16+

Уйларыгызны тәртипкә салырга кирәк 13-19 июньгә йолдызнамә

Күз курка, кул эшли, дигәндәй, барысын да җиңел генә ерып чыгарсыз.

Уйларыгызны тәртипкә салырга кирәк 13-19 июньгә йолдызнамә

Күз курка, кул эшли, дигәндәй, барысын да җиңел генә ерып чыгарсыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмаса, вакытыгызны чит кеше проблемаларын чишүгә сарыф итмәгез. Җыелып килгән эшләрегезне ахырына җиткерсәгез, файдасы күбрәк булыр. Ялларда кызыклы очрашулар көтелә. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Һәр эргән эткә таяк ыргытмыйлар дигән гыйбарәне колагыгызга киртләп куегыз да, үз фикерегездән чигенмичә, хыялларыгызга хыянәт итмичә үзегезчә эшшләгез. Күңелегезне тыңлагыз, буталчык хәлләрдән чыгарга ул булышыр.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләр күптәнге хыялларын тормышка ашыра алачак. Шулай ук кыйммәтле әйберләр сатып алу өчен дә кулай вакыт. Үзегез өчен акча жәлләмәгез. Күңел күтәренкелеге өчен кайвакыт вак кына нәрсә дә җитә.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Вакытыгызны буш, мәгънәсез сөйләшүләргә сарыф итмәгез. Кыслалар өчен бу бик тыгыз атна – аларга берьюлы берничә эш башкарырга туры киләчәк. Аның каравы, кеше эшләгәндә аяк бөкләп тәмләп чәй эчәрсез.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Хезмәттәшләрегез белән тәмсезләшмим дисәгез, азрак кына телегезне тыярга туры килер. Бар нәрсә сез дигәнчә булыр, ләкин кабаланмагыз, поездны узып, алга йөгерә торган гадәтегезне бетерегез.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Эчке сиземләвегезне тыңласагыз, оттырмассыз. Сез моның шулай икәненә үзегез дә инанырсыз. Аның өчен әлеге дә баягы эчке тоемлау функциясен “кушарга” кирәк.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Хис-тойгыларга бирелүегез бик үк күңелле булмаган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бик үк килеп терәлмәгән булса барасы җирегезгә бармый торсагыз, әйтәсе килгән сүзегезне әйтми торсагыз да була.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Башыгызны югалта күрмәгез. Сүз берәрсенә гашыйк булу турында гына бармый. Куштаннарга, тасма телләргә ышанмагыз, әйткәннәрен кат-кат иләк аркылы уздырыгыз. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Бернәрсә дә эшлисе, беркемне дә күрәсе килми торган мәлегез. Бераз  фәлсәфәгә бирелеп, хыял диңгезендә йөзеп алсагыз да зыян итмәс. Кайвакыт теләкләр әкияттәгедәй җиңел генә тормышка ашып куя. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Берәр яңа эш башлап җибәрер алдыннан куркып кала торган гадәтегезне бетерегез әле. Чын күңелдән теләнгән теләкләрегез чынга ашсын өчен  йолдызлар сезгә үзе юл күрсәтә. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Алга, артка карамыйча бишкә ярылырдай булып чабасыз. Өсте өстенә иелгән эшне бер үк вакытта эшләргә омтылуның файдасы шуның кадәр генә булачак. Иң башта уйларыгызны тәртипкә салырга кирәк. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Балыкларның атнасы мөһим документлар җыю эше белән әвәрә килеп үтәчәк. Күз курка, кул эшли, дигәндәй, барысын да җиңел генә ерып чыгарсыз. Ахырдан үзегез дә эшегезнең нәтиҗәсеннән бик канәгать калырсыз. 

Фото:  freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading