Кемгә ышанырга икәнен яхшылап уйлагыз.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бөтен әйберне тиз генә хәл итәргә ашыкмагыз. Сабырлык сакласагыз, мәсьәләләр үзләре җайланыр. Үз фикерегезне башкаларга “такмагыз”. Кайчак тыңлый белү дә зур осталык.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сез бөтен тормышны да контрольда тотып тора алмыйсыз, кайвакыт агымга каршы бармаска кирәк. Якыннарыгыз белән аралашу өчен яхшы вакыт. Күптән башланмаган эшне аз-азлап булса да башлап җибәрергә була. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз: йокы режимын бозмагыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезгә башкалар белән уртак тел табу җиңел, ләкин бу юлы артык ачылып сөйләмәгез. Яңа идеяләр туа, әмма башта барысын да уйлап бетерегез. Эшне бүлеп башкару нәтиҗәлерәк булыр. Вак мәсьәләләргә артык игътибар итсәгез, төп максаттан читләшергә мөмкин.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үткәннәргә күп кайту зыянга эшли. Киләчәккә карагыз, план корыгыз. Кемнеңдер ярдәм соравын кире какмагыз. Яхшылык һәрвакыт кире кайта. Ял итү өчен вакыт табарга онытмагыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Башкаларның мактауларына артык ышанмагыз. Үз көчегезне үзегез бәяләгез. Финанс мәсьәләләрендә сак булыгыз, зур чыгымнардан тыелып торсагыз әйбәтрәк. Дуслар белән аралашу күңелне күтәрер.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Үзегезгә күп җаваплылык алмагыз, бик тиз арырга мөмкинсез. Башкаларга да бераз ышанырга кирәк. Вакытында башланган эшләр уңышлы барыр. Организмның теләкләрен тыңлагыз: ял, саф һава, җиңел хәрәкәт файдалы булыр. Кечкенә шатлыкларны күрә белегез.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кемнең фикерен тыңларга, кемнеке белән килешмәскә — шул араны аеру мөһим. Яңа танышлардан күп файдалы мәгълүмат алып килер. Сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар, аларны күрми калмагыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Эмоцияләргә бирелмичә, акыл белән эш итсәгез, барысы да уңышлы булыр. Эштә кечкенә генә уңыш зур нәтиҗәгә юл ачачак. Берәр сер килеп җитәргә мөмкин, аны таратырга ашыкмагыз. Үз максатыгыздан читкә тайпылмагыз.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Энтузиазм зур, ләкин үз көчегезне дөрес бүлеп эшләгез. Бер нәрсә белән артык мавыгып, башкаларны онытмагыз. Яңа белем алу өчен яхшы вакыт. Киләчәктә бу файдалы булыр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Карьерагызда яңа баскычка менү ихтималы бик зур. Яңа вазифа белән олы җаваплылык та килер. Җиң сызганып эшлисе дә эшлисе. Тик куркырга сәбәп юк, сезнең барысы да килеп чыгачак.
Сукояр (21 гыйнвар – 19 февраль)
Яңа уй-фикерләр күп, әмма аларны тормышка ашырырга ашыгырга кирәкми. Кемгә ышанырга икәнен яхшылап уйлагыз. Эштәге үзгәрешләр башта авыр тоелыр, ләкин нәтиҗәсе яхшы булыр. Күңелне тынычландыру өчен иҗат белән шөгыльләнү файдалы.
Балык (20 февраль – 20 март)
Хисләрегезне контрольдә тотыгыз, артык борчылырга урын юк. Яңа мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Эштә һәм өйдә кечкенә генә уңышлар күп җыелып, зур нәтиҗә бирер.
ФОТО: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар