16+

Күңелдә – яз: 26 февраль - 5 мартка йолдызнамә

26 февраля 2025, 13:02
2957
0
1
Уку өчен 3 минут

Язмышта яхшысы да, начары да кире әйләнеп кайта. Бу шиксез хакыйкать.

Күңелдә – яз: 26 февраль - 5 мартка йолдызнамә

Язмышта яхшысы да, начары да кире әйләнеп кайта. Бу шиксез хакыйкать.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Урамда кояш нурлары күренә башлады. Күңелдәге “бозлар”ны эретергә вакыт. Күңел түрегездәге күптәнге үпкәләрегезне “эретү” уңаена эшләгез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тормыш корабы җылы якка юнәлеш алды. Тиздән барысы да уңай якка үзгәрәчәк. Ә сезгә бары тик сабыр итеп көтәргә һәм рәхмәтле булырга кирәк. Сез моңа лаеклы!

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу көннәрдә организмыгыз аеруча вирусларга бирешергә мөмкин. Шуңа күрә сәламәтлегегезгә игътибарыгызны арттырыгыз. Җиңел киенеп йөрмәгез.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Күңелдә – яз. Кәефне бары, үзенең салкын булырга тиешлеген искә төшергән суык кыш кына боза. Шулаймы? Ә сез үзегез язны “тартып китерегез”. Ничекме? Елмаегыз, көлегез, шаярыгыз. Бәлки сезгә карап, яз да тизрәк килер. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Укуыгызда да, эшегездә дә ак полоса башланачак. Киеренке мәсьәләләр үзеннән-үзе чишелер, матди ягыгыз да яхшырып китәр. Йолдызлар тирә-юнегезгә күз салырга куша: тормыш иптәшегезне очратуыгыз бар.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Барысы да сезгә каршы сыман. Шунлыктан, кояштан да кара тап эзлисез. Тормыш “киртәләрен” узуы болай да җиңел түгел. Фикерләрегезне тәртипкә китерегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Шәхси тормышыгызга күптән кул селтәсәгез дә, һич уйламаганда барысы да үз җаена төшәр. Сөйгән ярыгызны читтән эзләмәгез. Ул кешене сез күптән беләсез. Ышанасыгыз гына килми...

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тормышта иң куркыныч хис – битарафлык. Артык ачуны да, шатлыкны да басып була, ә битарафлыкны – юк. Күрәләтә ул “сазлыкка” батмагыз. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Вак бәхәсләргә, мәгънәсез кешеләргә вакытыгызны әрәм итмәгез. Тормышның башка рәхәт якларына игътибар итегез.Дөнья киң һәм матур бит!

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Максатка тиз һәм җиңел ирешү өчен, аны төгәл һәм дөрес куярга кирәк. Бер утырып барысын да яңа баштан тәртипкә китерегез әле. Аларның күбесе сезгә кирәкме? Иң-иңнәрен генә калдырып, дөрес калыплаштырыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Вакытның тиз үтү сәләте бар. Кичә генә Яңа елны каршыладык, менә инде яз да җитә. Хыял-максатларыгызны ерак киштәгә куярга кирәкми. “Өлгерермен, вакыт бар,”- дип йөрисез. Вакыт үтәр, соңга калганыгызны сизмәссез дә...

Балык (19 февраль – 20 март)
Язмышта яхшысы да, начары да кире әйләнеп кайта. Бу шиксез хакыйкать. Шуңа уңай кәеф, яхшы гамәлләр күбрәк өләшегез. Алар һичшиксез меңе белән әйләнеп кайтачак.

Фото:https://ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading