16+

Йолдызнамә (1-8 сентябрь)

Атна шәхси инициатива күрсәтү өчен кулай түгел, сезгә хәзер агым уңаена йөзү һәм коллективның бер өлеше булу яхшырак.

Йолдызнамә (1-8 сентябрь)

Атна шәхси инициатива күрсәтү өчен кулай түгел, сезгә хәзер агым уңаена йөзү һәм коллективның бер өлеше булу яхшырак.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кичектергесез эшләрегезне озакка сузмый хәл итәргә тырышыгыз. Атна уртасында сезне яңа очрашулар һәм тәэсирләр, партнерлык мөнәсәбәтләрендә уңышлар шатландырачак. Сүзегезне үлчәп сөйләгез, уйнап әйтелгән сүз конфликтка китерергә мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрне эшлекле очрашуларны планлаштырмау хәерлерәк. Бәхәстә үз карашыгызны гына яклап, оппонентларыгызның аргументларын ишетмәвегез сезнең файдага түгел. Ял көннәре күңелле вакыйгалар белән сөендерер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сезгә ирекле график буенча эш тәкъдим итүләре ихтимал. Баш тартмагыз, бу сезгә эшкә иҗади якын килү мөмкинлеге бирәчәк. Сезгә хәзер тыныч һәм гармонияле шартлар кирәк, шулай булганда, зур уңышларга ирешә аласыз. Алдыгызда ниндидер киртәләр булса да, каушап калмагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Җан тынычлыгы саклагыз. Романтик сәяхәт турында уйлагыз, сезгә яңа тәэсирләр кирәк. Пәнҗешәмбе сезнең өчен атнаның иң уңай көннәренең берсе булырга мөмкин, шуңа күрә бәхет кошын ычкындырмаска теләмәсәгез, ялкаулыгыгызны куалагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Әле һаман отпускта булмадыгызмы? Кичекмәстән җитәкчегезнең өстәленә гариза кертеп салыгыз. Сәламәтлегегез турында үзегез кайгыртмасагыз, кем кайгыртыр?! Пәнҗешәмбе көнне бернинди вәгъдәләр бирмәскә тырышыгыз, сүзегездә тора алмау ихтималы зур.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Эшегез тавык чүпләп бетермәстәй күп. Ялсыз, төшке ашсыз һәм йокысыз эшләү ачуыгызны китерә. Борчылмагыз, әгәр дә ихтыяр көчегезне туплап, күңел тынычлыгын саклап, ашыкмый гына эшләсәгез, барлык проблемаларыгыз да бик тиз хәл ителер. Хезмәттәшләрегездән ярдәм сорарга оялмагыз, бу эшне шактый тизләтәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада сезнең язмышка йогынты ясый торган вакыйгалар булачак, һәм сезнең тормышыгыз яхшы якка үзгәрәчәк. Идеяләрегезне тормышка ашырырга курыкмагыз, гадәттән тыш очрашуга һәм тормышыгыздагы күңелле үзгәрешләргә әзерләнегез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сез иске карашларыгызны үзгәртергә һәм яңалыкларга “әйе” дип әйтергә вакыт җиткәнен аңларсыз. Сездәге үзгәрешләр үзегезгә дә бик ошаячак. Өстәвенә, сезне зур табыш көтә, ниндидер мөһим проектны уңышлы тәмамлыйсыз. Шулай ук йолдызлар сезгә мәхәббәт һәм романтика вәгъдә итә.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Атна шәхси инициатива күрсәтү өчен кулай түгел, сезгә хәзер агым уңаена йөзү һәм коллективның бер өлеше булу яхшырак. Үзегезне өй мәшәкатьләренә багышлау яхшырак булыр, үзегез өчен дә, якыннарыгыз өчен дә уңайлыклар тудырачаксыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Атна шактый киеренке булачак, сабыр булыгыз. Чәршәмбе эштә бәхәскә кермәгез, җитәкчелек күзенә күренмәү яхшырак. Пәнҗешәмбе көнне, киресенчә, сезнең идеяләр барысына да ошаячак, абруегыз үсәчәк. Ләкин үзегез турында мөмкин кадәр азрак сөйләргә тырышыгыз, бигрәк тә чит кешеләргә.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Пәнҗешәмбе эшлекле сөйләшүләр уңышлы булачак, яңа файдалы танышулар мөмкинлеген ычкындырмагыз. Җомга шәхси тормышыгызда җитди карарлар кабул итмәскә, хис-кичерешләрегезне тыярга һәм күңел тигезлеге сакларга тырышыгыз. Ял көннәрен табигатьтә үткәрегез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атнада сезнең инициативага ихтыяҗ зур булачак, хәтта шактый фантастик идеяләрегезне дә кул чабып кабул итәчәкләр. Хезмәттәге казанышларыгыз бик югары бәяләнәчәк, премиягә исәп тота аласыз. Җомга эштә һәм шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар белән сөендерергә вәгъдә итә.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading