16+

Йолдызнамә (9-16 сентябрь)

Ашыкмагыз, кабаланмагыз. Нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә, җиде кат уйлап эш итсәгез, яхшырак булыр. Сез күзаллаган проблемаларның күпчелеге уйдырма гына.

Ашыкмагыз, кабаланмагыз. Нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә, җиде кат уйлап эш итсәгез, яхшырак булыр. Сез күзаллаган проблемаларның күпчелеге уйдырма гына.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Атна сезнең өчен уңышлы булачак. Бөтен буш вакытыгызны биләп ала торган кызыклы эшләр барлыкка киләчәк. Рәхәтләнеп яңа һөнәр үзләштерә аласыз. Эшегез бик күп булса да, дуслар һәм туганнарыгызга да вакытыгызны калдырырга тырышыгыз. Атнаның икенче яртысында якыннарыгыз белән конфликтлар килеп чыгуы ихтимал.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Бу атнада сез курыкмыйча берьюлы берничә эшкә тотына аласыз. Ләкин көчегезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез: иң мөһим эшләргә генә алыныгыз. Эшлекле очрашуларны кичектермәгез, бу өлкәдә уңыш елмаерга охшап тора. Сезне тәнкыйтьләүчеләрдән читтәрәк йөрергә тырышыгыз, күбрәк дусларыгыз белән аралашыгыз. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Сезгә, балга кунган бал кортлары сыман, бик күп кеше тартыла. Ләкин аларның барысы да сезгә яхшылык тели, дигән сүз түгел. Аралашу даирәгезне “чистартсагыз”, ревизия ясасагыз да була. Эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз, югыйсә, аның сезгә башкалар белән уртак тел табарга комачау итүе ихтимал. Конфликтларны вакытында чишәргә өйрәнегез.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Ашыкмагыз, кабаланмагыз. Нинди дә булса мәсьәләне хәл иткәндә, җиде кат уйлап эш итсәгез, яхшырак булыр. Сез күзаллаган проблемаларның күпчелеге уйдырма гына. Шуңа артык борчылырга кирәкми дә. Атнаның икенче яртысында күп сорауларыгызга ачыклык керер. 

Арыслан (23 июль-23 август) 
Атна башында уй-теләкләрегез еш үзгәреп торыр, нәрсә теләгәнегезне үзегез дә белмисез. Эшләрегез тау кебек өелеп торса да, аларга тотынасыгыз килмәс. Ялкаулыкка бирешмәгез, бөтен эшләрегезне ахырына җиткерегез дә, рәхәтләнеп ял итегез. Калган эшкә кар ява, дигән мәкальне онытмагыз. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Бу атнада бары тик үзегезгә генә ышаныгыз, эчке тоемлавыгызга гына таяныгыз. Чит кешеләрдән киңәш сорыйсыгыз килсә дә, ашыкмагыз. Бу проблеманы тагын да кискенләштереп кенә җибәрергә мөмкин. Күптән аралашмаган дусларыгыз, танышларыгыз белән очрашу өчен яхшы вакыт. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Эш атнасы! Сез баштанаяк эшкә чумачаксыз. Әллә кайчаннан җыелып килгән эшләрдән тиз генә баш калкыта алмассыз ахрысы. Эшкә бирелеп китәчәксез һәм бу яхшы да. Ләкин коллектив белән, күмәк эшли торган чор түгел. Тирә-юнегездәгеләрнең фикерен сез барыбер ишетмәячәксез. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Эш ягыннан тынгысызрак атна булырга охшап тора. Элекеге эшләрегезне яңадан эшләргә, андагы хаталарны төзәтергә туры килүе мөмкин. Тыныч булыгыз, барысы да яхшы булыр. Бу атна белем алу өчен уңышлы. Үзегезгә яңа шөгыль уйлап табыгыз. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Атнаны йоклап үткәрмәгез, файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Финанс мәсьәләләрен уңышлы гына хәл итәчәксез. Кредит алу, кыйммәтле товар сатып алу мөмкинлеге дә бар. Ялларыгызны гаиләгезгә багышлагыз. Якыннарыгыз да сезнең игътибарны көтә. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Киртәләр булуы, бик күп нәрсәнең сез дигәнчә генә бармавы ачуыгызны китерә. Ләкин артык борчылмагыз, сәламәтлегегез турында уйлагыз. Бу атнада яңа белем үзләштерергә әзер булыгыз. Бу беренче чиратта бөтен нәрсәне беләм дип уйлаганнарга кагыла. Өйдәге эшләр дә киштәдә тузан җыеп ятмасын, вакытында хәл итегез. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Хәл итеп булмастай тоелган эшегездә уңышка ирешерсез. Чөнки, башкалар күрмәгән мөмкинлекләрне дә күрә беләсез. Дусларыгыз кайбер мәсьәләләргә җитди карамыйсыз, дип уйларга мөмкин. Чынлыкта исә сез мөһим әйберләр өчен генә борчыласыз. 

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Ял итеп алыгыз. Бик нык арыйсыз, бу сәламәтлегегезгә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Вакытыгызны күбрәк якын кешеләрегезгә багышлагыз. Алар белән аралашу кәефегезне күтәрер. Атна азагында зур сөенеч килеп ирешер.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading