16+

Йолдызнамә (27 гыйнвар – 3 февраль)

Йолдызлар карьерада һәм шәхси тормышыгызда уңышлар вәгъдә итә. Гаиләгез дә сезне шатландырыр.

Йолдызнамә (27 гыйнвар – 3 февраль)

Йолдызлар карьерада һәм шәхси тормышыгызда уңышлар вәгъдә итә. Гаиләгез дә сезне шатландырыр.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарларның күңеле иләс-миләс чагы, алар хыял диңгезендә йөзә. Бар нәрсәгә реалистик күзлектән карагыз, һәм үзегезгә генә ышаныгыз – ул чагында сезнең кәефегезне беркем дә боза алмаячак. Ялларда якыннарыгызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, аны гаиләгез белән үткәрегез.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Йолдызлар бераз гына эш темпларын арттырырга, иртәгә эшлим, дип кичектереп килгән барлык вак-төяк эшләрне ахырына җиткерергә киңәш итә. Чөнки сезгә яңа перспективалар һәм офыклар ача торган бик кызыклы тәкъдим килеп ирешергә мөмкин. Сез аннан баш тарта алмаячаксыз һәм дөрес эшлисез дә. Ял көннәрендә дусларыгыз да күңелле хәбәр белән сөендерер.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Игезәкләрнең тыныч кына әйтелгән акыллы һәм ирониягә “төрелгән” сүзләре хезмәттәшләре белән бәхәскә керүдән коткарып калачак. Эштә үзегезне юк-бар өчен ачуланмый, ләкин муенына атланырга да ирек бирми торган тыныч һәм сабыр кеше итеп күрсәтегез. Шул вакытта теләгәнегезгә ирешерсез. Ял көннәрендә ерак юлга чыгудан тыелыгыз.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Амбицияләрегезне күрсәтмәскә тырышыгыз. Сезгә карьера баскычыннан күтәрелергә тырыш хезмәт кенә ярдәм итәчәк. Чынбарлыктан читләшеп, иллюзияләр дөньясында “йөзү” сезнең файдага түгел. Хисләргә бирелмәгез. Пәнҗешәмбе көнне сезне эшлекле тәкъдим белән сөендерергә мөмкиннәр.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Бу атнада иҗади күтәрелеш көтә. Элек нишләтергә белмәгән катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәчәксез. Инициативаны кулдан ычкындырмау мөһим. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе ачыктан-ачык сөйләшүләргә әзер булыгыз. Шимбә көнне дусларыгыз белән аралашудан җан рәхәте алырсыз.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Кызыктыргыч провокацияләргә бирешмәскә тырышыгыз. Үзегезне бала-чага кебек тотмагыз, әйткән сүзегездә торыгыз. Фикерне көненә берничә тапкыр үзгәртү беркемне дә бизәми. Пәнҗешәмбе көнне бәхәскә керергә тырышмагыз, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Ул көнне сезгә ярдәм кирәк булыр, чөнки зур күләмле эшне үзегез генә башкарып чыгу көчегездән килмәс.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Эшкә карата кызыксыну вакытлыча югалырга мөмкин. Алар шәхси ирекне беренче планга куеп, иллюзор тойгыга бирелергә мөмкин. Сезнең үзегезне ирекле рәссам итеп тойсыгыз килә. Эштән алай ук ваз кичәргә тырышмагыз әле. Сезгә һөнәри яктан бик шәп бер тәкъдим килеп ирешергә тора, “йоклап” калмагыз.

Чаян( 24 октябрь-22 ноябрь)
Бу атнада проблемаларны ияләнелгән гадәт буенча хәл итү уңышлы булмаячак: бәлки, сезгә үз карашларыгызны яңадан карап чыгарга, хәтта үзгәртергә дә кирәктер. Якын кешегезнең фикеренә колак салыгыз, ул сезгә яхшылык кына тели. Атна ахырында сезне хезмәт буенча күтәрелү һәм зур табыш көтә.

Укчы( 23 ноябрь- 21 декабрь)
Атна уртасында яхшы яңалыклар, перспектив эшлекле тәкъдимнәр көтә. Эш коллективында вазыйфаларны яңадан бүлү ихтимал. Йолдызлар карьерада һәм шәхси тормышыгызда уңышлар вәгъдә итә. Гаиләгез дә сезне шатландырыр.

Кәҗәмөгез ( 22 декабрь-20 гыйнвар)
Фантазиягезгә ирек бирегез, һәм хыялларыгыз бик тиз тормышка ашарга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне яңа танышу һәм сәяхәтләр көтелә, чакырган җиргә барыгыз, баш тартмагыз. Йорт эшләрен ялгызыгыз гына башкарып чыгарга тырышмагыз, бер өлешен өйдәгеләргә бүлеп бирсәгез дә була.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Сезгә грандиоз планнарыгызны реаль күләмгә кадәр кыскартырга кирәк. Югыйсә өметсезлеккә, пессимизмга бирелүегез ихтимал. Атна уртасында командировкага чыгып китү кайбер проблемалардан онытылып тору мөмкинлеге бирәчәк. Шимбә көнне көтелмәгән кунаклар килергә мөмкин.

Балык ( 19 февраль- 20 март)
Яңа тәэсирләргә ихтыяҗ туарга мөмкин. Музейга барыгыз, кышкы урман белән хозурланыгыз, күңелегез ни тели, шуның белән шөгыльләнегез. Пәнҗешәмбе көнне тормышыгызга ниндидер күңелле яңалык, үзгәреш “бәреп” керәчәк – әзер булыгыз!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading