16+

Йолдызнамә (4-11 декабрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарлар эшләре муеннан: шуңа күрә, атна бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып үтәр ахрысы. Бу әле мөһим карарлар кабул итү атнасы да. Кыенлыклар алдында куркып калмагыз: эш тәҗрибәгез һәм эчке тоемлавыгыз ярдәмгә килер. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
 “Күктән пилмән ява” дигән гыйбәрә Үгезбозаулар туры килеп тора. Һич уйламаган җирдән акча керүе ихтимал, дип сөендерә йолдызлар. Берюлы берничә эшкә тотынсагыз да, тиз арада башкарып чыгарсыз. Эшлекле очрашуларны кичектермәскә тырышыгыз, сезне ул өлкәдә дә уңыш көтә.   

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз: салкын тидерү, хроник авырулар баш калкыту куркынычы зур. Эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз. Эш урынында тыныч атмосфера сакларга тырышыгыз. Бәхәсләшмәгез. Күпне күрмәсәгез, кирәкмәгәнне ишетмәсәгез һәм артыгын сөйләшмәсәгез, атнагыз тыныч узар. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларның тормышында үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Ашыкмагыз: нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә, башта җиде кат уйлагыз. Атнаның икенче яртысында күп сорауларыгызга ачыклык керер. Карьера яратучыларга уңышка ирешү өчен уңай атна. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Уңыш елмайсын дисәгез, күбрәк селкенергә, әрсезрәк булырга кирәк булыр. Гаиләдәгеләр сездән игътибар көтә,  эш дип, өйдәгеләр турында  онытмагыз. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыру өчен бик уңайлы атна. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Үзегез  турында начар сүз, гайбәт ишетү ихтималы зур. Шәхси тормышыгыз турында башкаларга сөйләмәскә тырышыгыз. Сөйгәнегез белән бергә күбрәк булыгыз, ул бер-берегезне яхшырак аңларга ярдәм итәр. Ялларда  күңелле вакыйгалар көтелә. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Эшкә салкын карамагыз. Зурдан кубып күтәрә алмаслык эшләргә дә алынмагыз. Бу - сезнең өчен мәгълүмат җыю, анализ ясау вакыты. Зур максатларга ирешү өчен эшне вак адымнардан башларга кирәк.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Чаяннарның тормышында хәлиткеч борылышлар көтелә. Хис-кичерешләргә бирелмәгез, аек акыл белән эш итегез. Ялгызлыктан качарга, фикердәшләр, дуслар табарга тырышыгыз. Як-ягыгызга карабрак йөрегез әле, бәлки сезне бәхетле итүче кеше якында гынадыр?! 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Укчыларның шәхси тормышында ал да, гөл. Ялгызак Укчыларда романтик мөнәсәбәтләр башлап җибәрергә мөмкин. Гаиләле Укчыларның исә сөйгәннәренә карата хисләре тагын да көчәеп китәр. Гомумән, маҗараларга бай атна. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Энергиягезне кирәкмәгәнне уйлауга түгел, ә мөһим эшләргә сарыф итегез. 
Проблемаларыгызны артык күпертәсез: куркырлык берни дә юк бит, җиң сызганып тәвәккәлләргә генә кирәк. Бүген эшлисе эшне иртәгегә калдырмагыз.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Уңышка ирешү өчен Сукоярларга кыюлык дигән сыйфат җитми. Ә бит сез башкалар күрмәгән мөмкинлекләрне дә күрә беләсез. Их, үз-үзегезгә ышаныч та булса! Шуны онытмагыз: йолдызлар сезнең яклы, уңышларга каршы атлагыз.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Эч серләрегезне сөйләргә ашыкмагыз. Үтәп булмастай тоелса да,  максатыгызга таба барыгыз. Яңа эш урыны сезнең үзегезгә дә бик ошар, бик тиз ияләшерсез. Карьера баскычында үсеш көтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading