалә булышачак, авыруымнан котылырга ярдәм итәчәк, дип уйлана башлый. Дүртенчесе - депрессиягә бирелү, өметсезлек. Ул аңлый: диагнозы дөрес куелган, авыруы расланган һәм моңардан берничек тә качып булмый, алга таба ничек яшәргә икәнлеген белми, киләчәген бөтенләй күз алдына китерми. Соңгы фаза - килешү, авыруны, ничек бар - шулай кабул итү. Кайберәүләр өчен беренче фазадан алып соңгысына кадәр җитү өчен берничә көн, икенчеләр өчен берничә ай кирәк, өченчеләрнең исә еллар буена сузылырга мөмкин. Югарыда саналган бөтен фазаларны да үтмәскә дә мөмкиннәр. Авыру кешенең нинди хис-тойгылар кичерүен менә шушы фазаларны санап үткәндә дә күз алдына китереп була. Мондый вакытта аның янәшәсендә якыннары, дуслары булу мөһим. Җитди чире булганнар үзе белән булган бәхетсезлек турында кешегә сөйләргә курка, шуңа да ул үз эченә бикләнә, кайгысын бүлешерлек кеше таба алмый. Нишлисең, диагноз куелган, яшәргә кирәк.
- Димәк, алар өчен бердәнбер юл - психотерапевтка мөрәҗәгать итү?..
- Мин моны бердәнбер юл дип әйтмим, әмма мөрәҗәгать итсәләр, начар түгел. Югарыда санап үткән фазаларны ул ничек тизрәк узса, шулай яхшырак безгә. Без аларга позитив программа бирәбез, алга таба ничек яшәргә кирәклеген өйрәтәбез. Моның өчен кешедә стимул булдырырга кирәк. Америкада ирле-хатынлы хирург-онколог белән психиатр, үз тәҗрибәләреннән чыгып, бер китап язган. Алар яман шеш авырулы, бер үк яшьтә, бер үк җенестә, чирләре бер үк стадиядә булган кешеләрне тикшергән-өйрәнгән. Авыруларның бер ише күпмедер вакыттан соң вафат булган, ә бер ише әле дә исән-сау икән. Сәбәбе нидә: авырулары да, дәвалану чаралары да бер үк бит. Хикмәт шунда - әле дә исән булганнарының тормышларында билгеле бер стимул булган, кемгәдер, әйтик, баласын аякка бастырырга, укытырга кирәк. Алар шулар өчен яшәгән, шулар хакына, авыруларына бирешмәгән. Әгәр дә син күңелеңнән үзеңә позитив программа бирәсең икән, син кем яки нәрсә хакынадыр авыруың белән көрәшә башлыйсың. Безнең хастаханәләрдә психотерапевтлар белән эшләү җитми. Онкология хастаханәсенә көненә әллә ничә дистә кеше килә, ничәмә кешегә яман шеш диагнозы куела. Алар дару эчәләр, укол ясаталар, химия терапиясе үтәләр дә шуның белән бетте. Табибтан кала, психиатр белән сөйләшсәләр, аның киңәшләрен тотсалар, белгечләр әйткән гомердән дә күбрәк яшәрләр иде. Кешенең ресурсы бик зур, баш мие күзәнәкләренең әле бер генә проценты өйрәнелгән. Калган ресурсларны да эшкә җиксә, якыннарын әле бик озак сөендереп яшәр иде ул.
- Юныс Бариевич, гадәттә, кайбер гаиләләр, өйдә берәрсе җитди генә чирләп киткәч, элеккечә яшәүдән туктый. Кайчандыр бик кунакчыл булган гаиләнең ишеге һәрчак ачык булса, күңелсез хәлдән соң кунаклар да сирәгәя...
- Бу иң зур хата да инде. Гаиләдәге депрессия авыру кешегә тагын да авыррак тәэсир итә. Андый вакытта якыннары да, үз хәлләре хәл инде, борчып йөрмик, дип, килеп йөрүне туктата. Киресенчә, килергә-аралашырга кирәк. Азга гына булса да, онытылып тора алар. Авыру кеше өчен дә, аны карап-тәрбияләп торучы өчен дә кирәк ул аралашу. Нинди генә бәла яки чир килсә дә, онытмагыз: тормыш дәвам итә һәм аның ничек дәвам итәчәге бары сездән генә тора.

***
Өметсез - шайтан гына
- Авыру ул - Аллаһы Тәгаләнең зур сынавы һәм бүләге. Бүләге дию белән кемдер килешмәскә дә мөмкин. Ләкин хәдисләрдән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән сүзләрдән аңлашылганча, бу дөньяда мөселман кешесе белән нәрсә генә булса да, ул аның өчен хәерле. Шатлык килсә - шөкер, авырлык килсә, сабыр итә һәм шул сабырлыгы өчен Аллаһы Тәгалә аңа савабын арттырып бирә. Авыру беребез дә теләп ала торган нәрсә түгел, ләкин чир килгәндә беребез дә төшенкелеккә бирелмәскә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) өметсез - шайтан гына, дигән кебек, Аллаһы Тәгалә авыруын да, шуңа ук шифасын да бирә. Авыру, Ходай ярдәменнән ташламас, шифасын бирми калмас, дип өметләнергә тиеш. Табиблар үзләре дә сәламәтләнү өчен даруның гына җитмәвен таный. Әлбәттә, даруын да эчәргә кирәк, шул ук вакытта күңелең белән оптимист та булырга тиешсең. Даруны эчкәндә дә, Ходайдан шифасын бирә күр, дип сорау яхшы. Авыру биреп, Ул безнең күңелләрне дә чистарта. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә торган булган: «авыруның хәлен белергә баргач: «Кайгырма, Аллаһ сине пакьләүче-чистартучы», - дияргә кирәк». Хәдисләрдән аңлашылганча, кеше аз гына авырып сызланып куйса да, шуның бәрабәренә аның бер гөнаһы кичерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.), авыру кешенең догасы ул - фәрештәләр догасы кебек, дигән. Бу чирле кешенең дә догасы турыдан-туры кабул була дигән сүз. Димәк, Ходайдан дәва-шифа сорарга иренмәскә кирәк. Ишеткәнегез бардыр инде: Аллаһы Тәгалә авырлыкларны яраткан бәндәсенә генә бирә, диләр. Авырлыкны Ул гөнаһларыбыз аркасында яки алдагы тормышыбыздагы сынау өчен, яки инде Аның каршында дәрәҗәбез артсын өчен бирә. Ходай бәндәсенең дөньяда ике сөекле әйберен алып сынаса, ә ул аңа сабыр итсә, бу кеше җәннәткә керер, диләр. Ике әйбер дигәнне галимнәр күзләр дип аңлата.
- Алмаз хәзрәт, авырулар сынау буларак та бирелә, дидегез, кечкенә балалар арасында да авырулары күп. Аларга ни өчен?..
- Туган вакытта ук авыру булып туган сабыйлар күп. Әлбәттә, аларның гөнаһы юк. Моны аның әти-әнисенә сынау буларак кабул итәргә кирәк. Бәлкем, менә шул бала әти-әнисенең җәннәткә керүенә сәбәпче булыр. Без белмибез, бәлки аның аркасында туганнары, якыннары Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә дә ирешәләрдер. Бу аңлый белгән исән кешегә дә бер гыйбрәт. Аллаһ безгә шундый сынавын бирмәде, дип шөкер итәргә кирәк. Зарланабыз, ачуланабыз, үпкәлибез, канәгатьсезлек белдерәбез, ә тирә-юнебезгә карасак, анда Ходайның нинди генә бәндәләре юк бит, менә шуларны күреп кенә дә үзебезгә зур гыйбрәт-сабак ала белмибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтүенчә, бер мөселманның икенчесе алдында алты хакы бар. Аның берсе - авыру кешенең хәлен белергә бару, күңелен күрү. Моннан ике кеше өчен дә файда бар. Бердән, авырган кеше, мине онытмадылар, дип сөенә, күңеле күтәрелә, бу исә аңа тизрәк дәваланырга булыша. Икенчедән, сау-сәламәт булган кешегә шөкер итә белергә өйрәнү.
Алмаз хәзрәт Мөхлисов, «Казан нуры» мәчете имам хатибы

Реклама

***
«Бер хәдистә пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйтте: «Бер мөселман төш вакытында авыру кардәшенең хәлен белсә, аның өчен кичкә кадәр җитмеш мең фәрештә дога кыла. Кичен хәлен белсә, җитмеш мең фәрештә иртәнгә кадәр дога кыла. Ул кешегә җәннәттә җитлеккән җимешләр хәзерләнер». Авыруның хәлен белергә баргач, аның өчен Аллаһтан шифа сорап дога кылырга, аңа сабырлык теләп, үгет-нәсыйхәт бирергә киңәш ителә. Авыруның күңелен күтәреп, рухын җанландыра торган сүзләрегезне кызганмагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Авыру кеше янына керсәгез, аны юатыгыз, бу аның хәлен яхшырта»,- дип әйтте. Пәйгамбәребез үзе, авыру кешегә: «Хәсрәт юк, Аллаһның рәхмәте белән гөнаһларыңнан чистарынасың», - дип әйтә торган булган.
Ибн Габбәс р.г.ның әйтүенә караганда, пәйгамбәребез (с.г.в.) авыруның баш очына утырып, җиде тапкыр: «Бөек тәхетнең хуҗасы булган бөек Аллаһтан сине шифага ирештерүен сорыйм»,- дигән».
Йосыф Дәүләтшин, «Авыруларның хәлен белик»

Ике тычкан турында риваять
Ике тычкан сөт тутырылган чүлмәккә егылып төшкән. Беренчесе, өметсезлеккә бирелеп, чүлмәк төбенә төшеп киткән. Ә икенчесе, үз хәле белән килешәсе килмичә, чәбәләнгән, үрмәләп тә караган, сикергәләп тә алгалаган. Шул арада сөт майга әверелеп, тычкан чүлмәктән ансат кына чыгып киткән.
Әлеге риваятьтән күренгәнчә, беренче тычкан сыман, миңа тынычлап үләргә генә кала инде, дип, үз хәлең белән килешеп утырырга ярамый, икенчесе кебек, ничек кенә авыр булса да, яшәргә тырышырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: