16+

Йолдызнамә (15-22 апрель)

Алдагы бер атна эчендә кемдер гашыйк та булачак, кемгәдер акча ишелеп төшәчәк, ә кемнеңдер сәламәтлеге белән проблемалар булачак.

Йолдызнамә (15-22 апрель)

Алдагы бер атна эчендә кемдер гашыйк та булачак, кемгәдер акча ишелеп төшәчәк, ә кемнеңдер сәламәтлеге белән проблемалар булачак.

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кучкарларны бу көннәрдә көтелмәгән вакыйгалар көтә. Йолдызлар сезгә хәерхаклы, нинди генә эшкә тотынсагыз да, курыкмагыз, һичшиксез, сезгә бәхет елмаячак. Шәхси һәм гаилә тормышыгызда да үзгәрешләр булыр сыман, ялгызлар үз парларын табарга мөмкин. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар өчен искиткеч шәп атна. Мәхәббәт, иҗат һәм балалар белән мөнәсәбәт – барысы да җырлап бара. Ялгыз Үгезбозаулар үзләренең сөйгән ярларын табачак, ә менә гаиләлеләр - бәби алып кайту бәхетенә ирешәчәк. Максатларны дөрес куйсагыз, матди хәлегез яхшырып китәчәк. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләргә йолдызлар тормыштан тәм табып, аннан канәгать булып яшәргә киңәш итә. Менә шул чакта бөтен эшләрегез дә алга барыр, акча мәсьәләсе дә уңай хәл ителер. Балаларыгыз - уңышлары, ә сөйгән ярларыгыз сюрприз һәм бүләкләр белән сөендерер. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларны яңа тормыш көтә. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр, күңелле яңалыклар күп булачак. Яшәү урынын да алмаштырырга туры килүе ихтимал. Йолдызлардан киңәш шул: бер нәрсәдән дә курыкмагыз, үткәннәр белән яшәмәгез. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Планнарыгызның барысы да тормышка ашачак, дип фаразлый йолдызлар. Атна дәвамында яңа танышулар, акчалы һәм кызыклы эш көтә. Төшенкелеккә бирелмәгез: бәхетегез куркып качмасын. Бу атнада онытылмаслык очрашу ихтималы да зур. 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кызларны карьерада зур уңышлар, кызыклы тәкъдимнәр көтә. Сәбәпсезгә дә ачуыгыз кабармасын, тыныч булырга тырышыгыз. Сезнең кәеф булмау әле ул, башкаларның да кәефен бозарга кирәк дигән сүз түгел. Кунак ашы – кара-каршы дигән гыйбарәне онытмагыз. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Бу атнада мәшәкатьләр шулкадәр күп ки, ял итәргә дә вакытыгыз булмаячак. Эш мәсьәләсендә яңалыклар көтә, бәлки, эшегезне алмаштырырга туры килер. Курыкмагыз, барысы да яхшы булачак. Парсыз Үлчәүләр гашыйк булырга мөмкиннәр. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Йолдызлар сезгә мәхәббәт вәгъдә итә. Башыгызны югалтырга тырышмагыз, салкын акыл күп бәлаләрдән йолып кала. Атна карьера баскычы буйлап күтәрелү дә вәгъдә итә. Атна гомумән сөенечләргә бай булачак. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Һәрбер адымыгызны уйлап эшләргә тырышыгыз. Уйланылмыйча эшләнгән эшләрнең күңелсезлекләргә китерерүе ихтимал. Төшенкелеккә бирелмәгез, озакламый сезнең урамда да бәйрәм булыр! 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Кәҗәмөгезләрнең тырышлыгы юкка китми, аларны бу атнада яхшы табыш көтә. Акчагызны әрәм-шәрәм итмәгез. Сәламәтлегегезгә игътибарыгызны арттыру комачау итмәс. Күбрәк саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларның дәрте ташып тора. Максатларга ирешү өчен бик уңай вакыт. Яңа танышлар, фикердәшләр табуыгыз мөмкин. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, үзегезне саклагыз, якыннарыгызга игътибарлы булыгыз. Сезгә дусларыгызның ярдәме кирәк булуы ихтимал. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Иҗат белән шөгыльләнү, ял итеп көч туплау өчен менә дигән вакыт. Уңышлар атнасы. Тормышыгыз төптән үзгәрергә мөмкин. Күңелле яңалыклар һәм хәбәрләр көтә. Үткәннәр белән яшәмәгез, үз-үзегезгә ышаныч кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading