16+

Йолдызнамә (18- 25 ноябрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кыслаларга, күңелләренә рәхәтлек бирмәсә дә, ахырына җиткерергә кирәк булган ялыктыргыч эшләр белән шөгыльләнергә туры килә. Игътибарсызлыгыгыз аркасында хаталар җибәрмәгез. Аек акылыгызны эшкә җиксәгез, эшләрегезне уңышлы башкарып чыгарсыз. Кайбер Кучкарларны көтелмәгән сәяхәт көтә.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Яңа мөмкинлекләр, тәкъдимнәр килеп чыгуы күңелегезне җылытыр, өмет барлыкка килер. Эшлекле даирәләрдә сүзегезне үлчәп сөйләргә тырышыгыз. Романтик очрашуның тирәнрәк мөнәсәбәтләргә сәбәпче булуы ихтимал. Үгезбозауларның тормышларында кискен борылыш­лар көтелә.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игътибарлырак булыгыз: вак-төяк аңлашылмаучанлыклар конфликт китереп чыгармасын. Якыннарыгыз белән сүзгә килмәскә тырышыгыз, телегезне тыегыз. Бөтен энергия­гезне эшкә юнәлтегез, файдасы да күбрәк булыр, үзегезне дә яхшы яктан күрсәтерсез.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларның кәефләре алышынып кына тора, ләкин алар максат һәм планнары турында онытмый. Күптән хәл ителмәгән проблема, ниһаять, чишелеш табар. Кыслаларның тормышларын яңа, чиста биттән башлыйсылары, якыннарына булышасылары, яхшылык эшлиселәре килә.

Арыслан (23 июль-23 август)

Авыр атна. Арысланнар үзләре дә, юктан проблема уйлап табып, хәлне катлауландыралар гына. Максатыгызга таба барыгыз. Ихтыяр көчегезне туплагыз. Бер эшне башлап, икенчесен ташлап, вакытыгызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез. Атна ахыры романтик очрашулар, көтелмәгән сәяхәтләр вәгъдә итә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызларның кәефе сәгате белән түгел, ә минуты белән үзгәрә. Үз эчендә кайнап йөрүләре Кызларның үзләре өчен дә, янәшәсендәгеләр өчен дә файдага түгел. Үпкәләшүләр үзгәртеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Үлчәүләр бу атнада күп нәрсәгә өйрәнерләр. Бу профессиягә дә, эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Моңарчы куркыныч булып тоелган эшләрне күз ачып йомганчы эшләп атарсыз. Мошенниклар корбаны булудан сакланыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннарның куллары эшкә бармый, бөтен дөнья аларга каршы сыман тоела. Сезгә тынычланырга, эмоцияләрегезне бераз йөгәндә тотарга кирәк. Шул чакта эшләргә дәрт-дәрман һәм теләк барлыкка килер. Эшләгән җирегездә өстегезгә артык күп җаваплылык алудан туктагыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчылар каршында яңа горизонтлар ачылырга тора. Тормышларын уңай якка үзгәртү мөмкинлеге барлыкка килә. Эштәге һәм өйдәге мөнәсәбәтләр дә сез теләгән якка борылыш алыр. Якын, сыналган дустыгыз булмаса, серегезне сөйләмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләрнең үзләрен бүтән бер яңа өлкәдә сынап карыйсы, яңа һөнәр үзләштерәселәре килә. Бу – Кәҗәмөгезләр өчен уңышлы атна, шуңа күрә, һич шикләнми, теләгән эшләренә алына алалар. Атна ахырында килеп ирешкән кызыклы тәкъдимнән баш тарта алмассыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Атна дәвамында күңелле вакыйгалар булып кына тора. Эшегез дә җырлап бара. Алай да игътибарлырак булыгыз әле – уңышлардан башыгыз әйләнеп, тиз арада эшләп бетерәсе эшегезне онытып җибәрмәгез. Яңа танышларыгызның берсе тормышыгызда мөһим роль уйнар кебек.

Балык (19 февраль-20 март)

Вак-төяк кыенлыклар чыгып торса да, тулаем алганда атна күңелле һәм нәтиҗәле узачак. Гаиләгә мөнәсәбәтле җитди карар кабул итәргә туры киләчәк. Карьера буенча күтәрелү мөмкинлеге бар, дәрәҗәле кеше ярдәм итәр.

то: www.planetanovosti.com

Язмага реакция белдерегез

25

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading