16+

Йолдызнамә (3-10 февраль)

Үз эшләрегез белән тыныч кына шөгыльләнү яхшырак, өстегезгә чит кешенең мәшәкатен өймәгез. Озакламый элек сезне борчыган күп кенә проблемалар юкка чыгачак.

Йолдызнамә (3-10 февраль)

Үз эшләрегез белән тыныч кына шөгыльләнү яхшырак, өстегезгә чит кешенең мәшәкатен өймәгез. Озакламый элек сезне борчыган күп кенә проблемалар юкка чыгачак.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Бу атнада сез беркайчан да булмаганча уңышка ирешәчәксез. Сезгә аяк чалырга тырышучыларның да мәкерле планнары чәлпәрәмә киләчәк. Бу популярлыгыгызны икеләтә арттырачак кына. Ләкин уңышлардан башыгыз әйләнеп, амбицияләргә бирелмәгез, бу сезгә килешми.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Сезгә барлык эшләрдән иң әһәмиятлесен аерып алырга һәм үзегезгә генә хас булган үҗәтлек белән җиң сызганып эшкә тотынырга киңәш ителә. Сез хәтта иң катлаулы мәсьәләне дә бик җиңел хәл итәчәксез. Сезгә әйләнә-тирәдәгеләрне үз ягыгызга аудару бер ни тормый. Ләкин дипломат  булыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Атна башында табышлы эш көтә. Сәләтегезне күрсәтеп, күптәнге теләгегезгә ирешү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әйләнгечтән юл якын, дигән әйтемне истә тотып, эшләрегезне ипләп кенә башкарыгыз. Яраткан кешегез сезгә башлангычларыгызда ярдәм итәр.

Кысла ( 22 июнь-22 июль)
Вакыйгалар алдан фаразлап булмаслык буталчык булырга мөмкин, әмма сез бу хаосны җиңәрсез. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкче белән мөнәсәбәтләрегез яхшы, ә хәзер бу сезнең өчен бик мөһим. Атна уртасында эшлекле сәфәрләр көтелә. Якыннарыгыз турында онытмагыз.

Арыслан ( 23 июль-23 август)
Чуалчык вакыйгаларда катнашыргамы әллә алардан читтәрәк торыргамы икәнен сез үзегез сайлыйсыз. Иҗади һәм һөнәри үсеш өчен менә дигән мөмкинлек килеп чыгуы мөмкин. Җитәкчегезгә идеяләрегезне әйтергә читенсенмәгез. Пәнҗешәмбе әйләнә-тирәдәгеләр белән бәхәскә кермәгез. Ялларда тыныч кына ял итәргә кирәк.

Кыз ( 24 август-23 сентябрь)
Үзегезнең шәхси мәсьәләләрегезне хәл итү белән мәшгуль булганга, башка кешеләрнең ихтыяҗларын истә тоту бик җиңел түгел. Үзегез турында гына уйламагыз. Чәршәмбе дусларыгыз белән ике арада аңлашылмаучылык туарга мөмкин. Пәнҗешәмбе сак булыгыз: җитәкчегез белән сүзгә килүегез ихтимал.

Үлчәү ( 24 сентябрь-23 октябрь)
Өстегезгә бер үк вакытта проблемалар да, уңышлар да “ишелеп төшәргә” мөмкин. Бу сезне бик нык куркытачак. Инде сез хәл иттем, котылдым дип уйлаган проблема тагын баш калкытачак. Курыкмагыз, бу мәсьәләләрне ничек хәл итәргә икәнен беләсез бит инде. Ялларда зур планнар төземәгез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Шактый киеренке һәм төрле вакыйгаларга бай атна булачак. Аның каравы, сез яхшы акча эшли, кирәкле кешеләр белән аралаша һәм күп кенә проблемаларыгызны хәл итә аласыз. Күңел тынычлыгын сакларга тырышыгыз һәм булганына сөенергә өйрәнегез. Якын кешегезгә сезнең игътибар һәм ярдәмегез кирәк. Вакыт табыгыз.

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь)
Вак-төякләргә игътибар итмәгез, игътибарыгызны иң төп мәсьәләгә юнәлтегез. Сез аралашучан һәм җиңел сөякле. Оптимистик рухка ия кеше булуыгызга карамастан, үзегезнең өстегезгә артык мәшәкатьләр өймәскә тырышыгыз. Ялларда дуслар һәм танышларыгыз очрашулар күп булачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Вакыйгаларны ашыктырмаска кирәк, югыйсә сез көчегезне объектив бәяли алмаячаксыз. Иске проблемаларны хәл итүгә җитәрлек вакыт бирегез. Дусларыгыз һәм якыннарыгызның ярдәменә ышана аласыз. Пәнҗешәмбе көнне сезнең шәхси тормышыгызда күп нәрсәне үзгәртәчәк кызыклы очрашу булуы мөмкин.

Сукояр ( 21 гыйнвар-18 февраль)
Икеләнмичә, иң кыю планнарыгызны да тормышка ашыра аласыз. Җитди һәм җаваплы карарлар кабул итәргә ярдәм итә торган вазгыять булачак. Хезмәттәшләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз, хәзер сезгә командада эшләргә кирәк. Иң уңай көн – шимбә, тискәре көн – пәнҗешәмбе.

Балык (19 февраль- 20 март)
Үз эшләрегез белән тыныч кына шөгыльләнү яхшырак, өстегезгә чит кешенең мәшәкатен өймәгез. Озакламый элек сезне борчыган күп кенә проблемалар юкка чыгачак. Сөенечле сюрпризга әзер булыгыз. Ялларда көтелмәгән кунак килеп чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading