16+

Йолдызнамә (16-23 февраль)

Атна юлда үтәр. Гаиләдәгеләр үзләре янында күбрәк вакыт уздыруыгызны тели. Ә сезнең исә эшнең күплегеннән башыгыз әйләнә. Йолдызлар Сезгә бу атнада тагын ниләр фаразлый икән...

Йолдызнамә (16-23 февраль)

Атна юлда үтәр. Гаиләдәгеләр үзләре янында күбрәк вакыт уздыруыгызны тели. Ә сезнең исә эшнең күплегеннән башыгыз әйләнә. Йолдызлар Сезгә бу атнада тагын ниләр фаразлый икән...

Кучкар (21 март - 20 апрель)
Гаиләдә җылы мөгаләмә хөкем сөрә. Акча мәсьәләсендә борчылмагыз, аны бик җайлы хәл итәрсез. Ә менә эштә итәк-чабуларыгызны җыебрак йөрсәгез комачауламас. Көнчеләрдән сак булыгыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Эш урынын алмаштырырга теләүчеләргә ашыкмаска киңәш ителә. Бу теләк сезнең кәефегез үзгәрү белән генә бәйле сыман. Яраткан кешегезнең ачуын китермәскә тырышыгыз. Үпкәләшкән парларга дуслашу өчен җомга көн кулай.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Могҗизаларга бай атна. Хезмәттәшгез һич көтмәгәндә мәхәббәтен аңлатуы ихтимал. Үч итеп сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрегезне катлауландырмагыз, чит-ятларга күз салмагыз.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Матур сюрпризлар көтә. Күптән күрешмәгән сыйныфташыгызны яки танышыгызны очратырга мөмкинсез. Сылуланам дип, белер-белмәс нәрсәләр эчмәгез. Хәлдән таеп егылыр дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнү киңәш ителми.

Арыслан (23 июль - 23 август)
Уңыш елмаеп кына тора. Моны үзегез дә сизәсез. Менә гел шул “дулкында” булырга тырышыгыз. Мәхәббәт өлкәсендә җитди адымнар ясарга курыкмагыз. Тимерне кызуында сугыгыз.

Кыз 24 август – 23 сентябрь
Туганнарыгыз, дусларыгыз белән сабыррак булыгыз. Сүзгә килмәскә тырышыгыз. Бәхәстән ераграк йөрегез. Эш урынында артыгын сөйләшмәвегез хәерлерәк. Акчагызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Кирәкмәгәнгә кәефегезне бозмагыз. Йокларга вакытында ятарга тырышыгыз, саф һавада йөрегез, күңелегезгә рәхәтлек бирә торган дусларыгыз белән аралашыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Артык йомшак булырга, кешенең һәр әйткән сүзенә ышанырга ярамый, дип кечкенәдән тукып торсалар да, табигатегез үзенекен итә. Сезгә кирәк урында “юк” дип әйтә белергә өйрәнергә кирәк. Эштәге күңелсезлекләрне өегезгә алып кайтмагыз.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Дуслар бераз гына нерв кылларында уйнап алачак. Гайбәт сөйләүчеләргә исегез китмәсен. Яман сүзләрне күңелегезгә бик үк кертмәскә тырышыгыз. Ә менә эштә уңышлар һәм күңелле сюрприз көтә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 январь)
Атна юлда үтәр. Гаиләдәгеләр үзләре янында күбрәк вакыт уздыруыгызны тели. Ә сезнең исә эшнең күплегеннән башыгыз әйләнә. Гаиләдәгеләргә күңелегезне ачарга курыкмагыз, алар сезне аңлар.

Сукояр (21 январь – 18 февраль)
Кесә ягы калынаю ихтималы зур, карьера үсеше дә көтелә. Форсатны кулдан ычкындырмаска тырышыгыз. Бераз гына кырысрак булсагыз да комачауламас иде. Муеныгызга менеп атланучыларны селкеп төшерергә вакыт.

Балык (19 февраль - 20 март)
Эшегез бетмәс кебек тоелса да, башкарып чыккач, исегез китәчәк. Ә акчасын алу ничек күңелле, әйеме?! Көтелмәгән шатлыктан кәефләрегез тагын да күтәрелер әле.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading