16+

Ашыгам дип, дөрес булмаган юлга кереп китә күрмәгез: 18-25 апрельгә йолдызнамә

18 апреля 2025, 10:51
2882
0
2
Уку өчен 3 минут

Хезмәт сөючәнлегегез сезгә яхшы акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Ашыгам дип, дөрес булмаган юлга кереп китә күрмәгез: 18-25 апрельгә йолдызнамә

Хезмәт сөючәнлегегез сезгә яхшы акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Якыннарыгыз белән аралашуны тагын да якынайтыгыз. Бәлки аларны борчыган сорауда сез генә ярдәм итә аласыздыр. Ялларда ял итеп булмас, тик эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уңышлы узачак.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Машинаның бер тәгәрмәче ватылса да, ул үз урыныннан кузгала алмый. Уртак җиңүгә төркемдә һәрбер кеше эшләгән очракта гына килеп була. Шуңа бәйле бу атнада сезнең шәхси уңышыгыз тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрегезгә бәйле булачак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Бу көннәрдә кояш күренмәскә мөмкин. Беләсезме нигә? Ул үз вазифасын сезгә тапшырып, тыныч күңел белән ял итә. Елмаюыгыз һәм ачык күңелегез кояш сыман җылыта һәм хәтта кыздыра.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Максатыгызга ирешә торган юл, авыл юллары сыман, бормалы-бормалы, сикәлтәле булыр. Ашыгам дип, дөрес булмаган юлга кереп китә күрмәгез. Иң мөһиме бу “аттракционда” башыгыз әйләнмәсен.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Бу көннәрдә сездән бер сүз дә тартып алып булмас. Сертотмас үрдәк сыман аралашучан ачык Арысланнар, балык сыман бер сүз дә дәшмәсләр. Уйларыгызны бары караштан гына билгеләргә туры килер.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сезгә зур уңыш елмая, өстәвенә күп кенә тормыш өлкәләрендә. Эштә гел мактау сүзләре ишетерсез, гаиләгез гел терәк булыр. Бу уңышны юкка әрәм итәргә ярамый, аны дөрес юнәлешкә җибәреп, икеләтә арттыру мөмкинлеге карагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Документлар белән эшләгәндә бик игътибарлы булыгыз, күрмичә җибәрелгән хата өчен гафу итмәсләр. Шулай ук юрганны үзегезгә тартмаска тырышыгыз. Әрсезлек әйбәт сыйфат, ләкин билгеле бер дәрәҗәдә генә.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Йолдызлар сезгә барысына да берьюлы тотынырга киңәш итми. Тырышлыгыгызны һәм көчегезне бер темага юнәлтеп, биредәге юнәлешнең белгеченә әверелегез, танылу мөмкинлеге дә туарга мөмкин.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )

Кыюлык һәм тәвәккәллек сезгә максатка ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Бу карьерага да, шәхси тормышка да кагыла. Куркулардан һәм үз-үзегезне тәнкыйтьләүдән арынырга тырышыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Бу атнада сезнең карьера үсеше өчен мөмкинлекләр барлыкка киләчәк, хезмәт хакын арттырулары да ихтимал. Сәфәрләр һәм эшлекле очрашулар уңайлы һәм бәхәссез узар. Тормыштагы авырлыкларны үпкәләмичә кабул итәргә өйрәнегез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Һөнәри өлкәдә бөек казанышларны бераз көтәргә туры киләчәк. Бу көннәрдә сезгә вак, ләкин кирәкле эшләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Качарга һәм ризасызлык белдерергә ашыкмагыз, бу шөгыль сезгә файда китерәчәк.

Балык (19 февраль – 20 март)

Хезмәт сөючәнлегегез сезгә яхшы акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Тик истә тотыгыз, үзегезне сәламәтлегегезгә һәм рухи дөньягызга зыян китерерлек эш алырга кирәкми. Сез үз-үзегезгә матур һәм сәламәт кирәк.

Фото: https://ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading