16+

Йолдызнамә (26 октябрь – 2 ноябрь)

Кызмаска, сабыр булырга тырышыгыз. Эш-мәшәкатьләрне икенче урынга куеп торыгыз, хәзер сезнең өчен сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Буш вакытыгызны үзегезгә багышлагыз.

Йолдызнамә (26 октябрь – 2 ноябрь)

Кызмаска, сабыр булырга тырышыгыз. Эш-мәшәкатьләрне икенче урынга куеп торыгыз, хәзер сезнең өчен сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Буш вакытыгызны үзегезгә багышлагыз.

Кучкар (20-26 июнь) 
Кучкарларга кызыктыргыч эш тәкъдим итүләре ихтимал. Тик аны кабул итәргә ашыкмагыз. Башта үзегезгә: “Бу миңа нинди файда китерер?” дигән сорау биреп карагыз. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Атна ахыры Үгезбозауларга яңа мөмкинлекләр ачачак. Яңа эшкә күчәсегез, яки тормышыгызны бөтенләй икенче якка борып җибәрәсегез килә икән, һич икеләнмичә, йөрәгегез кушканча эшләгез! 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Игезәкләрне бик кызыклы атна көтә. Муеннан эшкә чумган Игезәкләрнең дәрт-дәрманы ташып торачак. Эшкә кулыгыз ябышкан чакта дорсаттан файдаланып калыгыз. 

Кысла (22 июнь-22 июль)
Кулланылмый яткан әйберләрегезне чыгарып ташлагыз, уй-фикерләрегезне тәртипкә салыгыз. Яңа дусларга артык өстенлек бирмәгез. Еллар дәвамында сыналган дусларыгыз белән күбрәк аралашыгыз. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Уңышка ирешәсегезгә ышанганычыгызны бер вакытта да югалтмагыз. Шул чакта гына максатыгызга җиңел ирешерсез. Кешеләр алдында сер бирмәгез, артык сүз сөйләмәгез. Йокларга вакытында ятарга тырышыгыз.  

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Бу арада Кызларның тиктомалдан гына да ачуы кабарып йөри. Аларның кемгә булса да гел бәйләнеп кенә торасылары килә. Үзегезнең дә, башкаларның да кәефен төшермәгез – сезгә киңәш шул. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Мәктәп елларында яратып йөргән кешегезне очратуыгыз ихтимал. Хисләрегез кабат кабынырга мөмкин. Ләкин ялгыш адым ясый күрмәгез. Ул да, сез дә мәктәп чоры балалары түгел бит инде. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Сезгә бераз тормышыгызга үзгәреш кертергә кирәк. Чөнки, бертөрлелек сезне туйдырырга мөмкин. Бу уй-фикергә дә, төс-кыяфәткә дә, өс-башка да кагыла. Ялгызакларның мәхәббәтен очрату ихтималы зур. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Шәхси тормышыгыз аксыймы? Тиз арада үпкәләткән кешеләрегездән гафу үтенегез. Горурлык күп очракта яхшыга алып бармый. Холкыгызны йөгәнләргә өйрәнегез.    

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Кәҗәмөгезләрнең тырыш, үҗәт булуы бик үк җиңел булмаган ситуацияләрдән дә җиңел генә чыгарга ярдәм итә. Бу атнада акча мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк. Ниһаять, теләгән әйберегезне сатып ала алырсыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Кызмаска, сабыр булырга тырышыгыз. Эш-мәшәкатьләрне икенче урынга куеп торыгыз, хәзер сезнең өчен сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Буш вакытыгызны үзегезгә багышлагыз.

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Хафага батып, тегендә-монда йөгергәләвегездән туктагыз. Күңелегез тыныч булмаса, әле бер, әле икенче эшкә барып ябышудан файда юк. Тынычланыгыз! Бар да яхшы булачак!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading