16+

Йолдызнамә (21-28 сентябрь)

Сезне кимсеткән кешегә начарлык теләмәгез, чөнки теләгегез бик тиз чынга ашарга мөмкин. Чакырган җиргә барыгыз, куган җирдән качыгыз. Үз эчегезгә бикләнмәгез.

Йолдызнамә (21-28 сентябрь)

Сезне кимсеткән кешегә начарлык теләмәгез, чөнки теләгегез бик тиз чынга ашарга мөмкин. Чакырган җиргә барыгыз, куган җирдән качыгыз. Үз эчегезгә бикләнмәгез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Һөнәри яктан сәләтегезне күрсәтергә читенсенмәгез. Уңышларыгыз дан-шөһрәт һәм танылу китерәчәк. Шимбә рәхәтләнеп ял итегез, эш турында уйламаска тырышыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Яхшы әңгәмәдәшче булу өчен күп сөйләү мөһим түгел, тыңлый белү күпкә отышлырак. Яңа эшләр башлап җибәрер алдыннан игътибарлырак булыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Табыш китерә торган тәкъдимнәрне кулдын ычкындырмагыз. Вакытыгызны юк-бар нәрсәгә сарыф итмәгез. Сезне күңелле сәфәр көтә. Акча сезнең кесәдән чыкмас.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үзсүзлек күрсәтү сезнең файдага түгел. Үз-үзеңә артык ышану да матур нәтиҗәләргә китермәс. Үзегезгә артык таләпчән булмагыз. Сезгә ял кирәк. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Җаваплылык, игътибар таләп итә торган эшләр чыгып кына торачак. Бөтен эшне берьюлы эшләргә тырышмагыз. Аны бүтәннәргә дә бүлеп бирергә яки ярдәм сорарга читенсенмәгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Вакытында дәшми калу – җиңелү түгел, киресенчә акыллылык сыйфаты. Үзегез дә сизмичә дошманнарыгызның санын арттыра күрмәгез. Аңлашылмаучанлыкларны кичектермичә, шунда ук хәл итегез. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Хыялларыгызны тормышка ашырыр вакыт җитте. Яңача уйлап, яңача яши башлап карагыз әле! Хәтта эшегезне алыштырырга да курыкмагыз. Өйдәге бөтен кирәксез әйберләрне дә чыгарып атыгыз. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Атна уртасында башлаган эш уңышлы булачак. Атна ахырына яңа планнар корыгыз, алар барысы да җиңел генә тормышка ашачак. Гаиләдә җитди үзгәрешләр көтелә. Сюрпризларга әзер булыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезне кимсеткән кешегә начарлык теләмәгез, чөнки теләгегез бик тиз чынга ашарга мөмкин. Чакырган җиргә барыгыз, куган җирдән качыгыз. Үз эчегезгә бикләнмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Эш буенча кызыклы тәкъдим булачак, тик карар кабул итәргә ашыкмагыз. Башта таләпләрегезне ачыктан-ачык әйтегез. Тәнкыйть  сүзләренә үпкәләмәгез. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сишәмбедән энергиягез, көчегез артуын тоярсыз. Эш башлангычыгыз шактый уңышлы булырга охшап тора. Монда дусларыгызның ярдәме зур булачак. Иске дусларыгызны кунакка чакырыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Һич уйламаган кешенең хисләрен ачып салуы сезне аптырашта калдырыр. Юк, дип кистереп әйтергә ашыкмагыз. Әлегә булдыра алмаган эшләр өчен борчылып үзегезне “ватмагыз” – җае чыгар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading