16+

Юлларда сак булыгыз: 27 сентябрь – 4 октябрьгә йолдызнамә

Уңышлы чор. Гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем итә, эшләр – гөрли.

Юлларда сак булыгыз: 27 сентябрь – 4 октябрьгә йолдызнамә

Уңышлы чор. Гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем итә, эшләр – гөрли.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сөенечле вакыйгаларга бай атна. Эш дисеңме, шәхси мөнәсәбәтләрме, сәламәтлекме - барысы да яхшы булачак. Үзегездә көч, дәрт сизәрсез. Менә шул хис күпчелек максатларыгызга ирешергә ярдәм итәчәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Акча янчыгы - төпсез кое түгел, акчагызны уңга-сулга туздырмагыз, кисәк кенә акча кирәк булып чыгуы ихтимал. Атна һөнәри үсеш өчен менә дигән. Вакытыгызны бушка уздырмагыз – үзегез өчен файдалы белем өстәп калырга тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Тән һәм рухи сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Эштә карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр - кулдан ычкындырмагыз. Энергиягезне тиешле юнәлешкә борыгыз. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Шәхси тормышта вак-төяк аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Моны булдырмау өчен сөйгәнегезгә күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз. Ялкаулыкка бирешмәгез - ул тагын да катлаулырак мәсьәләләр китереп чыгарырга сәләтле.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сәламәт яшәү рәвеше, даими физик күнегүләр ясау организмыгызны бик тиз тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк. Ләкин рухи ял турында да онытмагыз, сезгә бөтен мәшәкатьләрегезне онытып торырга кирәк. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кесәгезгә саллы гына керем керер сыман. Ләкин бу акчаны теләсә кая туздырырга дигән сүз түгел. Күңелегезне биреп эшләсәгез, сезгә бар өлкәдә уңыш елмаер. Тик кечкенә генә уңышсызлыкарны да “күпертә” торган гадәтегезне бетерегез.      

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кеше сүзенә колак салмагыз. Көнләшеп әйтелгән сүзләр булырга мөмкин ул. Әлегә яңа планнар кормагыз, җыелып килгән эшләрегезне ахырына җиткерегез. Атна ахырында сөенечле хәбәр килеп ирешер.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) 
Шимбә сезгә көтелмәгән романтик танышу бүләк итәргә мөмкин. Гашыйк булганыгызны сизми дә калуыгыз ихтимал. Гаиләгезгә, аеруча өлкән яшьтәге туганнарыгызга игътибарлы булыгыз – аларга сезнең җылы карашыгыз, тәмле сүзегез дә җитә. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Юлларда сак булыгыз. Юл кагыйдәләренә төкереп карамагыз. Ашыккан һәм ачулы вакытыгызда җитди мәсьәләләрне хәл итмәгез. Сезгә чүп булып тоелган мәсьәлә якыннарыгыз арасында зур бәхәс китереп чыгарырга мөмкин.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бераз тышкы кыяфәтегезне, яшәү рәвешегезне үзгәртәсегез килмиме? Чәчегезне кистереп кайтсагыз гына да үзегезне яңача хис итәрсез. Үзегезне матур кием, тәмле ризык белән сөендерегез. Йолдызлар сезгә атнаны үзегезгә багышларга куша. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кул эшләре белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Күптәнге хыял, фантазияләрегезне тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Әгәр сез теләгәнчә барып чыкмаса, аптырамагыз – беренче коймак һәрвакыт төерле була инде ул.  

Балык (19 февраль – 20 март)
Уңышлы чор. Гаиләдә тынычлык һәм мәхәббәт хөкем итә, эшләр – гөрли.  Иҗат өлкәсендә эшләүче Балыклар бу атнадан баштан аяк күңеле тарткан, рәхәтлек, канәгатьлелек бирә торган эшкә чума алачак. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading