16+

11-18 ноябрьгә йолдызнамә

Йолдызлы атна! Ул сезнең иҗади потенциалыгызны ачарга, көч һәм энергия тупларга ярдәм итә. Ләкин тирә-юньдәгеләр турында да онытмагыз.

11-18 ноябрьгә йолдызнамә

Йолдызлы атна! Ул сезнең иҗади потенциалыгызны ачарга, көч һәм энергия тупларга ярдәм итә. Ләкин тирә-юньдәгеләр турында да онытмагыз.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Теләсәгез, мөнәсәбәтләрдә дә, карьерада да яңа этапны башлап җибәрә аласыз. Пәнҗешәмбе көнне тормышыгызның офыгында сез күрешергә теләмәгән кеше барлыкка килергә мөмкин. Каршы килмәгез. Сез көткән ярдәм нәкъ менә аңардан була бит.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Хисләрегез ташый, һәм бу атнадагы төп бурычларыгызның берсе - алар белән идарә итү булачак. Уйланылган адымнар кирәкмәгән проблемалардан котылырга ярдәм итәчәк. Артык тыйнак булмагыз, сезгә хезмәттәшләрегез һәм дусларыгыз белән аралашырга кирәк. Бу уңышка ирешүнең нигезе булачак.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Йолдызлы атна! Ул сезнең иҗади потенциалыгызны ачарга, көч һәм энергия тупларга ярдәм итә. Ләкин тирә-юньдәгеләр турында да онытмагыз. Күпләр сезнең белән аралашырга тели, сезне очрашуларга чакырачаклар, баш тартмагыз. Көтелмәгән сәфәр көтә, анда  яхшы акча эшли алачаксыз.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Якын кешеләрегез белән конфликтлардан качарга һәм аларның мотивларын аңларга тырышыгыз. Алар сезнең өчен борчыла һәм сезгә яхшылык кына тели. Атна ахырында кызыклы эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр, ул зур табыш вәгъдә итә. Әти-әниләрегезгә һәм балаларыгызга җитәрлек игътибар бирегез һәм алар турында кайгыртыгыз.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Начар әзерлек проблема тудырырга мөмкин. Бу эшкә дә, гаилә белән планлаштырган сәфәрләргә дә, бүтән чараларга да кагыла. Сезгә нидер җитми кебек тоела. Әмма ачыктан-ачык сөйләшүләрдән тоелыгыз, серләрегезне чишмәгез.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Атнаның беренче яртысын эшкә кагылышлы проблемаларны хәл итүгә багышлагыз, моны сезнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Эштәге атмосфера сезнең кәефегездә чагылачак. Төксе булмагыз, елмаеп йөрегез. Сөйләшер өчен уртак тема табу сәләтегез сезгә чәршәмбе көнне аеруча кирәк булачак.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Сезгә активлыгыгызны бераз киметергә кирәк, чөнки артык тырышып ташлавыгыз сезнең файдага булмаска мөмкин. Бу атнада күбрәк йокларга, ял итәргә һәм дусларыгыз белән аралашырга тырышыгыз, югыйсә сезгә нерв киеренкелеге һәм талчыгу яный. Өстәвенә, сезгә инде күптән йорт проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнергә вакыт.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Йолдызлар хаталарыгызны төзәтү, ниһаять, мәхәббәтегезне кире кайтару мөмкинлеге бирә. Чәршәмбе көнне берьюлы ике капма-каршы юнәлештәге эштә уңыш елмаячак. Пәнҗешәмбе көнне зур хезмәт хакы вәгъдә итә торган яңа эш тәкъдим итү ихтималы зур.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)
Әйләнә-тирә дөньяны ничек бар, шулай кабул итегез. Якыннарыгызны үзгәртергә тырышмагыз, аларның җитешсезлекләренә түгел, күбрәк яхшы якларына игътибар итегез. Энергиягезне күптәнге хыялыгызны тормышка ашыруга юнәлтегез. Пәнҗешәмбе көнне алданмагыз, тасма телләргә ышанмагыз.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Бу атнада сезне күп очрашулар, шалтыратулар, сөйләшүләр көтә. Эшлекле сәфәрләрдә дә, гаилә мәшәкатьләрендә дә сезне уңыш озата барырга вәгъдә итә. Эштә хезмәттәшләрегез белән аралашканда сак булыгыз шәхси чикләрне узмагыз, бер кешенең серен икенчесенә сөйләмәгез. Пәнҗешәмбе көнне ышанычлы партнерларыгыз сезгә ярдәм кулы сузар.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Бу атнада социаль челтәрләрдә азрак вакыт үткәрергә һәм интернет-дискуссиягә кермәскә тырышыгыз. Сезгә дуслыкка язылырга теләүчеләр дә күп булыр, ачык чырай күрсәтсәгез дә, аларны үзегезгә якын җибәрмәгез. Җомга көнне җитәрлек уйланылмаган карар кабул итәргә мөмкинсез. Килде-китте тәкъдимнәргә ышанмавыгыз урынлы булачак.

Балык ( 19 февраль- 20 март)
Бу атнада сезнең девизыгыз "Үзеңне яратырга кирәк" булырга тиеш. Амбициоз планнар кормагыз, көндәлек мәшәкатьләрне хәл итү белән генә шөгыльләнегез. Нәтиҗәле һәм тырыш хезмәтегез карьера үсешенә китерәчәк. Шимбә көнне, мөнәсәбәтләргә нокта куйдым, дип уйлаган кеше килеп чыгу ихтималы зур, тыныч булырга тырышыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading