16+

Паникага бирелмәскә — 20-27 сентябрьгә йолдызнамә

Мәшгульлеккә карамастан, ыгы-зыгыдан һәм мәшәкатьләрдән ял итегез, сөйгәнегезгә вакытыгызны кызганмагыз

Паникага бирелмәскә — 20-27 сентябрьгә йолдызнамә

Мәшгульлеккә карамастан, ыгы-зыгыдан һәм мәшәкатьләрдән ял итегез, сөйгәнегезгә вакытыгызны кызганмагыз

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Паникага бирелмәскә һәм ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска тырышыгыз. Кешеләрне һәм вазгыятьне ничек бар, шундый итеп кабул итегез. Шулай максималь нәтиҗәләргә ирешә аласыз. Ниндидер нәтиҗә ясап, киләчәккә һәм эчке тавышыгызга колак салыгыз, һәм сез барысы да алай ук начар түгел икәнен аңларсыз. Пәнҗешәмбе көнге яхшы яңалыклар сезгә оптимизм һәм үз көчегезгә ышаныч өстәячәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үз файдагыз турында никадәр азрак уйласагыз, сезнең гамәлләрегезнең нәтиҗәләре дә шулкадәр уңышлырак булачак. Авыр хәлдә калган якын дусларыгызга ярдәм итү көчегездән килә – баш тартмагыз. Җомга көнне сезгә кирәкле кеше белән элемтәгә керү авыр булачак, сабыр итәргә кирәк. Күп мәсьәләләр якшәмбе көнне уңышлы хәл ителәчәк.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атна сезгә романтик күрешүләр һәм сәяхәтләр өчен төрле мөмкинлекләр бүләк итәргә вәгъдә итә. Карьера мәсьәләләре сезнең файдага хәл ителә. Сезгә тормыштан ни теләвегезне аңларга кирәк. Позитив булырга тырышыгыз, һәм сез дөньяны кабул итүегезнең ничек үзгәргәнен күрерсез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль) 
Кеше белән сөйләшә белүегез һәм сөйкемле сөягегез бу атнада сезгә кирәкле багланышларны җайга салырга, яңа эшлекле элемтәләр булдырырга һәм өстәмә керем чыганаклары табарга ярдәм итәчәк. Ләкин тормышка ашмастай хыяллар артыннан куарга кирәкми, дөньяга реаль карагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу атнада сезнең хезмәт вазифаларыгыз тагын да артыр, һәм алар сездән көч таләп итәр. Арыганлыгыгыз гаилә мөнәсәбәтләрендә чагылыш тапмасын өчен, балалар белән күбрәк аралашыгыз. Атна ахырына планлаштырган эшләрегезнең барысы да һичшиксез килеп чыгачак. Шимбә көнне яхшы яңалыклар көтегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Атна башында килгән мәгълүмат бик үк төгәл булмаска мөмкин, шуңа күрә игътибарлырак булырга тырышыгыз. Килеп туган проблеманы хәл иткәнче, дусларыгыз белән киңәшегегез. Фәнни һәм иҗади эш яхшы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ялларда, ниһаять, ял итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Билгеләнгән максатыгызга таба актив хәрәкәт итегез, сезгә якыннарыгыз һәм хезмәттәшләрегез ярдәм итәр. Тик берничә эшкә берьюлы тотынмагыз, югыйсә берсен дә ахырына җиткезә алмассыз. Ялларда сезнең алда яхшы акча эшләргәме, әллә вакытны кызык итеп үткәрергәме дигән сайлау проблемасы туарга мөмкин. 

Чаян (24 октябрь – 22 нобярь)
Атнаның беренче яртысы икенчесенә караганда продуктиврак булачак, шуңа күрә барлык мөһим эшләрегезне атна башында планлаштыру яхшырак. Эш күрсәтәм дип, өстегезгә эш өймәгез. Аз, әмма сыйфатлы итеп эшләү яхшырак. Эштә саллы гына премия көтегез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада ыгы-зыгы күп булыр, киләчәккә калдырып булмый торган күп эшләрне тәмамларга туры килер. Бу киеренкелектән котылу өчен барысын да ташлап качарга теләрсез, ләкин вакыйгаларны ашыктырмагыз, нәтиҗә сез өметләнгәнгә караганда да яхшырак булачак. Ялларда яңа эшләр һәм мөнәсәбәтләр башламау яхшырак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тискәре күренешләргә “төкереп” карау  сәламәтлегегезне һәм үз-үзегезгә хөрмәтне саклап калырга ярдәм итәчәк. Пәнҗешәмбе – иске нәрсәләрдән котылу һәм яңа мөһим эшләрне башлау өчен яхшы көн. Шәхси тормышыгызда берәр нәрсәне үзгәрткәнче, иллюзияләрдән баш тартыгыз һәм килеп туган вазгыятькә читтән карарга тырышыгыз. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Мәшгульлеккә карамастан, ыгы-зыгыдан һәм мәшәкатьләрдән ял итегез, сөйгәнегезгә вакытыгызны кызганмагыз. Сезгә кызыклы һәм отышлы тәкъдим килеп ирешергә мөмкин. Конкрет гамәлләр, җаваплы адымнар һәм башка хәлиткеч эшләр өчен уңай вакыт җитә, мондый саллы мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмаска тырышыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Эшегез торган саен күбәя, ә вакытыгыз азая барачак. Борчылмагыз, әгәр сез игътибарыгызны кирәкле юнәлешкә юнәлтсәгез, барлык проблемаларыгыз да бик җиңел генә хәл ителер. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерер. Ә менә бөтен җаныгызны биреп яраткан кешегез күңелегезне төшерергә мөмкин.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading