16+

«Ел хәйриячесе-2016» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген «Пирамида» концертлар залында «Ел Хәйриячесе 2016" республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

«Ел хәйриячесе-2016» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген «Пирамида» концертлар залында «Ел Хәйриячесе 2016" республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр.

Хәйриячелекне үстерү, җәмгыятькә тарату максатыннан һәм шулай ук иҗтимагый проблемаларны хәл итү, социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балаларга, инвалидларга, өлкәннәргә булышлык күрсәтүгә юнәлгән әлеге бәйге унынчы тапкыр уздырылды. Шушы еллар эчендә хәйрия максатларына 28, 5 млрд сум акча юнәлтелгән. Хәйриячелек кылу һәр кешенең күңелендә дә, тормышында да билгеле бер урын алып тора. Ә Татарстанда ул, гомумән, дәүләт сәясәтендә, саллы бер урын били. Хәзерге вакытта республикада 250гә якын хәйрия оешмасы бар.

- Бүген без бик матур изге эшләргә нәтиҗә ясарга җыелыштык, - диде җиңүчеләрне тәбрикләгәндә шушы бәйгенең башлангычында торган Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Моннан ун ел элек, әлеге үзгәртеп кору елларында, без бу эш белән шөгыльләнә башларга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Безнең халыкның язмышы җиңел булмады. Октябрь революциясеннән башлап, коллективлаштыру еллары, аннан репрессия еллары, Бөек Ватан сугышы, аннан соң илне торгызу, үзгәртеп кору еллары һәр буынга кагылды. Әмма безгә һәрвакыт рухи байлык кирәк. Аның өчен акрынлап рухи байлыгыбызның булганын саклап, аны тагын да тулылатырга кирәк иде. Моның иң төп ысулы - бер-берегезгә ярдәм итеп, ягымлы булып, аңлашып яшәү һәм эшләү. Кешегә тормыш Аллаһы Тәгалә тарафыннан бер генә мәртәбә бирелгән. Республикабыз өчен бәйрәмнең дә эчтәлеге гаять зур. Шушы елларда эшләнгән эшләр буенча без бик күпләр өчен үрнәк. Бүген без шушы бәйгенең ун еллыгын билгеләп узабыз. Әмма әлеге эшләр шактый елллар алданрак башланды. Иң мөһим вакыйга булып "Кол Шәриф" мәчетен һәм "Благовещенск" соборын торгызу тора. Ул елны Аллаһы Тәгалә дә безгә мул уңыш бирде. Хәйрия мәсьәләләре буенча республика фондына 31 млрд сум акча җыелды. Аның башлангычы менә шунда ята. Шулай ук легендар хәйрияче Әсгать Галимҗановның изге эшләре дә үрнәк булып тора. Бүген монда җыелган хәйриячеләргә зур рәхмәт. Изге эш җирдә ятмый.

Тантаналы чарада сигез номинациядә ("Эре һәм кече бизнес", "Хәйрия фондлары", "Сәүдә мөнәсәбәте булмаган оешмалар", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Шәхси эшмәкәрлек" "Кече сәүдә оешмасы", "Хәйрияче гражданин" һәм "Яхшы традицияләр") 100 гә якын кеше бүләкләнде.

"Хәйрияче гражданин" номинациясендә җиңү яулаган Рөстәм Мингазиев, мәсәлән, Апас районының Иске Йомралы авылы яшьләре арасында җиде ел дәвамында хоккей турнирлары үткәргән. Аннан соң авыл зиратын, мәчетен төзекләндерүгә үз өлешен керткән.

- Күңел яхшылык эшләүгә омтыла. Алда да эшлисе эшләр күп әле, - диде ул безгә.

Җиңүчеләрне тормышта бәлагә дучар булган балаларны яклау фонды башлыгы Марина Гордеева, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, Бөтендөнья ишетмәүчеләр Президенты Колин Аллен һәм башкалар котлады.

Тантананың иң ахыргы өлешендә хәйриячеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Хәйриячелек ул һәрвакыт безнең белән булды. Бүген дә әлеге чарада никадәр кеше катнаша. Ә бит тагын никадәрлесе ярдәм итү ысулын белеп бетерми. Минтимер Шәймиев бик акыллы кеше. Ул вакытлар барысы да минем күз алдымда. Шушы яхшы гамәлләр турында, үрнәк гаиләләр турында күп сөйләргә кирәк. Әсгать абый бүген безнең арада юк. Никадәр яхшы гамәлләр кылган гап-гади кеше иде ул. Киләчәктә аның исеме белән бәйле берәр номинация булдырырга кирәк. Андый үрнәк кешеләр безнең күңелләрдә озак сакланырга тиеш, - диде ул.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп, аны Хезмәт Герое йолдызы бирелү белән котлады. Ул Россия дәүләте һәм халкы алдында махсус хезмәт казанышлары өчен бирелә.

Бу - безнең илнең иң мактаулы һәм югары бүләк. Бу - Минтимер Шәриповичның гына бүләге түгел, ә бөтен Татарстанныкы. Шуңа күрә, Сезне котлап, бөтен республика исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Күп кенә россиялеләр, һәм бу татарлар гына түгел, Сезгә зур хөрмәт белән карый, чөнки сезнең үрнәгегездә инде берничә буын үскән. Рәхмәт Сезгә, республика хакына хезмәт иткән өчен", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading