16+

“Тәмле” сүзләргә алданмагыз: 13-20 декабрьгә йолдызнамә:

Бөтен кешегә дә үзегезнең йомшак ягыгызны күрсәтергә кирәкми, чөнки күпләр моның белән файдалана ала.

“Тәмле” сүзләргә алданмагыз: 13-20 декабрьгә йолдызнамә:

Бөтен кешегә дә үзегезнең йомшак ягыгызны күрсәтергә кирәкми, чөнки күпләр моның белән файдалана ала.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Һаман да каядыр чабасыз да, чабасыз, тормыш куган буласыз. Соңыннан нигә яшьлегем шулай тиз үтте соң дип зарланып утырасыз. Баш иеп аяк асты карап йөрмәгез, игътибарыгызны тирә-юньгә юнәлтегез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сездәге көч-дәрткә сокланып була. Бөтен җирдә яхшылык күрәсез, моңсу кешенең кәефен күтәрә беләсез. Юк, кеше сезгә “бу артык бәйләнүчән” дип түгел, ә “бу шундый ачык күңелле кеше” дип карый.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Кибетләрдә йөреп кайту өчен менә дигән вакыт. Якын дустыгызны алыгыз да, Яңа елга бүләкләр алып кайтыгыз. Иң мөһиме артык хисләнеп китеп, кирәкмәгән әйбер җыймагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Яңа кеше белән танышырга туры килергә мөмкин. Беренче карашка, ул бик уңай ихлас күңелле булып күренер, тик ашыгырга кирәкми. Башта күзәтегез, аннары нәтиҗәләр ясагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Тиз кызып китү, уйламыйча әйтеп ташлау – сезнең каныгызга сеңгән сыйфатлар. Ләкин ул гел сезнең уңайга эшләми. Бу гадәтләрне бераз гына кулда тотарга өйрәнегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
“Әйткән сүз – аткан ук”диләр. Һәр сүз өчен борчылып утырырга кирәкми. Кемнедер үпкәләткән булсагыз, гафу үтенегез һәм тынычланып яшәвегезне дәвам итегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кеше беркайчан да хата ясамый. Әйе, гаҗәпләнмәгез. Билгеле урында, билгеле вакытта без һәрвакыт шул вакыт өчен иң дөрес юлны сайлыйбыз. Шуңа күрә үзегезне гаепләргә кирәкми.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Тормыштагы тәҗрибәне тауга менү белән чагыштырырга мөмкин. Иң биеккә менгән кеше түбәндәгесен, аның хаталары өчен, гаепли. Ләкин хаталар аша үтмәгән булса, ул да андый биеклеккә ирешмәс иде. Сез дә үз “тавыгызга”, һичшиксез, менеп җитәчәксез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь ) 
Үз сүзегездә тора белү һичшиксез әйбәт сыйфат. Ләкин сездә ул кирелеккә әйләнә башлады. Акыллы кеше үз сүзенә тугры калудан башка, төрле фикерләрне ишетә белүе һәм хаталанса, үз гаебен таный белүе белән аерыла. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бәйрәмнәр алдыннан эш һәрвакыт күп була, аларны кичектермәгез. Чөнки алар вакытны сез уйлаганга караганда да күбрәк алырга мөмкин. Ялларны үзегезгә багышларга киңәш ителә.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Бик күп кешеләр белән аралашырга туры килер, төрлесе төрле ниятләр белән булыр. “Тәмле” сүзләргә алданмагыз. Эчке интуиция белән эш итегез, ул сезгә беренче тапкыр гына булышмый.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бөтен кешегә дә үзегезнең йомшак ягыгызны күрсәтергә кирәкми, чөнки күпләр моның белән файдалана ала. Ике тапкыр эшләмәс өчен, җитди эшләрне кемгә ышанасыз, шуларга гына тапшырыгыз.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading