Бу көннәрдә сез су кебек тыныч, яз күге сыман аяз, кояштай балкып йөрерсез.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кинәт кенә үткәннәр турында истәлекләр искә төшәргә мөмкин. Таныш исемнәр, җырлар, вакыйгалар кабатланса, гаҗәпләнмәгез. Тормыш сезне сынап карый, шул хатирәләрдә “бата” күрмәгез. Искә төшереп, елмаегыз да, алга атлагыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яңадан-яңа киеренке мәсьәләләр, кызу бәхәсләр туып торыр. Ләкин аларның берсе дә сезнең өчен куркыныч түгел. Сез бу тәҗрибәләрне күптән үттегез, кайда нишләргә кирәген беләсез.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Һәр иртә саен сезнең кәефегезне көзгедәге кеше билгели, ягъни сез үзегез. Әгәр ул иртәне елмаеп каршы алса, көн дә аязлы үтә, моңаеп карап торса, көне дә шундый булачак. Сезнең кәефнең хуҗасы сез үзегез кенә.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үзегезгә тынычланыр, ял итәр өчен бераз вакыт алып торыгыз. Табигатьтә спорт белән шөгыльләнү, саф һава сулау файдага булыр. Тик артык мавыгып китеп, 1 айга югалмагыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Үткәндә кылган гамәлләрнең җимешләрен хәзер татырга вакыт җитте. “Тәмлесе”, “баллысы”, уңышлылары белән бергә, әчеләре дә булыр. Орлык чәчкәндә уйларга кирәк иде.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сез үзегездә “әни” программасын йөртәсез: сезгә барысын белергә, өйрәтергә, контрольдә тотарга кирәк. Бу бер яктан сезнең кайгыртучан булып күрсәтә, тик шул ук вакытта бик бизәми дә. Бөтен нәрсәне тикшереп бетерә алмассыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сезнең бу көннәргә девиз: “Бәхет тынлыкны ярата. ”Йөрәк сөюдән ташып торганда аны тыеп тору авыр, билгеле. Ләкин әлеге серегезне бары ышанган кешеләргә, якыннарыгызга гына сөйләсәгез яхшырак булыр.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үзегезнең сөйләмегезгә, сүзләрегезгә игътибар итеп карагыз. Еш кына ачудан, арганлыктан ямьсез сүзләр әйтеп җибәрәсез. Бу сезнең шәхесегезне дә, күңелегезне дә бизәми. Дөньяны матур сүзләр белән генә бизик.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Кабат-кабат бер эшне эшлисез, ә нәтиҗәсе килеп чыкмый. Бәлки ул эшне әлегә калдырып торырга кирәктер? Эш килеп чыкмый икән, димәк әлегә аның вакыты җитмәгән.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Хисләрне туры белгертә белү зарур. Сөйгән ярыгыз, гаиләгез, дусларыгыз белән мөнәсәбәтне җайлыйсыгыз килә икән, уйларыгызны туры әйтегез. Сөйләшү барышында төеннең чишелешен табу ихтималы бар.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Мондый яллардан соң тагын бер яллар кирәк. Аңлыйбыз, эшкә кереп китәргә авыр, ләкин монда кышкы чыныгу сыман: көн саен эш йөкләмәсен бераз-бераз арттырып барырга кирәк.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бу көннәрдә сез су кебек тыныч, яз күге сыман аяз, кояштай балкып йөрерсез. Яз килү сезгә чыннан да яхшы йогынты ясады. Шушы ямьле кәеф белән җәйләрне дә каршы алыгыз.
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар