16+

Ютазыда янган мәчеткә төзекләндерүдән соң иртәгә ай куелачак

Ютазы районының Иске Каразирек авылында янган мәчет урынында барлык төзелеш эшләрен май ахырында төгәлләү ниятләнә.

Ютазыда янган мәчеткә төзекләндерүдән соң иртәгә ай куелачак

Ютазы районының Иске Каразирек авылында янган мәчет урынында барлык төзелеш эшләрен май ахырында төгәлләү ниятләнә.

Яңа мәчеткә тантаналы төстә Рамазан аеның 27-нче көнендә (20 майда) иртәнге сигездә ай куелачак. Рамазан аеның соңгы көнендә исә төп эшләрне башкарып бетерү ниятләнә. Мәчет сип-панельләр технологиясе буенча төзелде, ул исә, үз чиратында, вакытны, материалларны һәм хезмәт чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә мәчетнең түбәсен ябалар һәм манарасын ясыйлар. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта ишек, тәрәзәләр куелган, идән җәелгән инде. Якын көннәрдә әйләнә-тирәне җыештыру, төзелеш калдыкларыннан чистарту эшләре башкарылачак. Шулай итеп, барлык эшләрне 30 майга эшләп бетерү ниятләнә.

Исегезгә төшерәбез, 4 апрель көнне Ютазы районы Иске Каразирек авылы мәчетендә янгын чыгып, 2002 елда төзелгән агач бина тулысынча диярлек янып бетә. Мәчет ике авыл халкы өчен хезмәт иткән. Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды ремонт-төзекләндерү эшләренең беренчел этабына халык ярдәме белән 750 000 сум күләмендә акча җыеп тапшырды.

Фото һәм чыганак: http://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading