16+

Йолдызнамә (3-10 февраль)

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Бу атнада йолдызлар сезгә ниләр вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Атна хезмәттәшлек өчен кулай. Фикердәшләр, яңа дуслар табачаксыз, бары тик үз кабыгыңа бикләнмәскә, аралашудан качмаска гына кирәк. Күптән хыялланып та бүгенгә кадәр кул җитмәгән яңа шөгыльгә тотыныгыз, ахырдан үзегез дә куанып туя алмассыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үзегезнең теләк-омтылышларыгызга, эчке тавышыгызга колак салыгыз. Кайберәүләргә барысын да яңадан башларга туры килергә мөмкин. Яңа эш эшләп карау, уку-өйрәнүләр көтә. Дус-туганнарыгызның ярдәме кирәк булыр. Сезне илһамландыра торган кешеләр белән күбрәк аралашырга, сөйләшергә тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Күңелсез сюрпризлар кәефегезне төшерергә мөмкин. Артык хафаланмагыз, барысы да сез теләгәнчә хәл ителәчәк. Күптән хезмәттәшлек итеп, бүген онытылган кешеләр пәйда булып, шәп эш тәкъдим итәргә мөмкин. Курыкмыйча, эшегезне алмаштыра аласыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Тыныч булырга тырышыгыз, шунсыз авыр булачак. Кинәт туган проблемаларга фәлсәфи күзлектән карасагыз, үзегезгә файдалы якка хәл итәрсез, паникага бирелсәгез, җиңелерсез. Кешегә эч серләрегезне чишкәнче, кешене озак вакыт сынагыз.

Арыслан (23 июль-23 август)
Арысланнарның идеяләре ташый. Кайсысына барып тотыныр­га белмәгәннәр атна дәвамында бик күп файдалы эш башкарачак. Уңышлардан баш әйләнмәсен, сак булыгыз. Һәм шуны истә тотыгыз: барлык җитди карарларны да сез үз башыгыз белән уйлап хәл итәргә тиеш.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кызларның түшәмгә төкереп, бернәрсә дә эшләмичә генә ятасы килә. Шуңа күрә теләми башкарган эшнең нәтиҗәсе дә юк. Бу исә Кызларның тагын да кәефен төшерә. Эшкә җитди карарга тырышыгыз. Кызлар тормышта хәлиткеч адым эшләргә карар кыла. Ләкин ахырдан кеше сүзен тыңлап дөрес эшләмәвен аңлап үкенә.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Ыгы-зыгы күп булачак. Ияләнелгән тыныч тормыш ритмының «тотрыксызлануы» Үлчәүләрнең ачуын китерә. Алар бөтен эшне дә үз җаена, тыныч кына эшләргә өйрәнгән, ә ашыгырга туры килә. Тыныч булыгыз, провокациягә бирешмәгез. Шул чакта бөтенесе дә яхшы булачак.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Яңа һөнәр үзләштерү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге туачак. «Кирәкми» дип кул селтәргә ашыкмагыз, киләчәктә кирәге чыгуы ихтимал. Гаиләдә күңелле вакыйгаларның бер-бер артлы чиратлашып баруы Чаяннарны киләчәккә тагын да югарырак максатлар куярга илһамландыра.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эшнең гадәттәгедән артыграк булуы Укчыларны хәйран йөгертәчәк. Хатасының нидә икәнен аңлап алган Укчылар ­ситуацияне җайлы гына үз файдасына «борып» куячак. ­Шәхси мөнәсәбәтләрдәге аңлашылмаучанлыкларга да нокта куярга вакыт. Сөйләшегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Аз гына үҗәтрәк булсагыз, ничә айларга сузылган эшегезне тәмамлап, әҗерен күрерсез. Артык акчаның кесәне тишмәгәнен барыбыз да белә бит. Романтик очрашуларның җитди мөнәсәбәтләргә әверелүен мәхәббәттән исергән Кәҗәмөгезләр сизми дә калачак. Ашыкмагыз, бар да үз җаена барсын.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Күңелле һәм файдалы танышулар көтелә. Эшлекле интуиция­гез сезне алдамый, иң-иң отышлы һәм үзегез өчен файдалы тәкъдимнәрне генә кабул итәчәксез. Бу сезгә саллы гына акча эшләп алу мөмкинлеге бирәчәк.

Балык (19 февраль-20 март )

Бик тыгыз һәм тынгысыз атна. Хисләр дәрьясы ташый. Балык­лар үзләрен кая куярга белми. Кеше киңәшен тотарга түгел, ә үз интуициясенә таянырга кирәк икәнен Балыклар онытмасын иде. Кинәт килеп ирешкән яңалык дөньяга карашыгызны үзгәртергә мөмкин. Эшлекле тәкъдимнән баш тартмагыз.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading