16+

Ял итегез: йолдызнамә (28 апрель – 5 май)

Ниндидер үзгәрешләр булачак, бигрәк тә бу эшкә кагыла. Иҗтимагый эшләр, өстәмә йөкләмәләр күп булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең көчегезне сизәләр, шуңа күрә күбесе сезгә ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Ял итегез: йолдызнамә (28 апрель – 5 май)

Ниндидер үзгәрешләр булачак, бигрәк тә бу эшкә кагыла. Иҗтимагый эшләр, өстәмә йөкләмәләр күп булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең көчегезне сизәләр, шуңа күрә күбесе сезгә ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Кучкар (21 март – 20 апрель) Йолдызлар сезгә тик утырмаска киңәш итә. Эш  урынын алыштыру, шулай ук тормышыгызны кардиналь үзгәртү өчен уңай вакыт. Сезнең карьерагызда яңа этап башлана.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Партнерлар белән җитди сөйләшүләр өчен яхшы вакыт - барлык мәсьәләләр буенча да ризалыкка ирешә алырсыз. Ләкин килешүләрнең кайбер шартларын яңадан карарга туры килер һәм ул сезнең файдага булыр.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Коллективтагы уңай психологик атмосфера яхшы матди нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр. Сезгә җитәкчегез, хезмәттәшләрегез, күптәнге эшлекле партнерларыгыз булышыр. Әгәр өстәмә керем чыганаклары эзләсәгез, анда да уңыш елмаер.  

Кысла (22 июнь – 22 июль) Физик һәм матди ресурсларыгызны сак тотарга тырышыгыз. Шәхси мөнәсәбәтләрдәге узара дәгъвалар җитди гаилә кризисына китерергә мөмкин. Сезгә тыныч булырга киңәш ителә.

Арыслан (23 июль – 23 август) Арысланнарның тормышы үзгәрәчәк, ләкин кайсы якка булуы сезнең алдагы көннәрдәге гамәлләрегезгә бәйле. Һәрхәлдә, сезнең өчен яңа офыклар ачыла, хәтта берәр нәрсә яки берәр кеше белән хушлашырга туры килсә дә. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь) Үз позициягезне, карьерагызны, статусыгызны сакларга теләсәгез, үз-үзегезгә бикләнергә түгел, ә сөйләшергә һәм фикер алышырга туры килер. Сезнең башкалар фикеренә йогынты ясау мөмкинлегегез бар, тик башта бәхәсле мәсьәләләр буенча компромисска барыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Үлчәүләрнең тормышында уңай үзгәрешләр бара. Әгәр нинди дә булса эшкә тотынгансыз икән, туктамагыз, кешеләрнең киңәшләренә һәм тәнкыйтенә колак салмагыз. Шәхси мөнәсәбәтләрне җайлау, гаиләгә гармония кертү өчен яхшы вакыт.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрне җанландыру өчен бик яхшы вакыт. Эштә, эшлекле өлкәдә, гомумән алганда, барысы да яхшы, бу туганнар һәм якыннарыгыз өчен вакыт табарга мөмкинлек бирә.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Катлаулы атна, эштә ачыктан-ачык алга китеш күзәтелми, нигездә, кайберәүләрнең сүзендә тормавы аркасында. Әйләнә-тирәдәгеләрне азрак тәнкыйтьләргә тырышыгыз, ышамый икән - инициативаны үз кулларыгызга алыгыз да эшләгез! 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Ниндидер үзгәрешләр булачак, бигрәк тә бу эшкә кагыла. Иҗтимагый эшләр, өстәмә йөкләмәләр күп булачак. Әйләнә-тирәдәгеләр сезнең көчегезне сизәләр, шуңа күрә күбесе сезгә ярдәм яки киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сорауларыгызга җавап табарга өлкән һәм акыллы кешеләрнең тәҗрибәсе ярдәм итәчәк. Мәгълүматны игътибар белән анализлагыз, кешеләр арасында булырга тырышыгыз – шулай сезгә вәзгыятькә җайлашу җиңелрәк булачак. Шәхси мөнәсәбәтләрегез ныклыкка тикшерү уза.

Балык (19 февраль – 20 март) Кешеләргә дә, үзегезгә дә артык тәнкыйть күзлегеннән карамагыз. Бу мөнәсәбәтләрне саклап калырга ярдәм итәр. Атна башында бөтен мәсьәләләр дә сез теләгәнчә хәл ителер, кулыгызга саллы гына акча кереп сөендерер. Бурычлы Балыклар бурычларыннан котылыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading