Эштән бәхет мулдан. Бер нәрсәдән дә курыкмагыз, тәвәккәл булыгыз. Бөтенләй эшләп карамаган, сезгә таныш булмаган эш булса да, ерып чыгачаксыз.
Кучкар (21 март - 20 апрель)
Мин-минлекне йөгәнләргә туры киләчәк. Планнарыгызны тормышка ашырырга теләсәгез, борынны өскә чөю дигән нәрсәне онытып торырга туры киләчәк.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Атна туган-тумача, дус-ишнең гозерләрен үтәп үтеп китәчәк. Булышырга кирәк, тик үзегез турында да онытырга ярамый.
Күчемсез милек белән бәйле сөенечле хәбәр алырсыз.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Кайда гына булсагыз да, гел мактау сүзләре генә ишетерсез. Бу – арада көнчелек тудыруга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен кешегә эчегезне ачмагыз. Сәяхәт өчен дә уңышлы атна.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Мирас белән бәйле мәсьәләләргә җитди карагыз. Кирәкле документларны үз вакытында әзерләп бетерү ягын карагыз. Эш урынын алыштырудан курыкмагыз. Сез шул рәвешле акча ягын яхшырта алырсыз.
Арыслан (23 июль - 23 август)
Керемле эш тәкъдим итүләре ихтимал. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Ләкин беренче вакытта яңа эш урынында хезмәттәшләрегезне читтән генә күзәтеп, кемнең-кем икәнлеген аңлагыз.
Кыз 24 август - 23 сентябрь
Гаиләдәгеләрнең сабырлык казаннары ташып чыгарга охшап тора. Эгоизмның яхшыга илтмәгәнлеген ниһаять аңларга мәҗбүр булырсыз. Чөнки моны аларның колакларына киртләүче табылачак.
Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Сабырсызланып кулыгызга керергә торган уңышны ычкындыра күрмәгез. Бу тормыштагы бөтен өлкәгә дә кагыла. Яңа эш тәкъдим итәргә мөмкинләр. Юк, дип әйтмәгез, югыйсә, ахырдан үкенерсез.
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Кирәкле урында, кирәкле кешеләр белән танышу карьера үсеше алып килергә мөмкин. Сезгә кирәкле урында “юк” дип әйтә белергә өйрәнергә кирәк. Күперләрне яндыргансыз икән, артка борылып карамагыз.
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Эштә дә, шәхси тормышыгызда да бөтенесе ал да гөл булачак. Ялгызлар мәхәббәтен очратырга мөмкин, ә аның никах белән тәмамлану ихтималы зур.
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Эштән бәхет мулдан. Бер нәрсәдән дә курыкмагыз, тәвәккәл булыгыз. Бөтенләй эшләп карамаган, сезгә таныш булмаган эш булса да, ерып чыгачаксыз.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Энергия елга ярыннан агып чыккан су кебек ташый. Үзләре генә тик тормау җитмәгән, башкаларны да эшкә җигәләр. Аның каравы, эшләренең нәтиҗәсеннән бик канәгать булачаклар.
Балык (19 февраль - 20 март)
Яңа тәкъдимнәргә ризалашырга ашыкмагыз, башта бик яхшылап уйлагыз. Тормышыгызда сезгә сиздерми генә ярдәм итәргә теләүче кеше барлыкка киләчәк. Алга таба мөнәсәбәтләрегезне ни дәрәҗәгә җиткерү сезнең үзегездән тора.
Фото: https://pxhere.com/ru/photo/265622
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар