Шәһри Казан

Беренче мәхәббәт (Яңа романнан өзек)

Башы. - Исәнмесез, - дип баш какты минем яшьлек мәхәббәтем Зөһрәнең яшь чагына охшаган гүзәл кыз һәм, уңайсызланып, матур, түгәрәк ботларын ачкан итәген тезләренә табарак тартып куйды. - Исеме Зилия аның. Күзеңне йомып, яшьлегеңне исеңә төшерергә можешь, мин кылларын тарткаладым инде. Акча дигәч, йөгерә-йөгерә кереп утырды. Элек дустым Үтәшнең һәр...

Башы.

- Исәнмесез, - дип баш какты минем яшьлек мәхәббәтем Зөһрәнең яшь чагына охшаган гүзәл кыз һәм, уңайсызланып, матур, түгәрәк ботларын ачкан итәген тезләренә табарак тартып куйды.
- Исеме Зилия аның. Күзеңне йомып, яшьлегеңне исеңә төшерергә можешь, мин кылларын тарткаладым инде. Акча дигәч, йөгерә-йөгерә кереп утырды.

Элек дустым Үтәшнең һәр кыланмышын тыныч кына кабул итә идем. Бу юлы ул минем ачуымны китерде.
- Курыкма! Кыюрак! - ди әле һаман, эчне пошырып.
- Курыксам?!
- Шул куркуың аркасында теге чакта әнисеннән дә колак каккансың бит инде! Давай, кыюрак бул. Аны монда берәү дә көчләп чакырмады.
Мин, Зилиянең кулыннан алып, зал якка алып чыгып киттем дә, каршыма утыртып, аңа текәлдем. Дөресрәге, яшьлегемдәге гыйшкым сурәтенә бугай. Әлеге очрашу бик каты тәэсир итте миңа - телем тотлыгыр, хәтта сөйләшә дә алмам дип уйлаган идем. Ләкин Зөһрәнең кызы белән мондый җирәнгеч шартларда күрешү отыры ачуымны китерә башлады. Һәм шул коткарды да инде мине. Йөрәккә кыюлык иңде. Шулай да кызга бернинди тупас сүз әйтмәдем. Ә аның исә бернигә дә исе китми иде бугай. Ул, тыныч тавыш белән:
- Сез әнием белән бергә укыгансыз икән? - дип куйды.

- Укыдык.
- Әнием Себердә калды. Мин Казанга укырга килдем.
Миңа тизрәк бу кызыйдан котылырга кирәк иде - әлеге фикернең башыма килүенә сөенеп туя алмадым. Мин аңа учлап акча бирдем дә:
- Әниеңә сәлам әйтерсең! - дип, Үтәшне эзләп киттем.

Башым әле һаман комбайн кебек эшләвен дәвам итә. Дөресен әйтим: теге кызыл төс күңелдәге әллә нинди хис-халәтләрне актарып ташлаган иде. Ул бүлмәдән соң борын очында ниндидер сәер ис калды сыман. Кызыл төс исе?! Тик нинди? Чү! Курку исе түгелме соң? Куркуның исе буламы? Булса... ул кызыл төстәдер?.. Кан исе. Куркудан тамырлардагы кан кайный торгандыр да... Аннары канлы җәрәхәт. Нишләп соры төс түгел әле? Курыкканга бар дөнья соры төстә булып күренә түгелме соң? Бәлки... Әллә карамы? Кара...куркыныч төс бит?! Бәлки... Кызыл төстер... кан төсе?.. «Ибо истинны и праведны суды Его: потому что Он осудил ту великую любо дейцу, которая растлила землю любодействием своим, и взыскал кровь рабов Своих от руки ее.» Димәк, зина кылу «Библия чоры»на кадәр үк булган һәм кан төсе белән тәгаенләнгән!

Кызыл төс насараларда шулай ук оятсызлык һәм хурлык билгесе буларак та кабул ителгән. «...сидящую на звере багряном, преисполненном именами богохульными...И жена облачена была в порфиру и багряницу». Иоанн пәйгамбәрнең фахишәне күрүе хакында бу. (Откр.17:1-6).
XVII гасырларда зина кылган хатын-кыз күлмәгенә кызыл төстәге «А» хәрефе тагып йөрер­гә тиеш булган. Шуннан соң фәхешханәләр булган урамнардагы йортлар каршысына кызыл фонарьлар куя башлаганнар. Дөресрәге, ул беренче булып шул ук XVII гасырда Амстердамда күренә. Анда фахишәләрнең хокуклары дәүләт тарафыннан саклана. Фахишәләр салым түләргә дә тиеш була. Хәер, салым мәсьәләсе 2000 елда гына канунлаштырыла. Хәзер андый кызлар «фахишә» дип түгел, «шәхси эшмәкәр» дип аталып йөртелә икән христиан динле Амстердамда...
Ошбу ресторан бөтенләй Казансу яры буенда түгел икән - Үтәшнең нигә ул якка карарга кушуын аңламадым. Ләкин киткәндә, барыбер сорамыйча кала алмадым:
- Башкалада шундый притон ише урыннар тотудан курыкмыйлармы икән? - дидем.

Үтәш һәрвакыт бер дулкында ул, гадәтенчә, һәрнәрсәне шаяртуга бора.
- Бер биек нарат башында бөркет ял итеп утыра икән. Шуннан узып барышлый, куян, кызыксынып:
- Нишләп утырасың син анда? - дип сораган.
- Нишләп утырыйм, бер нәрсә эшләмичә, тик утырам! - дип җавап биргән тегесе.
- Ә миңа да берни эшләмичә тик утырырга ярыймы икән? - дигән куян, кызыгып.
- Соң... утыр. Нишләп ярамасын, - дигән бөркет.

Ул шулай дигәч, куян да шул нарат төбенә килеп утырган. Берзаман әлеге агач яныннан бер төлке узып бара икән, тик утырган куянны күреп алган да тотып ашаган, ди. Моны күреп торган бөркет үзалдына сөйләнә икән:
- Әйе, аңладым хәзер. Берни эшләмичә тик утыру өчен дә биектә булу кирәк икән шул!..
- Ә мин аңламадым, минем сорауга бу риваятьнең ни катнашы бар соң? - дидем мин, үземчә үҗәтләнеп.
- Әлеге ресторан бик биектә утыручы абзыйның туганыныкы. Вак-төяк төлкеләр генә тотып ашый алмый аларны, - дип җаваплады дустым Үтәш.
Бәлки, без Зөһрә белән кабат кавышкач, аралашып та китәрбез. Шулчак үз хатынымны искә төшерәм... Ул да кызганыч...
Ни дисәң дә, хыял канатлары көчле шул! Әле Зөһрә белән кавышмаган, күрешмәгән, мин тиле инде бергә булу хакында уйлап утыра башладым! Бәлки, ул миңа, теге чактагы кебек, «йөрмә буталып» дияр! Бәлки, бу кеше үч алырга йөри торгандыр дип шикләнеп, кызын коткарырга килә торгандыр? Аннан соң үз хатыным, балам? Бер уйласаң, үз хатыным да алай ук начар кеше түгел...

Малаемның әнисе ләбаса ул! Һе, анысы шулай да... Ә йөрәктәге ут? Ул шул рәвешле мине ахырга чаклы көйдереп бетерсенме?! Уф, үзем дә буталып беттем.
Шул рәвешле алдымдагы шифалы су салынган бокалны өстәл өстендә зырылдатып әйләндереп утырганда, каршымдагы урындыкка берәү килеп утырды. Берәү дигән булам!.. Зөһрә бит! Минем, ирексездән, авыз ерыла, үзем эчтән генә үз-үземне шелтәлим: горур булырга кирәк, теге чактагы хәлләр өчен үпкә сакламасам да, аның алдында җебеп төшәргә тиеш түгелмен! Шул минутларда үзем өчен яңалык ачып утырам: син монда, Зөһрә белән күрешеп, аңа тагын бер мәртәбә мәхәббәт аңлатырга килмәдең бит! Син үзеңне күрсәтергә дип килдең. Синнән башка да үз бәхетемне таптым, янәсе. Ә син бичара хатын! Иреңнән дә аерылгансың...

Үз-үземне шул рәвешле юат­кан да булам, битәрлим дә. Чөнки ничә дистә елдан соң минем каршыда теге Зөһрә үзе утыра ич! Тамчы да үзгәрмәгән, каһәр, һаман шул, һаман... Кыяфәт-чалымнарында еллар сөреме сизелә, әлбәттә. Аз гына түгәрәкләнеп тә киткән. Мине күргәч, ул да, ирексездән, елмаеп куйды. Тик үзен тиз кулга алды, йөзенә кырыслык чалымнары чыкты.

Реклама

- Исәнме, - дидем мин, пы­шылдап. Сәламемә каршы:
- Исәнмесез! - дигән җавап ишеттем.
- Син үзгәрмәгән, - дидем мин, башка әйтер сүз тапмагач.
- Кая үзгәрмәгән инде! - Зөһрә минем мактау сүзләреннән бераз ачыла башлады. Һәм: - Ник чакырдың? - диде.

Аның мондый корылыгы минем ачуымны китерә башлады. Кызының әйтүе буенча беләм бит, ул да минем хакта еш уйлап, хәтта каяндыр фотосурәтемне дә юнәткән булган. Хәтта шигырьләремне яттан белә, диде. Хәзер сер бирмәгән кебек кыланып утырган була.
- Мин сине чакырмадым. Киресенчә, очрашуны кызың аша үзең билгеләгәнсең түгелме соң?
Ул бераз йомшара төште.

- Әйт әле дөресен: кызым белән синең арада берәр нәрсә булмадымы? Шулкадәр күп акча биргәнсең?!
Аның бу сүзләре мине аяктан екты, бар гәүдәм куырылып килеп, җиңелчә калтырана башладым.
- Булды шул! - дидем мин, ачуымны яшерә алмыйча.

- Синең миннән үч аласың киләме?
- Килә, - дидем мин, хәзер инде тавышымны йомшарта төшеп.
- Теләсәң, синең кулдан барысы да килә торгандыр хәзер. Ишеттем, беләм: син хәзер бик зур кеше, бай! Олигархтадыр әле!
Мин аны ничек бүлдергәнемне сизми дә калдым:
- Шагыйрьләр бай була алмый!

Зөһрә дәшмәде, тик күзләреннән укыдым: «Мескенләнмә! Алдама!» - дия кебек иде алар.
- Сез шагыйрь халкы шундый, күрәсең. Шигырьләрегездә ихлас, саф булып кыланасыз! Үзегез соң...
Мин аны тагын бүлдермичә булдыра алмадым:
- Үзебез соң?
- Үзегез чит хатыннар, матур кызлар белән очрашудан илһам эзлим дигән булып!..

«Шиңгән чәчәк кебек уалгансың,
Күбәләк гомере кебек икәнсең.
Гыйшык белән мәхәббәтне бутап,
Күпме еллар аша үткәнмен...»

Кинәт минем йөрәктән ургы­лып чыккан бу юлларны Зөһрәм ишетмәде дә, әле генә бик кырыс кыяфәт саклап утырган ханым, ямьсез итеп авызын чалшайтып (һәрхәлдә, миңа шулай тоелды) көлемсерәде дә, алдындагы шампан бокалын алып, шупырдатып эчеп куйды. Аннан соң күтәрелеп миңа карады. Мин хәтерләгән кара карлыгандай күзләр. Тик... гап-гади икән бит алар. Мин аларны ничә еллар буе серле дип алданып йөргәнмен түгелме!

- Син хәзер алай важный кеше булгач, кызыма эш табып бир әле!
- Ярар, табармын...
- Ә мин үкенәм, - диде ул, кинәт сүзен икенчегә борып. - Теге чакта сиңа отказ биргәнемә үкенәм. Йөргән булыр идем менә хәзер зур кешенең хатыны булып...

Минем тыным кысылып куйды. Күкрәк читлеген ватардай булып йөрәгем дөпелдәгәнен тойдым. Баксаң, йөрәк түгел, шул читлектә ничәмә-ничә еллар сайрап яшәгән кош икән ул! Менә ул читлекнең ишеген каерып ачты да урамга очты. Аннары баш өстемдә бер очып әйләнде дә ачык форточкадан чыгып китеп күздән югалды. Күкрәгем бушанып калды. Тик озакка түгел, аны шул мизгелдә үк икенче кайнар хисләр дулкыны тутырды. Күз алдыма хатыным килде. Күземне йомдым. Хатынның елмаюы һаман сүнми. Ул бүтән мәңге сүрелмәстер инде - бушап калган йөрәкне яңа ялкын, тагын да көчлерәк ялкын чолгап алды. Мин көлеп җибәрдем һәм:
- Рәхмәт сиңа, Зөһрә ханым, - дидем.

Дәвамы бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: