16+

“Сабырлык! Һәм тагын бер кат сабырлык”: 19-26 апрельгә йолдызнамә

Нәтиҗәсе дә озак көттермәс, сез дөрес юнәлештә.

“Сабырлык! Һәм тагын бер кат сабырлык”: 19-26 апрельгә йолдызнамә

Нәтиҗәсе дә озак көттермәс, сез дөрес юнәлештә.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарның бу атнада кәефе күтәренке, үзләрендә таулар күчерерлек көч тоялар. Күңелләрен тырнап торган проблемалары да ниһаять хәл ителергә охшап тора.  Нәрсә генә эшләсәләр дә, җиңел генә башкарып чыгарга йолдызлар аларга үзләре көч биреп тора. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозауларның девизы: “Сабырлык! Һәм тагын бер кат сабырлык”. Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә шуны исегездә тотыгыз. Дус бар, дошман бар, дигәндәй, бөтен кешегә дә ышанып бетмәгез. Җомга Үгезбозаулар өчен атнаның иң уңышлы көне, бигрәк тә финанс өлкәсендә. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Бишбылтыр күрешмәгән танышыгызны очратырсыз. Эшлекле тәкъдимне дә бәлки нәкъ менә шул танышыгыз ясар. Яхшы булып күренәм дип кыланмагыз, үзегезне табигый тотыгыз. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Кабаланмагыз! Проблеманы  хәл итәм дип яңасын ясап куймагыз. Атна азагында уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Шәхси тормышыгызда “торгынлык” булуына үзегез гаепле – яткан таш астыннан су акмый, кеше арасына чыгыгыз, аралашыгыз.  

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Күңелегезне торчыган проблемаларга эчтән генә  “Сау бул!” дип әйтеп карагыз әле, алардан җиңел генә арынуыгызны сизми дә калырсыз. Сез кирәгеннән артык күпертеп “проблема” дип йөргән нәрсәнең эчтәге курку хисе генә икәнен шул чакта үзегез дә аңларсыз. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Планнарыгызны күпме азрак кеше белсә, шуның кадәр яхшырак. Бәхет тынлыкны ярата.  “Мин бәхетле” дип урамга чыгып кычкырасыгыз килсә дә, тыелып калуыгыз хәерлерәк булыр: көнче дусларыгыз да, үзегез дә тынычрак йокларсыз. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үзегезгә кызык булган эшләр белән генә шөгыльләнергә тырышып карагыз әле. Күңелегез күтәрелеп киткәнне, канәгатьлек хисе биләп алганын сизми дә калырсыз. Кесәгезгә акча да керергә тора. Бәхәскә керергә яратучы кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Уңыш, бәхет ише күркәм төшенчәләр энергиясе ташып торган кешеләрне ярата. Чаяннарга әрсезрәк булырга, эшне куркымыйча “мөгезеннән” тотып алып эшләргә киңәш итә йолдызлар. Чаяннар өчен бу уңышка ирешү, хыяллар чынга ашу атнасы. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның энергияләре колакларыннан “ташый”. Берьюлы берничә эшне башкарсалар да, җайлы гына ерып чыгарлар. Шулай да авантюралардан читтәрәк торырга тырышыгыз әле. Уңышлардан башыгыз әйләнеп хата ясап куймагыз. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләр киңәшкә дә, үгетләүләргә колак салырга теләми. Мондый халәт атна ахырына кадәр сузылыр. Куркырлык бер ни юк: бу җаваплы эш башлап җибәрер алдыннан туктап бераз ял итеп алу, көч туплау гына. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Башлары белән эшкә кереп чумган сукоярларга бераз ял кирәк. Хәлдән тайганчы арып эшләп, сәламәтлегегезгә зыян салуыгыз бар. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, шуны истән чыгармагыз. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыклар ял һәм йокы турында онытып мөһим эш өстендә эшләү белән мәшгуль. Нәтиҗәсе дә озак көттермәс, сез дөрес юнәлештә. Шимбә көн Балыкларга романтик сюрпризлар бүләк итә. 

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading