Шәһри Казан

Ахирәтләр (бер ханым авызыннан)

Бертуган ахирәтем бар минем, Нурия исемле. Без аның белән кечкенәдән бергә уйнап үскән кешеләр. Мәктәптә дә бер парта артында утырдык. Үпкәләшеп, талашып киткән чакларыбыз да булды - тиз дуслаштык. Әйтеп торам ич, бертуганнар дип, ә бертуганның тузышуы күпкә бармый.

Хәтта егетләр озатышыр чак җиткәч тә артыбыздан ике игезәк килде. Анда да кызык булды әле. Шул игезәкләрнең минем арттан килгән сыңарын Нурия ошатып йөргән икән. И, үпкәләде инде. Ә миңа нәрсә, за компанию гына бит инде. «Ал, - дидем, - шулкадәр нык ошаткач. Сиңа жалкы түгел.» Бик тантаналы итеп әйттем. Артымнан килгән егеткә дә: «Син Нурияга нык ошыйсың, шуның артыннан бар» - дип әйттем. Алыштылар бугай, Нурия бер басасы җиргә биш басып йөри башлады. Мин аларны әле бик аерып бетерми идем. Хәзер аерам инде, өйләнештек бит. Бертуган ахирәтем белән игезәк килендәшләр булдык.

Әйбәт яшибез, күз генә тимәсен. Көн саен сөйләшеп торабыз. Ватсап аша. Йә язышабыз. Әле менә ашарга әзерләп йөрим, Нурия шалтырата: 

- Хәлләр ничек? Нәрсә эшлисең? – ди. Елмая үзе. Кулларын күрсәтә. Камыр басамы шунда.
- Салат ясыйм, ә син? - дим.
- Кәтлит пешерәм әле, малай, яңача итеп. Рецептын интернеттан алдым. Ит тә кирәк түгел икән, менә дигән була. Килеп чыкса, сиңа да җибәрермен.
- Синеке килеп чыкмый ул, - дип көләм мин. - Әбизәтелне җибәр. Пешереп бетергәч, күрсәтерсең дә. Әппититне күренәме икән?
- Ярый, менә камыр гына ясап бетерәм дә. Кәтлиткә генә ышанып булмый, әле пирәшки дә пешерергә булдым. Анысы тамак туклыгы өчен.
- Анысы да яңачамы?
- Юк, үзебезчә... Ух, малай!.. Ярый, пока, аш түгелә...

Шулай юк-бар сөйләшеп көн уздырабыз. Нәрсә эшләсәк тә гел бергә. Кайчагында «Каяле, синеке ничек? Минеке болайрак чыкты», - диешә-диешә бер үк нәрсә дә пешерәбез. Кер юсак та, идән юсак та бергә. Телефоннарны тумбочка, яки урындык өстенә утыртып куябыз да...

Идән дигәннән... Бер мәлне Нурияның ире эштән кайтып керде дә хатынының халат итәкләрен ыштан бөрмәсенә тыгып иелеп идән юганын күргәч, ирлеге исенә төште бугай... Белгән иркә сүзләрен әйтә-әйтә хатыны өстенә килә башлады...

- Кит, сантый, кеше карап тора! - дип кычкыра Нурия, - Күрәләр безне, дим...
- Кит әле, кем күрсен, - дип каршы төште ире, тик үзе шундук шкафка ташланды. Ишеген ачып карады! Менә ир-атны сантый димә инде син, ә! Шкафка качарлык кешесе булганда хатын-кыз идән юып йөри мени?!.

Соңыннан тәрәзә пәрдәләрен тартып куйган булды, ишекне келәләп килде: 

Реклама

- Менә хәзер беркем дә карамый...

Шунда мин кычкырып көлеп җибәрдем. Ишетелә бит инде тегендә. Ир үрә сикерде. Көлештек инде рәхәтләнеп. Юк, көлмичә дә түзә ала идем. Үземнең ир кайтмагач, обидны булды.

Соңыннан безнең бу гадәткә ирләр дә ияләнде инде. Үзләре дә шулай аралаша хәзер, хәтта ватсап аша гына чәкәштереп эчкәлиләр дә. Берәр эшкә тотынып, киңәш кирәк булса да шулай сөйләшәләр. Җайлы нәрсә бит, ә рәхәткә тиз күнегәсең.

И, рәхәт инде хәзер бер карасаң. Хәтта акча булмаган чакларда да шулай интернет аша гына сөйләшәбез. 

- Биш мең биреп тор әле, ахирәт.
- Хәзер җибәрәм. Синең картаң шулмы әле?

Өч минут та узмый, акча картага күчә. Соранып, теләнеп, аягыңны талдырып йөрисе юк. Ахирәтең булу олы бәхет инде ул. Ахирәт кенәме соң әле, туган да ич - игезәк килендәш. 

Шулай гөр килешеп яшәп ятканда, бер мәлне урамга чыктым да һушым акылым китте. Менә дус булып яшибез, аралашып-сөйләшеп торабыз, име... Ә үзен тере килеш күрмәгәнгә елдан артык вакыт үткән икән. Югыйсә, ерак та тормый бит инде, күрше урамда гына. Ә күрешкәнебез юк икән... Шулай ярамый бит инде. Без бит тере кешеләр, тере килеш күрешергә, кочаклашырга, бер-беребезнең барлыгын тоеп яшәргә тиеш. Хәтта бер мизгелгә күңел йомшарып китте. Туктале, мәйтәм, барып килим әле. Гел интернет аша гына булмас, визуальны күрешергә кирәк.

Киттем. Капка төпләренә якынлашкан саен йөрәк дөп-дөп килә. Онытылган болай итеп йөрү. Алдан кисәтмәвем өчен үкенеп тә куйдым. Хәзер менә шулай, алдан кисәтми-нитми генә барып керсәм... Бер карасаң, санга сукмаган да кебек... Урынсыз да булыр шикелле... Бәлки, аның ялгызы гына калырга теләгән чагыдыр... Бәлки, бүтән мәшәкате бардыр... Якынайган саен куркыта, атлаган саен шик арта. И, кыен икән ул бер гадәтләнмәгән нәрсәне эшләүләре. Шулай икеләнә-икеләнә капкаларына кадәр килдем дә... Кире борылдым... Кеше сискәндереп йөрмим әле, дидем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: