16+

Үзегез турында “вау!” дип әйтерлек булсын: 15-22 январьгә йолдызнамә

Башта “мин”, аннары “калганнар”. Онытмагыз!

Үзегез турында “вау!” дип әйтерлек булсын: 15-22 январьгә йолдызнамә

Башта “мин”, аннары “калганнар”. Онытмагыз!

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бөтен эшне үзегезгә йөкләргә кирәкми. Сез башкалар эшли белми дип, ике эшләгәнче, барысын да үз өстегезгә аласыз. Ләкин бу уңай нәтиҗәләр алып килми. Башкалар да үзен сынап карасыннар.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Күзләрегез бәхеттән яна башлар. Моны тирә-юньдәгеләр дә күрәчәк. Сәбәбе кем яисә нәрсә булуын тиздән белерсез. Ул үзе сезне эзләп табар. Ә әлеге игътибарны эшкә бирергә киңәш ителә. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Күрше тавыгы күркә булып күренә диләр. Шуңа үзегез “күргә”гә әверелегез. Сез түгел, ә сездән көнләшсеннәр. Яңа ел бәйрәмнәре сезгә уңай тәэсир итте. Шуңа да сез моңа лаеклы.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Барысы да сез уйлаганча җиңел түгел. Җир тетрәтеп, буран чыгарып эшләп алырга туры килүе ихтимал. Игътибарыгызны бөтен эшкә түгел, төгәл бер юнәлешкә юнәлтегез.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Хәтерлисезме “Минем урамда да бәйрәм булыр әле,”- дип әйткән идегез. Әфәрин, ул вакытлар да килеп җитте! Бәйрәм түгел, тантана булыр. Үзегез белән яхшы кәеф алырга онытмагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сезнең йөрәгегез ихласлык, мәрхәмәтлек белән ташып тора. Әлеге сыйфатларны кешеләргә таратыгыз. Юк, “Бу нишләп йөри инде,”- дип көлмәсләр. Киресенчә, “Ярый әле шундый кешеләр бар дөньяда”, - диярләр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сезгә рәхмәт әйтергә өйрәнергә кирәк. Юк, дөньяда барлык авырлык сезгә генә бирелми. Барысына да тәҗрибә итеп карап, начарына да, әйбәтенә дә рәхмәт диеп яшәсәгез, кыенлыклар кыенлыклар төсле булмас та.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Ходай кешегә уза алмас авырлыклар бирми диелә. Сезнең дә барысы да килеп чыгар. Аеруча сезне, юморны күрә белеп, кәефне күтәрә белүегез коткарыр. Бу тормыш “уенының” кагыйдәләрен үзгәртергә вакыт.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
“Буран дулый, буран тынмый. Бураны шундый көчле...” Ә сез шул буран эчендә адашканнарга юл күрсәтүче кояш сыман. Елмаюдан туктамагыз. Бу сезнең кәефне генә түгел, якыннарыгызның да кәефен күтәрә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тормыш сукмагыннан бара-бара арып утырган идегез, әле дә торып киткәнегез юк. Хәл җыйгансыздыр, эшкә керешергә вакыт. Алда менәсе үрләр, җимерәсе киртәләр бик күп әле.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Иң зур хыянәт кешегә карата түгел, ә үз-үзеңә карата. Кайчаннан бирле сез үз теләкләрегезне, башкаларга ярыйм дип, үзгәртә башладыгыз? Башта “мин”, аннары “калганнар”. Онытмагыз!

Балык (19 февраль – 20 март)
Үз-үзегезне кабул итеп, ярата башлауны яңа дәрәҗәгә күтәрегез. Көзгегә карап, үзегез турында “вау!” дип әйтерлек булсын. Башта үзегез шулай дисәгез, соңыннан бу сүзне калганнардан да ишетә башларсыз.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading