16+

Йолдызнамә (25 август – 1 сентябрь)

Ихтыяр көчегезне туплагыз, чөнки сезне алда шактый киеренке атна көтә. Сезгә күңел төшенкелеген җиңү бик мөһим, һәм нәтиҗәләр дә үзен озак көттермәячәк. Ә сезгә йолдызлар ни вәгьдә итә?

Йолдызнамә (25 август – 1 сентябрь)

Ихтыяр көчегезне туплагыз, чөнки сезне алда шактый киеренке атна көтә. Сезгә күңел төшенкелеген җиңү бик мөһим, һәм нәтиҗәләр дә үзен озак көттермәячәк. Ә сезгә йолдызлар ни вәгьдә итә?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Эш алмаштыру, яңа мәхәббәт яки яңа йорт сатып алу, йә бүтән төрле башка өлкәме – барысында да сезне уңышлар көтә. Сишәмбе һәм шимбә көнне сезгә кызыклы яңалыклар килеп ирешер.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Эшлекле партнерларыгыз һәм якын кешеләрегез белән теләсә нинди мөнәсәбәтләрне дә җиңел генә җайга сала алачаксыз. Җомга үгет-нәсихәткә, ялкаулыкка бирелмәскә һәм артык күп акча сарыф итмәскә тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Интуициягез сезгә уңыш китерәчәк, тик тәвәккәл булыгыз. Үз өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз, барысы да сез теләгәнчә булачак. Сезнең фикерегезгә хәзер колак салалар.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Шәхси һәм эш урынындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен уңайлы вакыт. Үзегезнең идеяләрегезне тормышка ашыру өчен акча табу шансы зур. Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр, якты очрашулар, күрешүләр булырга мөмкин. Арыслан (23 июль – 23 август)
Гел хәрәкәттә булыгыз. Үз сәләтләрегездән, мөмкинлекләрегездән һәм теләкләрегездән оялмагыз. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз, алар сезгә үзегез билгеләгән максатка ирешүдә ярдәм итәр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу атнада сезгә ял итәргә насыйп булмас ахрысы, киресенчә, барлык өлкәләрдә дә активлык күрсәтергә кирәк булачак. Планнарыгызны тормышка ашырырга сезгә ышанычлы дусларыгыз ярдәм итәчәк. Яраткан кешегез, шулай ук, янәшәгездә булачак.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнада сезгә игътибар үзәгендә булырга, кирәкле элемтәләр урнаштырырга туры киләчәк. Сез – компаниянең җаны, шулай булгач, кунакка барудан баш тартмагыз. Тик  күңел ачу өчен акча күп туздырмагыз, бик тиздән сезгә акча кирәк булачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Ихтыяр көчегезне туплагыз, чөнки сезне алда шактый киеренке атна көтә. Сезгә күңел төшенкелеген җиңү бик мөһим, һәм нәтиҗәләр дә үзен озак көттермәячәк. Үзегезнең иҗади потенциалыгызны ачыгыз, үз осталыгыгызны гамәлдә кулланыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Һәр адымыгызны уйлап эшләгез. Эшне үзагымга җибәрергә кирәкми. Бу барысына да кагыла: бәйрәм мәҗлесе оештыру, бүләкләр сатып алу, ял көннәрен планлаштыру. Атна азагы ремонт башлау яки сәяхәтләр өчен уңайлы.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнада иҗади потенциалны үстерүгә бәйле бурычлар иң яхшы рәвештә хәл ителәчәк. Тынычлык саклагыз һәм сезнең барысы да килеп чыгарга тиеш. Ял көннәрен өйдә, гаилә даирәсендә үткәрү яхшырак.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сукоярларның теләкләре кабул була торган атна! Файдаланып калыгыз. Сез үзегезне генә түгел, бүтәннәрне дә сөендерә аласыз. Атна азагында сөйгәнегез белән үпкәләшмәскә тырышыгыз, үпкәләшү озакка сузылырга мөмкин.  

Балык (19 февраль – 20 март)
Эш буенча партнерлар белән мөнәсәбәтләрне стратегик яктан дөрес төзергә кирәк, һәм ул вакытта күп кенә проблемалар үзеннән-үзе хәл ителәчәк. Бәйрәмнәрдә эшләргә ризалашырга кирәкми, ял итәргә тырышыгыз.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading