16+

Югары Кибәхуҗа авылы үз газетасын чыгара башлаган

Теләче районындагы әлеге авылның «Дин һәм авыл» газетасы ай саен сигез битлек булып чыгачак икән.

Югары Кибәхуҗа авылы үз газетасын чыгара башлаган

Теләче районындагы әлеге авылның «Дин һәм авыл» газетасы ай саен сигез битлек булып чыгачак икән.

– Барысы да мәчетебезне төзекләндерүдән башланды. Узган елның җәендә авылыбыз мәчетенә бик зур ремонт ясалды. Аның төп иганәчесе –  авылдашыбыз Шамил абый Галәвиевнең улы Наил. Шамил абый күптән түгел генә вафат булды. Авылга бик зур ярдәм иткән кеше ул. Зиратны карауда, мәктәпнең ремонт эшләрендә, ахыр килеп мәчетне ремонтлауда – авылга файдалы булсын дигән бер генә эштән дә читтә калмады бит Шамил абый. Бүгенгебез өчен генә түгел, авылның үткәнен мәңгеләштерүне дә кайгыртты: Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз истәлегенә эшләп куелган яңа обелиск та, чыр­шылар утыртылган аллея да – аның хезмәте. Улы Наил, шәһәрдә туып-үссә дә, әтисе кебек авыл дип җан атып торган кеше. Туган авылын ихластан яраткан, аның проблемаларын хәл итәргә атлыгып торган кешеләре булган авыл бик бәхетле дияр идем. Без дә шундый авылдашлардан уңдык. Мәчет эшенә бөтен авыл кушылды, бу безне тагын да берләштерде. Авыл да җанланып киткән кебек булды. Мәчетне дә әти-әнисе безнең авылдан булган Зөлфәт Фатыйхов бригадасы төзекләндерде, вакыты буш булган кеше аларга ярдәм итте. Бу эштән беркем дә читтә калмады, – дип сөйләде үзе дә Югары Кибәхуҗада туып-үскән, бүген «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Ләйсән Низамова.
Ремонт эшләре беткәч, көз көне зурдан кубып мәчетне ачу тантанасын да үткәргәннәр. Элеккеге мәчет имамы вафат булып, берникадәр вакыт мулласыз да торганнар. Авылга Арчадан яңа мулла да китерткәннәр.
– Имамыбыз Равил хәзрәт Ибраһимов та бик актив кеше булып чыкты. Мәчеттә хатын-кызлар өчен дәресләр алып барыла башлады. Аларга сабакны Дамира абыстай бирә. Якшәмбе көнне балаларны укытырга Казаннан шәкерт килеп йөри. Балалар дин сабакларын гына түгел, хезмәт тәрбиясе дә ала. Сыерчык оялары ясап элделәр, башка кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Мәчеткә йөрүчеләрнең дә саны артты. Авылда дин дә күтәрелеп китте. Иганәчебез Наил Галәвиев авылны яшәтү, җанландыру өчен тагын нәрсә эшләп була дип уйлана торгач, газета чыгару идеясе барлыкка килде. Ул аны да үз акчасына чыгарасы булды, – ди авыл газетасын чыгаруда катнашкан Ләйсән.  
Равил хәзрәт Ибраһимов исә газетаны динне халыкка җиткерүнең бер ысулы дип атый. Җомга намазына бөтен авыл халкы да килеп җитә алмый, ә газетада басылган вәгазьләр бөтен өйгә дә килеп ирешә.
– Шунда ук авылга бәйле хәбәр-яңалыклар да бирелә, шуның белән мәхәллә халкын да берләштереп тора, – ди ул.  
Газетаны 500 данәдә бастырып чыгарганнар. Анда авыл тарихы да, авыл кешеләре турында да язмалар чыгачак. Равил хәзрәт исә вәгазьләр белән тулыландыра. Шунда ук намаз вакытлары да бирелеп барачак. Дин белән тормышны бергә үреп алып барырга җыенабыз, шуңа да исемен «Дин һәм авыл» дип куйдык, ди әңгәмәдәшем.   
Авыл бетә, милләт бетә, тел бетә, дибез. Авылдашларына ярдәм итәргә атлыгып торган, аларны туплап, берләштереп торучы милләт җанлы игелекле иганәчеләре булган авыл яшәячәк ул. Авыл яшәсә, тел дә, милләт тә саклана. Дин булган җирдә тәрбия дә, әхлак та бар, милләт булып та сакланып калачакбыз. Элек динне милләтебез саклап калган булса, хәзер дин милләтне сак­лап калырга тиеш. Акчуриннар, Рәмиевләр, Апанаевлар кебек татар байлары үз хисапларына мәчет-мәдрәсәләр дә салдырган, газеталар да чыгарган, башка милли проектларга да алынганнар. Шулар кебек милли җанлы асыл егетләребез һәр авылда булса иде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading