16+

Чулпан Әхмәт «Соңгы яфрак» (беренче өлеш)

 – Гөлзирә, иртәгә кич килеп алырмын. Шушы вакытта. Кырыс та, ягымлы да Шамилнең һәр кич капка төбеннән озатканда сүзе шулай бетә.

Чулпан Әхмәт «Соңгы яфрак» (беренче өлеш)

 – Гөлзирә, иртәгә кич килеп алырмын. Шушы вакытта. Кырыс та, ягымлы да Шамилнең һәр кич капка төбеннән озатканда сүзе шулай бетә.

Бик яшьли безне мәңгелеккә ташлап, бакыйлыкка  күчкән  газиз әткәем белән әнкәемә багышлыйм.

– Шамил,  көн дә кич әти-әни яныннан чыгып китүе әллә ничек. Әллә соң атнага бер-ике генә күрешәбезме?
– Син бала-чага түгел бит, 23 яшьтә. Сиңа кияүгә чыгарга вакыт инде, Гөлзирә. Әти-әнидән оялып, егетләр белән качып йөрер чагың узган. Ничек түзим, ди. Бер көн күрмәсәм дә, сагынуга юк чара.
– Алдама инде, Шамил. Шәһәрдән кунак кызлары кайтса, барысы да синеке бит. 
– Кем әйтә, булмаганны...
– Беркем дә әйтми, үзем күрәм. Бер көн күрмәсәм, сагынам дигән була. Кунак кызлары артыннан атналар буе йөргәндә, килеп тә карамыйсың ич. 
– Я, ярар. Алар бер көнлек, ә син – гомерлек. Син минеке генә, аңладыңмы?

Егет кечкенә гәүдәле, ябык кына Гөлзирәне олы куллары белән кочагына ала. Авылда Шамил – иң чибәр егет. Аның кебекләр күрше-тирә авылларда да юк. Озын буйлы, төз гәүдәле, киң җилкәле. Дулкынланып торучы кара чәчләре һинд киноларындагы артистларныкы кебек. Шуңа күрә дә кызлар бик ярата аны. Башта Гөлзирә аптырый иде, нигә аның янына килә соң ул? Матур да түгел бит инде ул кадәр. Шамил баһадир гәүдәле булгангадыр, Гөлзирәгә аның йөрәге дә гаять зур кебек тоела. Әнә бит ничек тибә. Ярата ул Гөлзирәне, “яратам” дип төчеләнеп кенә тормый. Кырыслыгын да яшерми, үзенең сүзен дә бирми бит бу Шамил.
– Я, ярар. Бар кер инде. 
Әнә бит ничек саубуллаша. Гөлзирәнең үпкәләвен сизсә дә, күрмәмешкә салыша. Берни булмаган кебек:
– Болан кызына ни булган? – диюгә үпкәсе елмаюга әйләнә дә куя. 
Ярата Гөлзирә Шамилне, үлеп ярата. Үзе дә беркемгә бирмәс иде.

Сатучы кыз Гөлзирәне авылда бик яраталар. Кергән һәр кешене елмаеп каршы алып, озатып калуы, һәркемне тыңлый белүе, яшь булуына карамастан, киңәшләр бирүе дә сокландыра. Эшкә уңган булып үстеләр шул Фатыйх абый белән Мәдинә апаның кызлары. Гөлзирә үткенрәк булып чыкты. Сигезенчене тәмамлау белән гаилә акчасын да үз кулына алды. Фатыйх абый “салырга” ярата. Кайта да Мәдинә ападан акча сорый. Бирмәсә, тавыш чыгара. Шулай бер кичне Гөлзирә әтисе белән әнисен утыртты да:
– Касса бүгеннән – миндә. Әти, җитте! Бөтен акчаны эчеп бетерәсең. Таңнан торып фермада эшләп, тир түгеп, газап чигеп тапкан акчагыз бит. Кирәк әйберне кибеттән үзем алып кайтырмын. Әйтерсез.
Кыз, акчаларны алып, үзе генә белгән урынга яшерде. Кызыннан бераз шыкая иде Фатыйх абый. Беркем бер сүз дәшмәде. Димәк, риза. 
– Әни, син үпкәләмә, яме. Сезнең акчагызның тиененә дә кагылмам. Үзең дә рәхәткә чыгарсың. Эштән алҗып кайтасың, өстәвенә әти борчый. Йончып беттең бит инде. 
– Үзең беләсең, балам! Ничек җайлы, шулай эшлә, – диде әнисе. 
Мәдинә апа гаиләдә олы бала булып үскән. Өч кенә класс белеме булуга карамастан, бик укымышлы. Гәҗит-журналлар укырга ярата, Тукай шигырьләрен яттан сөйли, бик моңлы җырлый. Сабыр, тырыш, эшне җиренә җиткереп башкарганы, колхозда иң алдынгы булганы өчен дә хөрмәт итәләр үзен. Авыл хатыннары, кызлар аңа күлмәк тектерергә килә. Сабантуйга дип биргән заказлар җыела да  җыела. Мәдинә апа төнге 12ләргә кадәр күлмәкләр тегә. Кызларын да игезләр кебек пардан киендереп, матур күлмәкләрне тегеп кенә тора.

Ире Фатыйх абый да крестьян гаиләсеннән. Әнисе, 4 яшьлек Фатыйхны  калдырып, башка  авылга икенче кешегә кияүгә чыгып, тагын 5 бала тапкан. Әтисе сугышта һәлак булган. Фатыйхны үги әнисе үстергән. Фатыйх Мәйсәрәнең үз әнисе түгеллеген үскәч кенә белгән. “Әнкәй” дип өзелеп тора ул аңа хәзер дә. Мәйсәрә карчык Фатыйх гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Гөлзирә белән Саимәнең иң яраткан әбиләре ул. Мәдинә апа өчен дә кайнанасы Мәйсәрә карчык бөтен эшендә – уң кулы.  
– Кара әле, кызым! Миңа бер “кызыл”ны кыстырып кайт инде син, яме. 
– Әти, нинди көн саен “кызыл” соң ул? Эчеп үләсең бит инде. 
Әйтте ни, әйтмәде ни Гөлзирә әтисенә, барыбер алып кайтырга туры килә. Начар кеше түгел аның әтисе. Эшкә нык, кулыннан килмәгәне юк. Шуның өстенә бик юмарт та әле. Беркөн шулай басуларны, посадкаларны искәреп кайтыйм, кышны ничек чыктылар икән дип ак яллы ак аты белән чыгып китте Фатыйх. Авыл табигатен сокланып күзәтте. Тау башыннан уч төбендә кебек тоелган авылын үлеп ярата ул. Бөтен күзәнәге  буйлап татлы авыл һавасы күкрәген ярып керә. Сулышын тирән итеп ала да, озак итеп кире чыгара. Йөрәге чәнчегән вакытта да шулай итә ул. Авыл һавасы гына булыша бугай,  йөрәгенең чәнчүе шунда ук кими. 

Әнә  балан куаклары ап-ак чәчкәдә. “Балан шәп булыр быел, көз килергә кирәк”, дип куйды. Мәдинәсенең  кара арыш оныннан пешергән балан бәлешен бик ярата ул. Элек әнисе Мәйсәрә карчык та бик тәмле пешерә иде андый бәлешне. Фатыйх Мәдинәгә: “Әнкәйдәй өйрән. Син дә шулай пешерерсең”, – дигәч, балан бәлеше хатыны кулына күчте. Аныкы Мәйсәрә карчыкныкыннан да тәмлерәк була хәзер. 

Әнә Кара күл. Посадкага менгән саен Фатыйх гел шул  күл яныннан кайтып китә. Урман итәгенә елышып утырган бу күл, чыннан да, кап-кара. Уртасында берсеннән-берсе матур төнбоеклар  елмаеп утыралар. Дөрестерме-юкмы, бу күлнең төбе юк диләр. Менә шуңа күрә дә кара булып күренә ул. Инде ничә еллар бит аңа, суы да кимеми, бозылмый да. Бәлки, астан чишмә бәреп торадыр. Кызлары шулай бер сорагач, Фатыйх борынгылардан калган риваятьне сөйләде. 
Төбендә чиркәү батып калган диләр. Имеш, монда элек урыс авылы булган, җир убылып төшеп киткән дә авыл су астында калган. Яшь кенә кызларның монда батып үлү очраклары да булган диләр. 

Бу юлы  да атны шул якка куалады Фатыйх. Язын кереп калган күл суында бик күп кара балык тончыган иде, Фатыйхның исе китте. Мондыйны гомерендә күргәне юк. Күлмәген салып, җиңнәрен бәйләде дә, тыпырчынып яткан балыкларны кызу-кызу сөзә башлады. Шулкадәр күп, җыеп бетерә торган түгел. Үзләре симезләр.

Ат арбасы  кара балык белән тулды. Маңгаеннан аккан тирне кулы белән сыпырып төшерде дә, арбага карап бот чабып: “Менә сиңа мә-ә-ә-ә...”, дип куйды. Авылга кайтканда:  “Нишләтергә бу балыкны? Калага сатарга алып барсаң да – кем алып бетерер. Мин үстергәнмени? Ходай малы бит. Нишләп мин бушка килгән малдан акча ясарга тиеш.  Барыбер куанычы булмас, сатсаң да”, – дип юл буе төрле планнар корды ул. Авыл башында ук Хәтирә очрады. 
– Атың көчкә сөйри, нәрсә төядең, Фатыйх туган?– диде ул.
– Кил әле, Хәтирә, кил әле, – дип чакырды да,  каплаган саламны бер читкә этте. Арба төбе тулы балыкны күргәч, Хәтирә, ах, итте.
– Бар әле, Хәтирә, күршеләреңне чакыр. Савытлар алып чыгыгыз, балык бирәм, – диде. 
– Әннекәйгенәм, кайлардан тоттың бу кадәр балыкны? Әстәгы, әстәгы, – дип бот чабып, таптанып торган Хәтирәгә: 
– Бар инде, нигә кирәк сиңа каян тоткан? Ходай бирде! – диде. 
Хәтирә, урам ярып, күршеләрен чакырды. Табак-савыт күтәргән авылдашлар арба тирәсен сырып алдылар. “Фатыйх бер ат  арбасы балык тоткан, бушлай өләшә”, –дигән хәбәрне кибеткә дә бик тиз җиткерделәр. 

Гөлзирә “Нинди балык өләшә икән инде бу әти?” дип баш ватты. Кибетне бикләп, авыл башына барырга батырчылык итмәде, әтисен оялтырмын дип уйлады. 
Балык хәтсез генә кимеде. Үз урамына борылу белән иң беренче өй Мәймүнә карчыкныкы, аңа да балык кертте. Мең рәхмәтләр укыды карчык. 
Капка төбенә кайтып туктады.
– Мәдинә-ә-ә-ү! Әнкә-ә-әй! – дип кычкырды да, егетләр кебек ике бармагын ирен читенә куеп сызгырып ук җибәрде.  Мәдинә ишектән атылып чыкты: 
– Нәрсә булды, Фатыйх? Бу гомер кайларда йөрдең? Иртән чыгып киткән идең, кич җитте бит инде. Нигә кычкырасың?
– Әйдә, әйдә, чыгыгыз әле капка төбенә. Әнкәй кая?
– Хәзер чыга.

Мәдинә аягына галушын ничек элгәнен дә сизмәде, куркып капка төбенә чыкты. Шул мизгел эчендә ничә төрле уй узды икән башыннан. Артыннан тыйтак-тыйтак Мәйсәрә карчык атлады. Арбадагы балыкны күреп исләре китте.
–  Каян алдың? Бу кадәр балы-ы-ы-к...
–  Яртысын өләшеп бетердем бит инде.
– Яртысы-ы-ын? Нигә-ә-ә-? Кемгә-ә-ә? – диде Мәдинә.
– Авылдашларга. Менә хәзер үзебезнең урамга да өләшәм әле, безнең урам гына калды. Бүген авылда барысы да балык кыздырачаклар. Белдегезме?
– Саткан булыр идек, Фатыйх, – диде Мәдинә апа.
– Сата, ди. Үзең  үстергән малмы әллә?  Ашагыз рәхәтләнеп. Кызлар белән чистартып,  кар базына төшереп куярсыз. Җәй буена җитәр. Туйдым инде ул тозлы каз-үрдәк итеннән, дөге ашыннан, – диде дә, Фатыйх  күрше-күләнне чакырырга китте.
– Маладис инде минем улым, – диде Мәйсәрә карчык чиләккә балык тутырып.

Эче пошса да:
– Акча җитми ул беркайчан да, әйме,  әнкәй? –дип кызу-кызу балык ташыды Мәдинә апа, сөенечен яшерә алмыйча.
Күршеләр дә балыкны бик тиз ташып бетерделәр. Кайсы рәхмәт әйтте, кайсы чәй, кайсы йомырка, кайсы ак май, кайсы тоз, шырпы күтәреп керде. Кирәкми дисә дә, Фатыйх, “кул арты китмәсен” диделәр күршеләре. 

Чулпан Әхмәт
Дәвамы бар. 
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading