16+

Файдалы Корбан

Соңгы араларда типсә тимер өзәрлек иренең сәламәтлеге какшап китте әле Зифа ханымның. Нинди генә ризык пешереп ашатса да, тәмен тапмый. Табын янында ашый үзе, аннары йә саруы кайный, йә ашказаны авырта башлый.

Файдалы Корбан

Соңгы араларда типсә тимер өзәрлек иренең сәламәтлеге какшап китте әле Зифа ханымның. Нинди генә ризык пешереп ашатса да, тәмен тапмый. Табын янында ашый үзе, аннары йә саруы кайный, йә ашказаны авырта башлый.

Уң ягын да еш тоткалый соңгы вакытта. Монысы бавыр инде аның, организмның тузан суырткычы дип аталган иң мөһим әгъзасы. Зифа ханым, көн саен диярлек: «Табибларга барып күренеп кара», - дисә дә, колагына да элми. Яраткан иренең нигә болай сырхаулап китүенең сәбәбен яхшы белә Зифа ханым. Хәләл җефете өйләнгәннән бирле һаман шул бер гадәтен ташламый: кич саен табын янына ак башлы шешәсез утырмый. «Аппетит өчен» дигән булып, бер-ике чәркә салып куя. Сүз дә әйтә алмый хатын. Кеше ирләре әнә «лык» булып исереп, көчкә аягында кайта бит әле өйгә. Ә аның алла биргәне, культурный итеп, табын янына утырып эчә. Аш алдыннан тотып куюның файдасы күп, имеш. Ай-һай, бер дә булырга охшамаган. Тизрәк берәр чара күрмәсәң, яраткан ирең аракы корбаны булып куяр. Алла сакласын.

Алла, корбан дигәннән, Зифа ханымның башында бер бик әйбәт идея туып килә бит әле. Тиздән мөселманнарның олуг бәйрәме - Корбан гаете җитә. Шул изге көнгә аз гына вакыт калып барганда, Зифа ханым җайлап кына иренә сүз катты:

- Карале, әтисе, әйдә быел без дә корбан чалдырыйк әле, - диде ул, кайчандыр ире гашыйк булган серле зәңгәр күзләрен елмайтып. - Булган гөнаһларыбыздан да арынырбыз... Кеше ел саен белми чалдырмыйдыр. Файдасы күп, диләр бит...

Корбан итеп чаласы сарык та, аны аласы акча да шактый кызганыч тоелса да, ир ризалыгын бирде. Бәйрәм көнне иртә таңнан яңа киемнәр кидереп, улларын да, ирен дә мәчеткә намазга җибәргәч, күңелендә җиңү тантанасы сизде Зифа ханым. Озакламый уллары белән ире корбан чалып алып кайттылар. Тәкә бик симез, зур булган, күрәсең, тирә-күрше, туган-тумачага өләшкәч тә, өеп бер табак ите калды әле.

Икенче көнне иренең эштән кайтуына Зифа ханым ашны шул Корбан итеннән пешерде. Бүлмәгә тәмле шулпа исе чыккач, ире, гадәтенчә, суыткычтагы акбашлы шешәгә үрелгән иде, «Ярамый, акыллым. Корбан ашы. Бисмилла әйтеп ашый торган. Гөнаһ була», - дип, Зифа ханым суыткыч ишеген тиз генә ябып куйды. Әллә гөнаһыннан курыкты ире, ашны бисмилла әйтеп ашады. Икенче, өченче көнне дә аш шул Корбан итеннән пеште һәм акбашлы шешә суыткычта моңаеп утыруын дәвам итте. Пылау да пешерде аннан уңган хатын, ит тарткычтан чыгарып, пилмән дә бөкте, кәтлит тә әвәләде, хәтта бәлешкә дә шуны турады. Көн саен пешерә торгач, бер ай үтте дигәндә, Корбан ите бетте. Гөнаһтан курыккан ир дә бу вакыт арасында шешәгә якын да килмәде. «Әллә бөтенләй оныттымы икән бу?» - дип сөенгән иде дә Зифа ханым. Юк, иренең Корбан ите бетүен көтүе икән: «Аннары да вакыт бар бит әле», - дип юатты ир үз-үзен, суыткыч ягына ара-тирә моңсу караш ташлап.

Әллә бисмилла әйтеп ашаганга, аппетит ачар «даруы» булмаса да, ирнең тамагыннан Корбан итеннән әзерләнгән ризыклар бик шома үтте. Хәтта эч авырту, сару кайнау кебек җәфаланулары да башта кимеде, аннары тәмам бетте. Йөзләренә алсулык йөгерде, тәненә ит кунды, ләкин ирнең шешә белән дуслыгын алай тиз генә өзәсе килми иде шул.
- Кайчан бетә инде бу Корбан ите, кешечә ашап-эчеп тә булмый, ичмасам, - дип зарланды, хатыны өйрәткәнчә, савабы күбрәк булсын өчен, бисмилла әйтеп кайнар шулпа чөмерә-чөмерә. Ул шул Корбан итенең инде ун көн элек беткәнен, Зифа ханымның ашны базардан алып кайткан гади сарык итеннән пешергәнен белми иде. Каян белсен?! Ашаган белми, тураган белә.

Зифа ханым быел да Корбан чалдырырга әзерләнә. Тагын да зуррак, симезрәк тәкә сайларга исәбе. Күреп тора, файдасы бар бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading