16+

Йолдызнамә (12-19 февраль)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң? Бар да әйбәт булыр төсле.

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң? Бар да әйбәт булыр төсле.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Көндәлек эшләр гадәттәгегә караганда катлаулырак булып күренергә мөмкин. Сабыр булыгыз, авырлыкларны җиңеп чыгачаксыз. Шәхси мөнәсәбәтләргә күбрәк вакыт калсын. Якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрнең нинди булуы нәкъ менә сезгә бәйле. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Кыенлыклар һәм киеренке мизгелләр булачак, әмма тулаем алганда атна күңелле һәм нәтиҗәле узачак. Элек башлаган эшләрне төгәлләп, яңа эшләргә тотыначаксыз. Сез һәр проектның перспективаларын яхшы тоемлыйсыз, көчегезне аек акыл белән бәялисез, кемгә таянырга була, кемгә – юк икәнен дә яхшы чамалыйсыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Атна башы аралашу өчен катлаулырак булачак. Хәтта сез элек яхшы аңлаган һәм ярдәм иткән кешеләр дә үзләрен сәеррәк тота сыман – ул сезне тынычсызланырга мәҗбүр итә. Атнаның икенче яртысында вазгыять яхшыра. Элек «булмый»  дип ярты юлда ташлап калдырган эшләр үзеннән-үзе килеп чыга башлый – әлбәттә, бу сезне илһамландыра. 

Кысла ( 22 июнь-22 июль) 
Бөтен игътибарыгызны эшкә юнәлтегез. Бәлки әлеге эш – нәкъ менә хәзер сез теләгән эш тә түгелдер, ләкин аннан баш тарту – зур хата булачак. Авыр эштән курыкмыйча, үҗәтләнеп эшләгән Кыслаларны зур уңыш көтә. Позитив тенденцияләр тәэсире атна башында көчсез булса да, көннән-көн көчәя барачак. Атна ахырында теләгәнегезгә ирешерсез.

Арыслан ( 23 июль-23 август) 
Атна башы – катлаулы мәсьәләләрне җайга салу өчен кулай. Иллюзияләрсез һәм ялган өметләрсез вазгыятьне аңлау дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк. 

Кыз ( 24 август-23 сентябрь) 
Сезне катлаулы атна көтә. Аның плюсы – элек бик катлаулы булып тоелган нәрсәләрне аңларга өйрәнүдән гыйбарәт. Проблемаларны хәл итүдә җиңел юлларны эзләмәгез. Әгәр дә сез киртәләрне җиңәргә әзер булсагыз һәм чигенергә теләмәсәгез, барлык сынауларны да җиңәрсез. Шикле кешеләрдән, яңа танышлардан ераграк торыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Атна мөһим эшләр өчен кулай түгел, аралашу нисбәтендә дә шактый катлаулы. Тирә-юньдәгеләргә ярарга тырышасыз, ләкин башкалар моны күрмәгәнгә салыша. Эштә дә сездән башкалардан күбрәкне таләп итәләр. Атна ахырында сез яңа дуслар табарсыз. Ниндидер күңелле вакыйгалар, сез күптән көткән үзгәрешләр дә булырга мөмкин.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Атна башы эш һәм бизнес күзлегеннән караганда бик үк уңайлы вакыт түгел. Нәрсәнедер күз уңыннан ычкындыру һәм игътибарсызлык аркасында ниндидер хаталар һәм ялгышлар эшләп атуыгыз ихтимал. Чаяннарның профессиональ һәм шәхси мәнфәгатьләрне аера алмау сәбәпле кыен хәлдә калуы бар. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. 

Укчы (23 ноябрь– 21 декабрь) 
Укчыларга тынычлыкны һәм уңышка ирешүгә ышанычны саклап калу мөһим. Эшләрегезнең ни дәрәҗәдә яхшы баруы да, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрнең ничек булуы да шуңа бәйле. Идеяләрегезнең тормышка ашасына ышанасыз икән – уңыш таулар артында түгел. Финанс өлкәсендә яхшы үзгәрешләр көтелә. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Атна башында мөмкин кадәр тиз һәм нәтиҗәле эшләргә тырышыгыз. Бу күп нәрсәгә ирешеп була торган уңайлы вакыт – аны юкка сарыф итмәгез. Кәҗәмөгезләргә элек өйрәнгән һөнәрләренең кирәге чыгачак. Атна азагында ял итсәгез, яхшырак булыр. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Атна сезгә күңелле сюрпризлар, бүләкләр һәм күптән көтелгән очрашулар вәгъдә итә. Хисләр ташкыны шундый көчле ки, кайчак әйләнә-тирәдәгеләрнең сезгә карата булган кисәтүләренә бик кискен җавап бирәсез. Кадерле кешеләрегез белән ачуланышмагыз. 

Балык (19 февраль-20 март) 
Әйләнә-тирәдәге хәлләрне игътибар белән күзәтеп һәм ашыкмыйча гына, уйлап карарлар кабул итә торган тыныч һәм мөһим атна. Ниндидер яңа һөнәр үзләштерәчәксез. Сезнең өчен гадәти, яхшы таныш нәрсәләргә мөнәсәбәтегезне үзгәртәчәксез.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading