16+

Йолдызнамә (30 ноябрь – 7 декабрь)

Карьера үсеше өчен уңайлы вакыт. Кыюлык һәм активлык күрсәтегез. Акчалата ярдәм тәкъдим итсәләр, баш тартмагыз. Бернәрсәдән дә курыкмагыз – сезнең тормышта ак полоса башлана.

Йолдызнамә (30 ноябрь – 7 декабрь)

Карьера үсеше өчен уңайлы вакыт. Кыюлык һәм активлык күрсәтегез. Акчалата ярдәм тәкъдим итсәләр, баш тартмагыз. Бернәрсәдән дә курыкмагыз – сезнең тормышта ак полоса башлана.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Җитәкчегез белән курыкмыйча мөнәсәбәтләрегезне ачыклый аласыз, документларыгызны тәртипкә китерү өчен дә кулай вакыт. Теләкләрегезне тормышка ашырыр өчен сезнең алда бөтен ишекләр дә ачык.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Әллә кайчаннан тартып-сузып йөргән эшләрегезне йомгакларга тырышыгыз. Югыйсә аларны үзегез генә хәл итә алмавыгыз бар, ярдәм сорарга туры килүе ихтимал. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Ачуыгызны тыеп, аны күрсәтми торуыгыз яхшырак булыр, чөнки озакламый вәзгыять барыбер сезнең файдага үзгәрәчәк. Сезгә, мөмкин булса, ялгыз калып, ял итәргә киңәш ителә, бу сезнең сәламәтлегегездә уңай чагылыш табачак. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Актив, вакыйгаларга бай атна. Ерак булмаган сәфәр, күңелле компания белән күңел ачу көтелә. Яраткан кешегезнең сезне кайгыртуын күрү йөрәгегезгә сары май булып ятачак.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезнең алда эш буенча перспектива ачылырга мөмкин. Юк, дип, тәкъдимнән баш тартырга ашыкмагыз. Ирешелгән уңышларда тукталып калмагыз, алга, үсешкә таба атлагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Шәхси тормышыгызда нидер канәгатьләндерми икән, кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен исбатларга кирәкми, мөнәсәбәтләрегезне уртага салып сөйләшергә, уртак фикергә килергә тырышыгыз. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Әгәр дә хәзер эшләгән эшегездә үсеш мөмкинлеге юк икән, ул эшкә ябышып ятмагыз, үзегезнең сәләтегезгә яңа кулланыш эзләгез. Хезмәттәшләрегез  белән аралашканда сак булыгыз, серләрегезне сөйләмәгез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Балаларыгызга күбрәк игътибар бирегез. Ялларда кино-театрга барыгыз, табигатькә чыгыгыз. Һич булмаса, күмәк эш эшләгез. Иң мөһиме – аларга сезнең игътибарыгыз кирәк. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Хыялларыгыз әкренләп тормышка ашырыла башлый. Бу - табыш китерә торган актив атна булырга охшап тора. Ялларны күңелегезгә якын кешеләр белән үткәрегез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Җитәкчегезнең колагына пышылдаган акыллы киңәшегез хезмәт баскычында күтәрелүегезгә сәбәпче булырга мөмкин. Әмма җитәкчегез алдында хезмәттәшләрегезне тәнкыйтьләмәгез, югыйсә, вакыйгалар кире юнәлеш алырга мөмкин. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күңелле хәбәрләр килеп ирешер. Ниһаять сез бөтен авырлыкларны да җиңеп, үз дигәнегезгә ирешерсез. Кәгазь эшләрегезне тәртипкә китерегез. Хисләргә бирелеп китеп, артык вәгъдәләр биреп ташламагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Карьера үсеше өчен уңайлы вакыт. Кыюлык һәм активлык күрсәтегез. Акчалата ярдәм тәкъдим итсәләр, баш тартмагыз. Бернәрсәдән дә курыкмагыз – сезнең тормышта ак полоса башлана.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X