16+

Йолдызнамә (11-18 гыйнвар)

Бүгенге эшне иртәгегә калдырмагыз. Бу атнада нинди эшкә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз.

Йолдызнамә (11-18 гыйнвар)

Бүгенге эшне иртәгегә калдырмагыз. Бу атнада нинди эшкә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)   
Сезгә бу атнада эгоизм көчле. Алар үз дөньяларында гына “кайный”, бары үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта. Һәм дөрес эшлиләр дә! Шул рәвешле алар әллә кайчаннан җыелып килгән эшләрен җиңел генә хәл итеп бетерәчәкләр. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Приоритетларны дөрес билгеләргә, һәр көнне мөһим мәсьәләләрне чишүдән башларга киңәш ителә. Үгезбозаулар ниһаять күптән хыялланган әйберләрен сатып алу бәхетенә ирешәчәк. Алар зур гына күләмдә акча эшләп алырлар. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Салкын тидерү яки хроник авырулары борчый башлавы бар. Күпне күрмәскә, артыгын ишетмәскә тырышсагыз, нервларыгыз да нык булыр, эшегез дә җырлап барыр. Тыныч булыгыз!

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Тормышыгызда барлыкка килгән үзгәрешләрдән каушап калмагыз, киресенчә, моннан хозурланырга тырышыгыз. Тормышта бар өлкәдә дә сөенечле яңалыклар көтә. Мондый форсатны кулдан ычкындырмагыз.

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Акча мәсьәләсендә бераз авырлыклар булырга мөмкин, шуңа күрә акчагызны саклапрак тотуыгыз хәерлерәк булыр. Гаиләгезгә карата игътибарлы булыгыз,  аларга мактау сүзләрен күбрәк яудырыргыз, җылы сүзегезне кызганмагыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Сөйгәнегез белән ике арада аңлашылмаучанлыклар булмасын дисәгез, үзегезне борчыган уйларыгызны яшермичә әйтергә өйрәнегез. Сәламәтлегегезгә “төкереп” карау гадәтегезне бетерергә вакыт, үзегезне яратырга кирәк! Җомга күңелегезгә күңелле вакыйгалар көтелә. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Эш “муеннан” Эштә эшләнеп бетмәгән, ашыгыч эшләре тау кебек өелеп тора, гаиләдә дә шул ук хәл. Бөтенесенә дә өлгерер, шул ук вакытта үзеңә авырлык китермәс өчен йомшак телегезне, якты йөзегезне кызганмагыз. Һәм... кызуырак кыймылдагыз. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Ир-хатын мөнәсәбәтләрендә зур сынаулар аша узарга туры килмәгәе. Үз-үзегезгә бикләнмәгез, киресенчә, сезне аңлый торган, киңәш бирердәй кешеләр белән аралашыгыз. Һич тә булмасма, психологка мөрәҗәгать итегез.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Шәхси тормышын җайга салырга теләүчеләр өчен менә дигән вакыт. Яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килү ихтималы зур. Гаиләлеләрнең исә, ике арада бер-берсенә карата ярату хисләре көчәергә мөмкин. Күңелле вакыйгаларга бай атна. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 гыйнвар) 
Атнагызны мөһим эшләргә багышлагыз. 
Курыкмагыз, үзегезне бөтен җирдә иркен тотыгыз. Эшли башланмаган эшне инде эшләнгән эш итеп күз алдыгызга китерегез дә – алга! Вак-төяк мәшәкатьләрне күпертеп, буш урында проблема ясамагыз. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Күңелне борчып торган уйлардан арынырга тырышырга киңәш ителә. Ә моннан иң яхшы дәва – баш белән эшкә чуму, гаилә белән төрле күңелле чараларда катнашу, яки һич булмаса, онытылып күңелле фильм карау. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Бүгенге эшне иртәгегә калдырмагыз. Бу атнада нинди эшкә тотынсагыз да, эшегез уңар, файдаланып калыгыз. Шимбә, ял көннәре көтелмәгән күңелле маҗаралар белән сөендерер. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading