16+

Португалия – Мексика матчы роналдумания, кызу финал, көтелмәгән голлары белән истә калды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Португалия – Мексика матчы роналдумания, кызу финал, көтелмәгән голлары белән истә калды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Стадионга кеше матчка ике сәгать кала килә башлаган иде инде.

Халык капка артындагы «бюджет» урыннарын гына түгел, ә уртадагы урыннарга да билетлар алган. Аншлаг дисәң дә була. Почмакларда гына берән-сәрән буш урыннар бар иде.
Җанатарлар бүген үз эшен "бишле"гә башкарды. Үзебезнең команда ярышмаса да, стадионда утырган 34 мең 372 кеше футболчыларның һәр адымын көчле эмоцияләр белән каршылады. Аеруча да Португалия уенчысы Роналду Казан тамашачысының мәхәббәтен яулады. Әйтерсең лә барысында да "роналдумания" чире башланган. Ләкин Мексика да матчта ятсынмады. Аларның да һәр чыгышын стадион зур авацияләр белән каршылады. Ни дисәң дә, "Казан-Аренада" бүген тарихи вакыйга бара. Дөнья дәрәҗәсендәге матч алдыннан плей-листта Казан егетләренең "Тала-тала" һәм Вәсилә Фәттахованың "Туган як" җыры яңгыравы да үзе ни тора?!
Ләкин бүген "Казан-Арена"дагы матч бәйрәм рухында түгел, ә бер минут тынлык белән башланды. Сәбәбе - Португалиянең Педроган-Гранди бистәсендә чыккан янгын. Соңгы мәгълүматлар буенча, анда 57 кешенең гомерен өзелгән. Португалия спортчылары Кубоктагы беренче уенга матәм тасмасы белән чыкты.
Моның өчен алар ФИФАдан махсус рөхсәт алган. Шул рәвешле спортчылар янгында һаләк булганнарның якыннарының кайгысын уртаклашты.

Туган якларында булган кайгы тәэсир иттеме - уен башында португалиялеләр йокымсырап йөрделәр. Туп белән күбрәк Мексика командасы идарә итте. Португалия "йолдызлары" Криштиану Роналду белән Нани да үзен беренче 15 минутта сиздермәде. Соңгысына аеруча да эләкте - Мексика уенчысы башына менеп төште, ә икенче таймда Нанины бөтенләй алыштырдылар.

Бик итагатьле генә башланган матч беренче өлеш ахырына таба кызганнан-кыза гына барды. Португалияләр дә "уянып", беренче голны кертүгә иреште. Ләкин зур тырышлыклар белән капкага берничә тапкыр бәрү нәтиҗәсендә кергән тупны хөкемдар санамады. Голны видеоассистентлардан караганнан соң - "офсайд" дип игълан иттеләр. Мондый әйбер Конфедерацияләр Кубогында беренче тапкыр күзәтелде.
Озак та үтмәде португалияләр үз-үзен аклады. Роналдуның тарихи пасыннан соң Рикарду Куарежма буш капкаларга беренче, бу очракта инде "чын", голны кертте. Мексикалылар Роналдуның бераз туп белән уйнауларын көттеләр булса кирәк, ләкин футболчы аларның теләкләрен үтәмәде. Нәтиҗәдә - туп капкада.
Гол көндәшләрнең ачуын чыгарды. Матчның 42нче минутында Чичарито (Хавьер Эрнандес), баш белән гол кертте. Мондый голларны футболчы чикләвек кебек кенә бәрә шул.
Матчның икенче өлешендә футболчылар саграк уйнады. Инде ике команда да көндәшенең көчен чамалый, шуңа да артык хәрәкәтләр ясамаска тырыша. Бары тик соңгы 15 минутта гына уен кабат җанланды. Португалия уенчысы Седрик Соареш тырышып-тырмашып икенче гол кертте. Инде җиңделәр генә дигәндә Эктор Морено уен счетын тигезләде дә куйды.
Шулай итеп Португалия - Мексика арасындагы матч 2:2 исәбе белән тәмамланды. Россия җыелмасы исә А категориясендә беренчелеккә чыкты. Мондый кызу уенны "Казан-Арена"ның әле күргәне булмады. Казанлыларның яраткан уенчысы Криштиану Роналду исә матчның иң яхшы футболчысы дип билгеләнде. Бөтендөнья тамашачысы тавыш бирү нәтиҗәсендә ул "BUD AF Man of the Match" бүләгенә ия булды.
Конфедерацияләр Кубогы мондый рухта соңгы тапкыр үткәрелергә мөмкин. Кубок зуррак форматка күчәчәк. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Казанда Конфедерацияләр Кубогы башка кабатланмас, дип белми әйтмәгән икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading