16+

Йолдызнамә (31 август – 4 сентябрь)

Ниһаять, үзегезгә күптән ошаган кеше белән якынаю мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Сезгә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, кыюрак булырга өйрәнергә кирәк. Чамадан тыш тартынучанлыгыгыз аркасында күпме үкенергә була?!

Йолдызнамә (31 август – 4 сентябрь)

Ниһаять, үзегезгә күптән ошаган кеше белән якынаю мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Сезгә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, кыюрак булырга өйрәнергә кирәк. Чамадан тыш тартынучанлыгыгыз аркасында күпме үкенергә була?!

Кучкар (21 март-20 апрель)
Үзегезнең уңай сыйфатларыгызны күрсәтергә оялмаска өйрәнегез, бу сезгә шәхси тормышта бәхетле булырга ярдәм итәчәк. Булган хәлләрне бик җентекләп анализларга кирәкми, йөрәгегезне тыңлагыз. Сезнең кешеме бу, түгелме икәнен ахыр чиктә вакыт күрсәтер.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үгезбозауның, ниһаять, үзенә күптән ошаган кеше белән якынаю мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Сезгә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, кыюрак булырга өйрәнергә кирәк. Чамадан тыш тартынучанлыгыгыз аркасында күпме үкенергә була?!

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Сезнең тормышыгыздагы кайбер вакыйгаларга һәм кешеләргә "хуш" дип әйтергә курыкмагыз, хәтта моны эшләве бик кыен булса да. Вакытлы дискомфорт киләчәктә үзен аклаячак: яңа перспективалар һәм ресурслар ачылачак, һәм сез шул чакта бу адымыгызның дөрес булын аңларсыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Таләпчән җитәкче Кысланы бертуктаусыз “чукып торыр” һәм мөмкин булмаганны эшләвен сорар, әмма әгәр дә Кысла һөнәри мөмкинлеген һәм теләсә нинди бурычны үтәргә әзер булуын күрсәтсә, аның тырышлыгы лаеклы бәяләнәчәк. 

Арыслан (23 июль-23 август)
Арыслан өчен продуктив эш атнасы башланачак, бу исә аңа һөнәри өлкәдә үсәргә ярдәм итәчәк. Әмма кайбер хезмәттәшләре яки җитәкчелек Арысланга бәйләнергә һәм катгый таләпләр куярга мөмкин. Бераз хәйләкәррәк булсагыз, барлык алкышлар да сезнеке булачак.

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Ялгыз Кызларның яңа кеше белән танышуы ихтимал. Ләкин мөнәсәбәтләр өйләнешүгә барып җитмәскә дә мөмкин. Чөнки Кызлар бүтәннәргә үз ихтыярын тагарга ярата. Гаиләле Кызларга да бераз мин-минлекләрен бетерергә кирәк, югыйсә, ялгыз калу ихтималы зур.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Кыска эш сәфәрләре уңышлы булачак, сөйләшүләр һәм очрашулар да теләгән нәтиҗәгә китерәчәк, дөрес, бу атнаның икенче яртысына гына кагыла. Беренчесендә, телне бераз тыю сорала. Кешеләрне кимсетмәгез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Ялгыз Чаяннар гади булмаган сайлау алдында калачак: сыналган кеше белән тормыш башларга ризалык бирергәме, әллә яңа танышкан кешенең хисләренә җавап бирергәме. Һәрхәлдә, хисләрегезнең ныклыгына ышанмасагыз, карар кабул итәргә ашыкмагыз.

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь) 
Бу атнада авыр минутларда Укчыга мәхәббәт һәм дусларча мөнәсәбәтләр ярдәм итәчәк. Перспективалы танышулар булырга мөмкин, әмма күп нәрсә Укчының үз-үзен тотышына бәйле булачак: ул инициатива күрсәтә һәм беренче булып хәлиткеч адым ясый алырмы?

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Йолдызлар Кәҗәмөгезләргә вак-төяк эшләрне читкә куеп торып "үгезне мөгезеннән алырга", мәсәлән, үз проектын кыю рәвештә алга этәрергә яки хезмәт хакын арттыру, вазыйфасын күтәрү турында сорарга киңәш итә. Үгезбозауны бернинди киртәләр дә туктатырга тиеш түгел.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Бәлки, Сукояр, ниһаять, күптән планлаштырган адымга барыр, мәсәлән, эш урынын яки һөнәрен алыштырыр. Хәзер сезгә йолдызлар хәерхаклы, шуңа күрә кояш астында үз урыныгызны биләргә курыкмагыз. Сукояр үзенең дөньяга карашын үзгәртеп, яңа тормышка аяк басачак.

Балык (19 февраль- 20 март) 
Тормыштагы авыр минутларда мәхәббәт һәм дуслык ярдәм итәчәк. Йолдызлар бу өлкәдә глобаль үзгәрешләр вәгъдә итми, әмма Балыкларга үз позицияләрен ныгыту өчен бик яхшы мөмкинлек булачак. Гаиләле Балыклар мөнәсәбәтләрне ныгыта алачак, ә ялгызлар, бар яктан килгән  кешене очратмаса да, дустанә мөнәсәбәтләрдән һәм аралашудан ләззәт алачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading