16+

Йолдызнамә (26 август - 2 сентябрь)

Хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. Йолдызлар сезгә үзе юл күрсәтә.

Йолдызнамә (26 август - 2 сентябрь)

Хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. Йолдызлар сезгә үзе юл күрсәтә.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Көчегезне һәм вакытыгызны чит кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә сарыф итмәгез. Ләкин бу ярдәм сораучылардан йөз чөерү дигән сүз түгел. Күптән җыелып килгән эшләрне төгәлләргә тырышыгыз. Атна ахырында яңа проектка керешү ихтималы зур.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Ничек кенә ачуыгызны китерергә тырышмасыннар, кәефегез кырылганны йөзегезгә дә чыгармагыз. “Дошманыгыз” йомшак урыныгызны белми аптырасын. Конфликтка кермәгез. Киңәш бирүче “дуслар”ыгызны тыңлагыз, үзегезчә эшләгез. Бу атнаның девизы шул сезгә.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Игезәкләр өчен бу атна уңышлы. Аларның күптәнге планнарын тормышка ашыру бәхетеннән башлары күккә тиячәк. Кыйммәтле әйберләр, күчемсез милек сатып алу өчен дә кулай вакыт. Ялгыз Игезәкләргә йолдызлар мәхәббәт вәгъдә итә.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Буш, мәгънәсез сөйләшүләргә вакытыгызны сарыф итмәгез. Кыслаларның мәшәкате колактан ашкан: аларга берьюлы берничә эш белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Шәхси мөнәсәбәтләрегезне җайга салуны сузмагыз. Ике арадагы аңлашылмаучанлыкларга нокта кую өчен уңай вакыт.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Арысланнарга азрак кына телләрен тыярга, минминлекләрен онытып торырга туры килер. Югыйсә, хезмәттәшләрегез белән ике арада конфликт килеп чыгарга мөмкин. Вакыйгаларны ашыктырмагыз, эшләрегез үз җаена барсын, югыйсә иске тырмага басып, тагын маңгаегызны “яруыгыз” бар.

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кызлар үзләренең эчке сиземләвенә, интуицияләренә таянсалар, оттырмаслар. Ялгышудан куркып, тагын бер ялгышлык эшләмәгез. Кеше сүзен тыңламагыз, бәхетне җимерү җиңел, ә менә яңадан бәхетле булуы авыр. Шулай икәненә үзегез дә инанырсыз.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Бу атнаның девизы – ашыкмаска һәм... ачуланмаска! Хисләргә бирелүегезнең бик үк күңелле нәтиҗәләргә китермәве ихтимал. Бик ашыгыч булмаса, проблемаларыгызны хәл итүне аз гына кичектереп торыгыз. Җаныгыз теләгән шөгыль белән шөгыльләнегез. Файдасы күбрәк булыр.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Маҗараларга, күңелле вакыйгаларга бай атна. Үзегез өчен бик мөһим булган бер сорауга җавап табарсыз. Күп кенә проблемаларны хәл итү, элек җибәрелгән хаталарны төзәтү, элек килеп чыкмаган эшләрне эшләү мөмкинлеге туачак. Үз-үзегезгә ышану - уңышның яртысы, шулай булгач, аны бернинди шартларда да югалтмагыз.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Укчыларның бер нәрсә дә эшлисе килми торган күңел халәте. Бөтен эшләрен ташлап, фәлсәфәгә биреләсе, хыял диңгезендә йөзәсе килә аларның. Һәм... дөрес эшлиләр дә. Бу атна Укчылар өчен ял итү, сәяхәткә чыгу, яңа танышлар табу өчен уңышлы.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Яңа проектлар башлап җибәрү өчен уңышлы чор. Артыгы белән җаваплы һәм эшне җиренә җиткереп эшләүче Кәҗәмөгезләр гадәттә ниндидер җаваплы эш башлар алдыннан куркып калучан. Хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз. Йолдызлар сезгә үзе юл күрсәтә.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Сукоярларның бишкә ярылырдай мәшәкатьле чагы. Өсте өстенә иелгән эшнең күплегеннән аптырап калган Сукоярлар берничә эшне берьюлы башкармакчы. Алай эшләргә кирәкми, чөнки файдасы шуның кадәр генә булачак. Иң башта уйларыгызны тәртипкә салыгыз.

Балык  (19 февраль - 20 март)
Сезнең әйләнә-тирәдәгеләргә һәм гомумән дөньяга карата мөнәсәбәтегездә күп нәрсә үзгәрәчәк. Бу сезне элек аптырашта калдырган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Романтик мөнәсәбәтләр башлану ихтималы зур. Сез сөйкемле һәм сезгә гашыйк булу бик җиңел.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading