16+

Җитди сөйләшү көтелергә мөмкин: 11-18 октябрьгә йолдызнамә

Депрессияга бик биреләсе килсә дә, үзегезне кулда тотыгыз. Яңа танышулар табыгыз, шөгылегезне алыштырып карагыз.

Җитди сөйләшү көтелергә мөмкин: 11-18 октябрьгә йолдызнамә

Депрессияга бик биреләсе килсә дә, үзегезне кулда тотыгыз. Яңа танышулар табыгыз, шөгылегезне алыштырып карагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Эшегездә активлык күрсәтегез. Бу һичшиксез бәяләнәчәк. Рәсми кәгазьләр белән эш итәргә туры килсә, бик игътибарлы булыгыз, хата җибәрмәскә тырышыгыз. Шулай ук мәгънәсез аралашуга вакытыгызны әрәм итмәгез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Телисезме-теләмисезме бу көннәрдә тырышып эшләргә туры киләчәк. Алайса эшләрегезне бетерер өчен вакытыгыз җитмәскә мөмкин. Бәхәс туса, үз сүзегездә нык торыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Иҗат өчен яхшы вакыт. Үз юлыгызда сайлау алдында калырга мөмкинсез. Башкаларны тыңлап түгел, йөрәгегезне тыңлап эш итегез. Ул һичшиксез дөрес юл күрсәтер.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эштәге нәтиҗәләрегез белән мактаныр өчен әйбәт вакыт түгел. Әлегә серләрегезне беркемгә дә ачмагыз. Дусларыгыз булышырга теләсә, баш тартмагыз. Ялларда кунаклар килү ихтималы бар.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Бу көннәрдә бөтенесе сезнең белән әрләшәсе килә сыман тоелырга мөмкин. Ләкин халык мәкәлендә әйтелгәнчә “таш атканга, аш атыгыз”, чөнки соңыннан үз сүзләрегез өчен үзегез үк үкенә аласыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезне уңыш көтә! Башлаган яисә дәвам иткән һәрбер эшегездә барысы да үз-үзеннән килеп чыгар, үзегез дә моңа гаҗәпләнерсез. Авырлыклар туса, аларны һәйләкәрлелек белән чишәргә мөмкинсез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Барысы да сез теләгәнчә бармаска мөмкин, бераз тырышырга туры киләчәк. Эш кулдан килми төсле тоелырга мөмкин. Шулай да озак итеп моңсулыкка бирелмәгез. Моңа тәҗрибә итеп карагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үзегездә көч артуын сизәрсез.Онытылып калган эшләрне эшләү теләге туар. Мәхәббәт өчен дә, эш өчен дә яхшы вакыт. Вакытны дөрес билгеләсәгез, бөтен җирдә өлгерерсез. Ялларда яхшы хәбәр килү ихтималы бар.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Яңа танышулар бик күп тәҗрибә бирер. Вакыт юк дип, баш тартмагыз. Башта кызык түгел кебек тоелса да, соңыннан моның файдалы якларын күрерсез. Ялларда гаиләгезнең хәлләрен белеп кайтсагыз яхшы булыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Моңа кадәр кызыктырган эшчәнлегегез гомумән башка яктан ачылырга мөмкин. Шуңа күрә яңалыкларга әзер торыгыз, киреләнергә кирәкми. Кыйммәтле әйберләр аласыгыз килгән булса, моның өчен менә дигән вакыт.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бу атнада сезне я командировка, я нинди дә булса кечкенә сәяхәт көтә. Эшегез тыгыз булса да, барысын да үз урыннарына куеп, күңел тынычлыгын югалтмагыз. Җитди сөйләшү көтелергә мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)
Депрессияга бик биреләсе килсә дә, үзегезне кулда тотыгыз. Яңа танышулар табыгыз, шөгылегезне алыштырып карагыз. Бу көз сезнең хатирәләрдә бары яхшы гына истәлекләр калдырырлык булсын.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading