16+

Йолдызнамә (26 февраль – 4 март)

Бер атна эчендә безне ни көтә? Йолдызнамәгә күз салыгыз!

Бер атна эчендә безне ни көтә? Йолдызнамәгә күз салыгыз!

Кучкар
Эшегез күп булыр. Җитмәсә мөһим карар кабул итәргә дә туры киләчәк. Якыннарыгыз сезнең яклы. Барысы да әйбәт булачак. Шуңа алдан ук борычылып куймагыз. Һәрвакыт үзегез өчен ял минуты һәм сезгә кадерле, якын булган кешеләр белән аралашырга вакыт табыгыз.

Үгезбозау
Озак көтелгән яхшы хәбәрләр алырсыз. Вакыйгалар әйбәт булачак. Алар кайбер мәсьәләне чишәргә булышыр. Тиз, ләкин ашыкмыйча эшләгез. Үзегезне талантыгызны күрсәтә аласыз. Эчке тоемлавыгыз көчәеп китеп, дөрес юл сайларга булышачак.

Игезәкләр
Кызыклы вакыйгалар көтә. Атна бик ыгы-зыгылы булыр төсле. Үзегезнең икенче яртыгызга - хәләлегезгә җитәрлек игътибар бирегез. Югыйсә, үпкәләтүегез бар. Үзегезнең ихтыяҗ турында да искә төшерә аласыз. Планнарны тормышка ашырыр һәм актив хәрәкәт өчен яхшы вакыт.

Кысла
Уңыш сезнең якта. Яңа проектлар башлау өчен әйбәт вакыт. Ләкин алар алдан ныклап уйланылган булырга тиеш. Сезгә һөнәри бурычыгызны да өй мәшәкатьләрен дә берләштерергә мөмкин булачак. Белемегезне күтәрү өстендә эшләгез. Кеше фикерен кабул итәргә өйрәнегез.

Арыслан
Энергиягез күтәрелештә булачак. Сез эшләргә, үзегезнең иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәтергә әзер. Аралашу бик җиңел булачак. Контрактлар, төрле эш кәгазьләреенә кул куйганда игътибар белән укыгыз. Эшегездә аңлашылмаучанлыклар булырга мөмкин, аларга тыныч карарга кирәк.

Кыз
Негатив борчулардан арынып, хисләрегезне яңарта алачаксыз. Сорауларыгызга җавап табылыр. Бернигә дә карамастан әйбәтрәк булачаксыз. Сәламәтлеккә игътибар бирегез. Профилактик тикшеренүләрне узарга һәм сәламәтләндерү процедуралары белән шөгыльләнергә кирәк булыр.

Үлчәү
Бер нәрсә планлаштырып, бөтенләй башка нәрсә килеп чыгар. Әйтеп бетермәгән сүз яки дөрес әйтелмәгән гыйбарә сәбәпле мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучылык булырга мөмкин. Позитив кәефегезне саклагыз. Давалану яки профилактика курсларын башларга мөмкин.

Чаян
Һөнәри җиңүләр көтә. Әгәр дә тырышып эшләсәгез һәм теләгегез булса, үзегезнең күп планнарыгызны тормышка ашыра алачаксыз. Гаилә мөнәсәбәтләрендә күптән көтелгән аңлашучанлык булыр. Эчке омтылышларыгызны аңлаганда, күп өлкәдә баланска ирешергә мөмкин.

Укчы
Эшегездә комачаулыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Артык эмоцияләргә бирелеп китеп, хисләрегезне тезгендә тоту авыр булачак. Әгәр дә ни дә булса план буенча килеп чыкмаса, борчылмагыз. Алдан уйланмаган сатып алулардан сакланыгыз. Ялгызларга мәхәббәт елмаерга мөмкин.

Кәҗәмөгез
Сезне маҗаралар, романтика көтә. Моны үзегезнең гаилә эчендә табарга тырышыгыз. Әгәр дә таудан шусагыз яки скалодромга барып кайтсагыз, тормышыгыз яңа төсмерләр белән баер. Бергәләп уеннар, кич утырулар оештырыгыз. Сезнең теләк-хисләрне гаиләгездән, балаларыгыздан ныграк кем бәяли алсын?

Сукояр
Хисләрегезнең арыганын сизәрсез. Мөмкин булганда контактларыгызны киметегез. Ялгыз йөреп керүләр оештырып, беркем дә сезнең кәефне боза алмый торган мохит оештырыгыз. Тынычландыру өчен сыра һәм тәмәкене кулланмагыз. Ярдәм итми.

Балыклар
Гаҗәпләндерә һәм сөендерә торган яңалык ишетерсез. Өйдәгеләрнең уйламыйча әйткән сүзләренә кискен җавап бирмәгез. Бәлки аларның эшләре бик бармыйдыр. Чын күңелдән сөйләшүләр, күңелле очрашулар көтә. Әйләнә-тирәгездәге бар нәрсәдән дә яхшы яклар гына табыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading