16+

Йолдызнамә (25 гыйнвар – 1 февраль)

Мөһим эшләрегезне икенче көнгә калдырмаска тырышыгыз. Тимерне кызуында сугыгыз. Никадәр тизрәк карар бабул итсәгез, эш нәтиҗәгез дә шул кадәр югарырак булыр.

Йолдызнамә (25 гыйнвар – 1 февраль)

Мөһим эшләрегезне икенче көнгә калдырмаска тырышыгыз. Тимерне кызуында сугыгыз. Никадәр тизрәк карар бабул итсәгез, эш нәтиҗәгез дә шул кадәр югарырак булыр.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Зур планнар кормау хәерлерәк. Барыбер аларны үзгәртергә туры киләчәк. Нинди эшкә алынсагыз да үз көчегезгә генә таяныгыз. Күңелегездәге  икеләнүләрне куыгыз. Үзегезгә ышанырга кирәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Тормышта нәрсә теләгәнегезне яхшы беләсез, шуңа күрә үз кыйблагыздан читкә тайпылмагыз. Күп көч сарыф иткән эшегезнең нәтиҗәсен күрерсез. Ял итәргә онытмагыз. Сезгә генә ат кебек җигелеп эшләргә димәгән. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Тапкырлыгыгызга көнләшеп карарлар. Кирәкле вакытта кирәкле сорауларга җавапны бик тиз табарсыз. Бер эшне дә иртәгеге көнгә калдырмый торган гадәтегез сезгә уңышка ирешергә ярдәм итә. Интуциягезгә  таянып эшләгез – ул сезне беркайчан алдамый.   

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Күп мәсьәләләрне үзегез генә ерып чыкканга күңелегез күтәрелер. Бу сездә үз көчегезгә ышаныч барлыкка китерәчәк. Стандарт булмаган фикер йөртүегез дә сезнең файдага булачак. Күңелле атна!

Арыслан (23 июль-23 август) 
Алдыгызга бик зур максатлар куясыз, ләкин аларны тормышка ашырыр өчен сезгә бик күп көч куярга туры киләчәк. Максатлар югарырак булган саен, аларга ирешү дә шуның кадәр кыенрак булачак. Әмма сезгә булыша алырдай яңа танышлар барлыкка килергә мөмкин.

 Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Эшләрегез теләгәнчә генә бармый, ләкин аларны ахырына җиткерү мөмкинлеге зур. Хисләргә, төшенкелеккә бирелмичә эшегезне дәвам итегез. Ачуыгызны китереп, аяк астында буталучыларга мыек астыннан гына елмаеп карагыз. Сезнең өчен иң мөһиме – нәтиҗә.  

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Эш белән шәхси мөнәсәбәтләрне катнаштырмагыз. Кеше турында шәхси фикерегезгә таянып кына начар уйларга ашыкмагыз. Дус-иш, туган-тумача каршында дәрәҗәгез дә көннән-көн артыр, аларның сезгә карата мөнәсәбәте тагын да яхшы якка үзгәрер.       

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Акча мәсьәләсендә уңыш елмая. Саллы гына табыш китерүче эш килеп чыгар. Хезмәт баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге дә бар. Бөтен эшегез дә җайлы гына барыр дип әйтеп булмый, әмма канәгать калырсыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Әле кайчан гына бер-берегезне ярты сүздән аңлагашкан кешеләр белән уртак тел табуы авырлашырга мөмкин. Борчылмагыз, бу аңлашылмаучанлыклар тиз узар. Эшлекле аралашудан мәхәббәт хисләре бөреләнергә мөмкин. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Мөһим эшләрегезне икенче көнгә калдырмаска тырышыгыз. Тимерне кызуында сугыгыз. Никадәр тизрәк карар бабул итсәгез, эш нәтиҗәгез дә шул кадәр югарырак булыр. Кызып китеп авыр сүз әйтеп үпкәләткән кешедән гафу сорагыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Сездә вак-төяк детальләргә игътибар итү сәләте бар. Шуның белән башкалардан аерылып торасыз да. Бу сәләтегез аркасында авыр кебек күренгән эшне җиңел башкарып чыгарсыз. Фикерләре сезнеке белән туры килмәгән кешеләр белән аралашу яңа мөмкинлекләр ачар. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Артык тырышып ташлавыгыз сезне, киресенчә, хезмәттәшләрегез алдында начар яктан күрсәтергә мөмкин. Ашыкмыйча, үз җаегызга гына эшләгез, кеше эшенә тыкшынмагыз, күпне күрмәгез, ишетмәгез. Атна ахырында зур сөенеч ишетеп, түбәгез күккә тияр.   
 

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading