16+

Йолдызнамә (23-30 декабрь)

Кучкар (21 март-20 апрель) Үҗәтлегегезне күрсәтергә курыкмагыз.

Кучкар (21 март-20 апрель) Үҗәтлегегезне күрсәтергә курыкмагыз.

Эштә тәкъдимнәрегезне әйтүдән дә читенсенмәгез, аларны уңай бәяләрләр. Кайчандыр сезгә ышандырып үтәмәгән вәгъдәсен ипләп кенә җитәкчегезнең исенә төшерегез. Шимбә һәм якшәмбене тулысынча ял итүгә багышлау файдалы булачак. Вакытыгызны саф һавада күбрәк үткәрегез.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Серләрегезне тулысынча бүлешкән кешедән сакланырга кирәк. Ул сезнең ышанычыгыздан файдаланып зыян салырга мөмкин. Чәршәмбе элегрәк җибәрелгән хаталарны төзәтергә мөмкинлек бар. Җомга көнне өстәмә керем керүе мөмкин. Ял көннәре уңай кәеф белән сөендерер. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Нинди генә эшкә тотынсагыз да, тыныч булыгыз, тыныч күңел белән башлаган эш кенә яхшы нәтиҗә бирә. Сөйгәнегезнең идея-тәкъдимнәрен хуплау һәм аларны тормышка ашырырга булышу – киләчәктә икеләтә яхшылык белән әйләнеп кайтачак. Абруйлы кешедән тәкъдим керә, җитди карагыз.

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Атна күңелле мизгелләргә бай. Фикердәшләрегез белән яңа проектлар турында фикер алышулар булачак. Ниһаять, күптән хыялланган эш белән шөгыльләнә башлаячаксыз. Чынга ашмас булып тоелган хыялыгыз атна ахырына тормышка ашачак. Иң мөһиме, планнарыгыз турында алдан ук беркемгә дә сөйләмәгез.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Эшкә мөнәсәбәтле кызыклы гына альтернатива барлыкка килергә мөмкин. Карар кабул иткәнче, ышанычлы кешеләр белән киңәшеп алыгыз. Дөрес юлны сайласагыз, кесә ягыгыз хәйран гына калынаер. Алдагы тормышта файда китерерлек яңа таныш­лар барлыкка килергә мөмкин.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Тормышыгыздагы аңлашылмаучанлыклар, ниһаять, хәл ителәчәк. Тыныч, продуктив чор башлана. Атна уртасында көтелмәгән сәфәр яки ниндидер мөһим эш килеп чыгарга мөмкин. Шәхси тормышыгызны чит кешеләрдән саклагыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Әле кичә генә уңыш сездән читкә борылган төсле тоелса, бүгеннән яхшы якка үзгәрешләр башланачак, бик күп мөмкинлекләр ачылачак. Тормышыгызда – уңай чор, аннан файдаланып калыгыз. Мәгълүмат, медицина тикшерүе һәм ремонт эшләре белән бәйле эшләрегезне шушы арада тизрәк тәмамларга кирәк. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Сездә кешеләрне ышандыру сәләте зур. Хәтта ул үткән атнада эшләгән начар гамәлегезне дә оныттырачак. Сәфәрләрегез уңышлы булачак. Гаиләдәгеләр белән киләчәккә планнар һәм чыгымнар турында фикер алышу өчен җомга көн уңайлы. Ял көннәрендә бик сагынган кешегезне очратырсыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Бу атнада финанс мәсьәләләре белән шөгыльләнергә кирәкми. Әгәр кичектерергә ярамый торган эш икән, атна уртасында эшләү яхшырак. Проблемаларны гадәтләнгән ысул белән хәл итү тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Сезгә яңа ысуллар уйлап табарга туры киләчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Соңгы вакытта гел кичектерелеп килгән эш белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Эшлекле очрашуларны эш көненең беренче яртысында үткәрергә тырышыгыз. Күңел тынычсызлыгы, үз-­үзегезгә ышанмау кебек сезне бимазалап торган хисләр атна азагына эреп югалачак.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Үзегездә арыганлык тоясыз. Яраткан кешегезгә карата булган канәгатьсезлек җелегегезне суыра, аның һәр әйткән сүзе бәгырегезне телә. Бер атнаны тормышыгыздагы борылыш чоры дип әйтергә дә мөмкин. Иң мөһиме – тынычлык, озакламый барысы да яхшы булыр.

Балык (19 февраль-20 март) 
Алдыгызда торган сайлау сезне аптырашта калдыра. Нишләргә? Интуициягезне тыңласагыз, дөрес карар кабул итәрсез. Җомга яшь коллегагыз сезгә яхшы киңәш бирер, ул киңәшкә колак салыгыз. Ял көннәрендә яраткан кешегез белән ызгышу ихтималы бар. Вазгыятьне төзәтү өчен сүзләр түгел, ә эшләр ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading