16+

Корбан бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Бүген ислам дөньясында иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме. Хәрам булган гамәлләрдән тыелып, кылган гөнаһларыбыз өчен ярлыкау сорап, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга ярдәм итеп яшәргә насыйп итсен. Бәйрәмнең асылына килгәндә, Ибраһим гәләйһиссәлам: "Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер", - дигән. Ләкин...

Бүген ислам дөньясында иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме. Хәрам булган гамәлләрдән тыелып, кылган гөнаһларыбыз өчен ярлыкау сорап, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә, фәкыйрьләргә, мохтаҗларга ярдәм итеп яшәргә насыйп итсен. Бәйрәмнең асылына килгәндә, Ибраһим гәләйһиссәлам: "Әгәр дә миңа угыл бала бирсәң, мин шул баламны корбан итеп чалырга әзер", - дигән. Ләкин Аллаһы Тәгалә: "Йә Ибраһим, Раббыңа әйткән нәзереңдә тугрылыклы булуыңны исбатладың. Аллаһ синнән разый булды. Инде корбан итеп улыңны түгел, куй чал", - дип аңа бер сарык җибәргән. Шул көннән башлап дөньядагы барча мөселман халкы Корбан чала. Бүген Казанда 61 мәчеттә Гает намазы укылды. Бәйрәм рухы әллә каян сизелә. Хәтта шәһәр урамнарында мәчеткә тәкъбир әйтеп баручылар да булган. Гает намазыннан соң, махсус урыннарда Корбан чалырга керештеләр. Казанда Корбан бәйрәменә 10 меңләп сарык чалырга җыеналар. Район җирлекләрендә дә сарык чалучылар күп.

Казандагы Корбан бәйрәменнән фоторепортаж.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading